Игътибар!

Яңа формада дәүләт (йомгаклау) аттестациясенә әзерләнү өчен кулланма
Тарханова Гүзәлия 24 ноябрь, 2012 - 19:46

2012 елда “Гыйлем” нәшрияты рус мәктәпләренең 9 нчы сыйныфта укучы татар балалары өчен татар теленнән яңа формада дәүләт (йомгаклау) аттестациясенә әзерләнү өчен кулланма – тестлар тупланмасы чыгарды. Тестлар 7 вариантта бирелгән. С1 биремен эшләү өчен методик киңәшләр дә бар. Мин укучыларым язган сочинениеләрдәге иң әйбәт фикерләрне туплап һәм тәртипкә китереп, сайтымда берәм-берәм урнаштырып барырга уйлыйм. Башка укытучылар да шулай эшләсәләр, барыбыз бергә бай материал туплый алыр идек.

Сез ничек уйлыйсыз? Бәлки, мәшәкатьләнеп тору кирәк түгелдер?

Мин беренче сочинениебезне урнаштырам. Биремдә мондый сүзләр бар: укылган тексттан фикерләрегезне раслый торган 2 дәлил китерегез. Мисаллар китергәндә кирәкле җөмләләрне языгыз яки аларның номерларын күрсәтегез. Бу сочинениедә автордан алынган фикерләрне куштырнаклар белән күрсәттек. Икенчеләрендә, бәлки, сүзләр санын киметү өчен, номерларын гына куеп китәрбез. Сочинениенең һәр өлешен дә рим цифрлары белән күрсәттек, гәрчә моның кирәге булмаса да.

Гүзәлия Тарханова

Сочинение

I. Р. Миңнуллин текстының соңгы юлларында китапның милләт өчен рухи чыганак булуы турында ассызыкланган.

Автор укучыларны милләтебез тарихында китапның тоткан урыны һәм аның рухи кыйммәте турында уйланырга чакыра.

Текст: “... китапсыз милләт – киләчәксез милләт. Бәхетебезгә, без андыйлар түгел! Әлегә...” – дигән сүзләр белән төгәлләнә. Бу сүзләрдән күренгәнчә, автор моның гел шулай булып калачагына шик белдерә. Минемчә, монда хаклык бар. “Яңа чорлар килде,” – дип яза автор һәм компьютерның китапны кысрыклап чыгара баруына борчылуын яшерми.

II. Әйе, бу шулай. Бүген укучы, кибеткә кереп, китап алмый. Китап геройларын кызганып еламый, алар белән бергә шатланмый. Көне-төне компьютерда уйный. Бу уеннар аның аңын томалый, зиһенен тупасландыра, рухи дөньясын ярлыландыра. Көчләүгә, үтерешкә корылган виртуаль дөнья белән яшәгән бала миһербансыз булып үсә. Аның өчен милләт тә, ата-ана да икенче планга күчә бара. Рухи кыйммәтләр югала барган саен, акчага табыну арта бара. “Виртуаль дөнья – реаль дөньядан, тормыштан аерылу дигән сүз.” Компьютерның файдалы яклары да бик күп, ләкин ул барыбер китапны алыштыра алмый. Кешелек дөньясы мең ел элек тә китапсыз яшәмәгән, хәзер дә аннан башка яши алмый. Китап – белем чишмәсе. Китап укымаган кешенең аң-фикерләү дәрәҗәсе дә түбән, рухи дөньясы да ярлы була.

III. Шулай итеп, китап кешене уйланырга, аның геройлары кичергәннәрне йөрәгеннән үткәрергә, хис дөньясын баетырга, битараф булмаска ярдәм итә. Халкыбызның бөек үткәнен дә китап аша гына белә алабыз. Ата-анага, милләт һәм туган илгә мәхәббәт тә китап аша сеңдерелә. “Шуңа күрә дә без Китапка чиксез рәхмәтле.”

VK фикерләре

Фикерләр

Alija исемле кулланучы сурәте

Гүзәлия ханым! Сез язган сочинениеләр башкалардан тирән эчтәлекле булулары белән аерылып тора, бик зур рәхмәт сезгә! Вакытыгыз тар булмаса, укытучылар өчен Р.Зәйдулланың Тукай турында язмасы буенча (Казан утлары,№12,2011 яки №1, 2012 сандагы мәкаләсе) сочинение язсагыз, без бик шат булыр идек. Зур рәхмәт сезгә!

Тарханова Гүзәлия исемле кулланучы сурәте

Исәнмесез, Алия!
Кызганычка каршы, бу журналлар минем кулымда юк. Текстларны сканердан чыгарып, миңа җибәрсәгез иде.