“Башмагым” кабат сәхнәдә

“Башмагым” спектакленнән күренеш
Тарханова Гүзәлия 20 май, 2010 - 08:41

Таҗи Гыйззәтнең тууына 115 ел тулган көннәрдә театрларыбыз аның “Башмагым” музыкаль комедиясен кабат сәхнәгә чыгардылар. Татар театры сәнгатендә беренче музыкаль комедия буларак, ул сугыш чоры елларыннан ук Казанда гына түгел, илебезнең барлык зур шәһәрләрендә куелган һәм бик яратып кабул ителгән. Бүгенге көн тамашачысы өчен дә “Башмагым” кабатланмас сәхнә әсәрләренең берсе булып тора. Опера театры артистлары катнашында куелганы комедиянең музыкаль аһәңен тирәнрәк тоярга, аны опереттага якын әсәр буларак кабул итәргә мөмкинлек бирде, ә Г.Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры (режиссёры – Ренат Әюпов) артистлары исә комедиядә чагылыш тапкан тормышны төрледән-төрле көлке тудыру чаралары аша тагын да кызыклырак һәм җанлырак итеп сурәтли алдылар.

Драматургның улы Казбек Гыйззәтов әйтүенчә, бу комедия сугыш елларында язылган. Таҗи Гыйззәтнең якын дусты композитор Җәүдәт Фәйзи аңа халык кулында йөргән “Башмагым” әсәренә либретто язарга тәкъдим итә, ә үзе музыка иҗат итәргә теләвен белдерә. Авыр сугыш елларында халыкның күңелен күтәрергә, вакытлыча булса да, кайгы-хәсрәтләрен онытып торырга ярдәм итәргә тиеш була бу әсәр. Әнә шул максатларны күздә тотып язылган уртак иҗат җимеше – “Башмагым” музыкаль комедиясе, чыннан да, тамашачының яраткан спектакленә әйләнгән. Безнең халыкның табигате шундыйдыр инде: сугыш чорында да ул сукранып, зарланып йөрмәгән. Көндезләрен ут өертеп эшләгән, ә кичләрен, бик арыган булуына карамастан, тамаша залына килеп, спектакльләр караган, күңелендәге рухи бушлыкны тутырган: вакыты белән елап та алган, күңеле булганчы көлә дә белгән. 
 

Беркетелгән файлКүләме
“Башмагым” кабат сәхнәдә [767]55 КБ

VK фикерләре