Фидакарь шәхесләр

Тарханова Гүзәлия 12 декабрь, 2009 - 21:02

Г.Исхакый әсәрләрен халкыбызга кире кайтаруда иң беренче башлап йөрүчеләр кемнәр алар?

90 нчы елларда милләтебез тагын бер күтәрелеш чорын кичерде. Татар халкының бөек улы, классик язучыбыз Г.Исхакыйның исеме туган илебезгә кире кайтарылды. 1919 нчы елдан бирле Ватаныбыздан читтә яшәгән газиз милләттәшебез гомер буе туган илен сагынып яшәгән, татар халкының бәхетле булуы өчен көрәшүен дәвам иттергән. Барыннан да бигрәк, Г.Исхакыйны милләтебезнең укымышлылыгы, мәгърифәтле булуы, телебезне һәм иманыбызны саклап калу мәсьәләләре кызыксындырган. Болар бар да аның иҗатында да чагылыш тапкан.

Әдипнең әсәрләрен исән-имин килеш, бер генә фикеренә дә хилафлык китермичә, түкми-чәчми ничек итеп халкыбызга җиткерергә? Алда әнә шундый гаять катлаулы бурыч тора иде ул чакта. Бу әсәрләрнең чәчелеп-сибелеп, күбесенең чит илләрдә таралып ятуы, аларның гарәп хәрефләре белән язылган булуы да эшне катлауландыра иде. Бу авыр һәм четерекле эшкә алынырга теләүчеләр булырмы? Әйе, табылды андый кеше. Ул вакытта чишә алмаслык булып тоелган бу проблемаларны хәл итәргә алынган игелекле шәхесләребезнең берсе Лена Гайнанова булды. Кем ул?

Тиздән без сезгә аның бу фидакарь хезмәте турында сөйләргә тырышырбыз.
 

VK фикерләре