Дәүләт йомгаклау аттестациясенә (ГИА) әзерләнүне дәвам итәбез

Дәүләт йомгаклау аттестациясе
Тарханова Гүзәлия 16 декабрь, 2012 - 19:32

Тестларның 2 нче вариантына караган С биреме – сочинение әзер.

Сочинение. Хәсән бай.

Текст ахырында кеше тудырган матди байлыклар юкка чыкканда да, рухи кыйммәтләрнең югалмавы турында сөйләнә. Ул текст: “... Хәсән байның хезмәтен юкка чыгару өчен, шулкадәр кан коеп, шулкадәр хәсрәт чигәргә кирәк иде микән?!” – дигән җөмлә белән төгәлләнә. Автор, минемчә, инкыйлабның җәмгыятькә китергән зыяны турында уйланырга чакыра. Бу җөмләдән күренгәнчә, инкыйлаб чорында бай катлау кешеләренең байлыкларын тартып алып, үзләрен юк итсәләр дә, алар тудырган рухи нигез – мәчетләр һаман исән.

Автор сүзен Хәсән байның аяныч язмышын сурәтләүдән башлый. “Революциядән соң аның ... байлыгын тартып алалар, ... төрмәләрдә йөртәләр, якыннарын атып үтерәләр.” Минемчә, кан коймыйча да, ул үз байлыгын яңа хөкүмәткә биргән булыр иде. Күпләр шулай эшләгәннәр. Тик инкыйлаб вакытында матди байлык хуҗаларын юк итү беренче урында торган. Моның белән яңа власть оттырган гына. Хәсән байны юк итеп кенә, аның изге гамәлләрен сызып ташлый алмаганнар. Иң әһәмиятлесе: халык аны онытмаган, чөнки Хәсән бай милләтенең рухи үсеше турында уйлаган. “... никадәр бай булса да, ятимнәрне онытмады бит, мәдрәсәләр, мәктәпләр салдырды, мәчетләр төзетте, гомере буе изгелектә булды, ” – ди автор. Чыннан да, кешенең бөеклеге бернинди байлык белән дә үлчәнми. Үз милләтен укымышлы итеп күрергә теләгән Хәсән байның өстенлеге аның игелекле гамәлләрендә. Андыйлар исән вакытта ук үзләренә һәйкәл коралар. Хәсән бай төзеткән мәчетләр әнә шул турыда сөйли. Алар һаман да исән.

Шулай итеп, яхшылык җирдә ятмый. Һәр кешенең җирдә эзе, яхшы исеме калырга тиеш. Хәсән бай да изге гамәлләре белән халык күңелендә яши, исеме дә тарихка кереп калган. Ул төзеткән мәчет һаман да иман нуры чәчеп тора.

VK фикерләре