- Татарча
- Tatarça
Эксперименталь эшчәнлек турында сертификатлар яки башка документлар алу турындагы соравыгызга җавап бирәм.
Үзем дә Казанда аттестация үтү сәбәпле, мин моңа болай дип җавап бирә алам. Завуч безнең заявлениегә түбәндәге җөмләләрне яздырды: “Участвую в экспериментальной работе по внедрению ФГОС” (Шул җитә, диде, без ышандык). Без моны үзебез уйлап чыгармадык. Сезнең завучларыгыз да бу турыда белә торгандыр, бәлки, регионнарда башка төрле җае да бардыр. Аттестация үтү өчен җавап бирә торган завучларыгыздан белешегез, сорагыз. Былтыр, эксперимент эшендә катнашмаган дип, кайбер коллегаларыбызга югары категорияне расларга мөмкинлек бирмәгән районнар булган.
Безнең мәктәпкә 22 нче октябрьдә бер хат килеп төште. Анда болай диелгән: быел яки киләчәктә аттестация үтүчеләргә “Сертификат об экспериментальной деятельности” алу мөмкинлеге бар. Моның өчен ике конкурста катнашу кирәк диелгән:
Коллегалар http://pedmaster.ru/ Электрон адресы буенча кереп аттестация өчен үз эшегезне урнаштырып Эксперименталь эштә катнашу турында сертификат алырга мөмкин. Шәхсән үзем шуннан алдым.