Фәнни-тикшеренү эшен оештыру

Фәнни-тикшеренү эше
Тарханова Гүзәлия 13 март, 2010 - 16:12

Балаларның акыл үсеше, фикерләү дәрәҗәсе, психик һәм рухи дөньясы төрле-төрле, шуңа күрә һәр балага шәхси якын килеп эшләгәндә генә, аның үзенә генә хас булган үсеш дәрәҗәсе үзенчәлекләрен, табигый мөмкинлекләрен билгеләргә һәм сәләтен ачарга мөмкин. Мәктәптә эшләү дәверендә мин шуңа инандым: һәр сыйныфта да сәләтле, кызыксынучан балалар була, бары тик аларны вакытында барлап, сәләтләрен тиешле юнәлештә үстерүне оештыра белергә генә кирәк. Бигрәк тә зур сыйныф укучыларына кирәк мондый ярдәм.

Шушы максатны күздә тотып, мин иң элек 7 нче сыйныф укучыларын әдәби түгәрәккә тупладым. Шигырь, хикәя язу, сәнгатьле уку күнекмәләрен үстерү эше белән ике ел дәвамында шөгыльләнгәннән соң, 9 нчы сыйныфта укучы бу балаларны фәнни-тикшеренү эшенә тартырга уйладым. Бу эшкә үзе теләк белдергән һәм татар әдәбияты белән кызыксынган, китап укырга яраткан балаларны гына тупладым. Шул рәвешле укучыларның фәнни оешмасы барлыкка килде.

Фәнни оешма зур сыйныф укучыларын фән эшенә тарту, аларда бу эшкә карата кызыксыну, җаваплылык хисе тәрбияләү, иҗади сәләтләрен үстерү һәм фәнни-тикшеренү эшенең төрле этапларында башкарыла торган эшләр белән таныштыру, реферат язарга өйрәтү максатын куя. Укучылар, мәктәпне бетереп, югары уку йортларында укый башлагач, фәнни хезмәтләр – докладлар, курс эшләре, төрле проектлар, рефератлар яза башлыйлар. Бу өлкәдә аларга күп төрле чыганаклар белән эш итәргә туры киләчәк, ә мәктәптә укыганда ук бу эшкә өйрәтелгән укучы чыганакларны ничек эзләп табасын, алардан иң кирәкле мәгълүматларны ничек туплыйсын, аннан соң гомумиләштереп, нәтиҗәләрне ни рәвешле ясыйсын белә һәм, әлбәттә, аңа күпкә җиңелрәк булачак.

Беркетелгән файлКүләме
Фәнни-тикшеренү эшен оештыру [945]54.5 КБ

VK фикерләре