Игътибар, аттестация!

Игътибар, аттестация!
Тарханова Гүзәлия 18 сентябрь, 2014 - 22:07

Аттестация үтүче яки бер-ике елдан үтәргә җыенучы коллегалар! Мин быел аттестация үтәргә җыенам. Завуч "Заявление" һәм "Карта результативности" дигән документлар тутырырга кушты. Моңа минем шактый вакытым китте. Ярый әле үземнең күп документларым, укучыларның диплом копияләре, конференциядәге чыгышлар һ.б. әзер иде.

Күз алдына китерү өчен, мин сезгә республика аттестация комиссиясе тутырта торган документларны җибәрәм. Үзеңә тиешле графаларны гына тутырасың, кирәкмәгәнен алып ташлыйсың, тик алдагы нумерацияне үзгәртмисең. Сезгә моны аңлау җиңел булсын өчен, үрнәк рәвешендә үзем тутырган документларны җибәрәм. 5 елда эшләнгән эшләр артык күп булганда, безгә завуч 3 елныкын гына да бирергә ярый диде. Монысы һәркемнең үз ихтыярында. Документларны кире кайтармасыннар өчен, төгәл итеп эшләргә кирәк.

Һәр конференциягезнең, семинарларыгызның, методик киңәшмәдә ясаган чыгышларыгызның программаларын җыеп барыгыз. Бу киңәшмәләрегезнең нинди темага, кайда, кем тарафыннан үткәрелүен документларда күрсәтергә туры киләчәк. Публикацияләрегезне төрле сайтларда, бигрәк тә "Белем.ру"да, "Казанобр.ру"да, "Мәгариф" журналында бастырырга тырышыгыз. Сайтларда урнаштырылган битнең скриншоты эшегезнең анда урнашканны раслый. Минем үз сайтым бар, бик күп укытучылар хәзер сайт ясадылар. Алар бар да төп публикацияләр рәтендә йөриләр.

Менә шулай, дуслар, кәгазьсез без беркем дә түгел. Мин моңа тагын бер кат ышандым. Барыгызга да уңышлар телим.

VK фикерләре