“Урыннары җәннәттә булсын”

Тарханова Гүзәлия 2 ноябрь, 2009 - 18:55

Хөрмәтле коллегалар!

Р. Батулланың 2007 елда “Рухият” нәшриятында басылып чыккан “Урыннары җәннәттә булсын” китабын укырга өлгердегезме әле? Әгәр дә юк икән, тиз арада табып укып чыгыгыз әле. Һәр әдәбият укытучысының өстәлендә торырга тиешле китап бу. Әдәбият һәм театр тарихына кермәгән, әмма бөек әдипләр, сәнгать эшлеклеләре тормышын яктырткан гаҗәеп мәгълүматлар тупланган анда. Сез Тукай, Такташ, Дәрдемәнд, Рәмиев кебек бөекләребез турында да, алардан соң әдәбият мәйданына килгән башка шагыйрь-язучыларыбыз турында да бик күп нәрсәләр укый аласыз.

Сталин репрессиясе елларында газап чиккән һәм ахыр чиктә төрмәләрдә юк ителгән затлы шәхесләребез турында да бай материаллар бар бу китапта. Шунысы әһәмиятле, Р. Батулланың һәр язганы фәнни документ булып торырлык, чөнки шул шәхесләрнең үз авызларыннан ишетеп яки аларны белүчеләрдән язып алынган әйберләр алар.

Дөрес, истәлекләрнең кайберләре төрле елларда “Казан утлары”нда басыла килде, әмма бу китапта барлык вакыйгалар бергә тупланган. Укысагыз, һич тә үкенмәссез. Халкыбызның бөек тарихын, тирән фаҗигасен беләсегез килсә, бу китап сезнең өчен алыштыргысыз мәгълүмат чыганагына әйләнер.

Ихтирам белән Гүзәлия.
 

VK фикерләре