Сөембикә рухын сөендереп

"Соңгы риваять" спектакленнән күренеш (К. Тинчурин театры)
Тарханова Гүзәлия 2 март, 2014 - 21:35

Соңгы риваять. М.Маликованың Сөембикә ханбикә рухына багышлап язылган трагедиясе – әһәмиятле тарихи әсәрләрнең берсе. Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры артистларының бу әсәрне сәхнәдә күрсәтергә алынуы үзе бер егетлеккә тиң, чөнки вакыйгаларны, образларны иҗат иткәндә тарихи дөреслеккә хилафлык китермичә эшләү зур җаваплылык таләп итә. Режиссер Рәшит Заһидуллинның мондый катлаулы темага мөрәҗәгать итүе беренче кат кына түгел. Бу юлы да аның иҗат төркеме үз максатына иреште: Казан халкы Сөембикәнең үзен күргәндәй булды, аның фаҗигасен үз йөрәгеннән кичереп утырды.

Спектакль башында ук тамашачы Сөембикә, Кошчак, Колшәриф һәм Нурали Ширин кебек тарихи шәхесләр белән таныша. Бер үк диндәге кардәш Кырым ханнарының идарә итүеннән курыккан Казан түрәләре Мәскәү патшасы алдында бил бөгүне өстенрәк күрәләр һәм хыянәт юлына басалар. Моның башлангычы тирәндәрәк ята. Татар халкының тарихи бердәмлеген какшатуда Гәүһәршад ханәкә белән Булат Ширин һәм аларның җырын җырлаган Казан морзаларының роле бик зур. Мәскәү патшасының ялагай эте Шаһгалине кат-кат Казан тәхетенә утыртып уйнаган бу түрәләрнең ахыргы максаты Кырымнан килгән Сафагәрәйне Казан тәхетеннән алып ташлау була. Алар моңа ирешәләр. Ире Сафагәрәй үтерелгәннән соң, тәхеткә улы Үтәмешгәрәйне утыртып, ул балигъ булганчы, Сөембикә ханбикә идарә итә башлый.

Трагедиядә Нурали Ширин морза (Булат Ширин улы) һәм аның яраннарының Сөембикәгә каршы көрәше, ахыр чиктә Сөембикәне Явыз Иван кулына тапшырып, Шаһгалине кабат Казан тәхетенә кайтарырга тырышу вакыйгалары сурәтләнә.

Сөембикә – татар халкының горурлыгы, аның намусы. Ул гомер бакый гүзәллек үрнәге булып саналган. Минем уйлавымча, бу образны сәхнәдә иҗат итү өчен гаҗәеп осталык кирәк. Режиссерның бу рольгә Гүзәл Гайнуллинаны тәкъдим итүе бик дөрес булган дип саныйм. Беренчедән, бу артистканың йөз чалымнары портретларда сурәтләнгән Сөембикәне хәтертләтсә, икенчедән, аның сәхнәдә үз-үзен тотышы гүзәл ханбикәнең илаһи буй-сынын, горурлыгын чагылдыра иде сыман. Шул чорның затлы киемнәрен кигән артистка Гүзәл Гайнуллина Сөембикә образын бөтен тулылыгы белән күзалларга мөмкинлек бирде. Тавыш тембрының үзгәреп торуы, бер яктан, аны акыллы һәм кырыс ханбикә итеп күрсәтсә, икенче яктан, Үтәмешгәрәйнең йомшак күңелле, назлы анасы итеп күз алдына китерергә ярдәм итте.

Әлбәттә, Сөембикә образы үзеннән-үзе генә туа алмас иде. Монда башка геройларның да ролен инкарь итәргә ярамый. Тулы бер ансамбль булып эшләгәндә генә, уңышка ирешү мөмкин.

Тарихи язмаларда Сөембикәнең куркусыз характерын сурәтләүче мондый юлларны искә төшерәсе килә. 1550 елда Явыз Иван Казанга чираттагы һөҗүмен башлый. Ханбикә Кремльне саклаучылар арасында үзе дә була. “Ошбу куркынычлы вакытларда Казанның гайрәтле, акыллы мәликәсе Сөембикә, крепость өстенә менеп, үзе командалар биреп йөри,” – дип язган Зәки Вәлиди аның турында.

1546 елдан бирле Казан ханлыгына хезмәт иткән кырымлы Кошчак углан аның яклаучысы булганда, Сөембикә үзен икеләтә көчле тойган, чөнки бу сугышчыга нык ышанган. Трагедиядә Кошчак образына зур җаваплылык йөкләнгән. Бу рольне башкарган артист Артем Пискунов көчле характерлы Кошчак образын тудыра алды, аның җиңелмәс һәм сатылмас характерын бар яклап та ачып бирде. Батырларны алыптай зур гәүдәле итеп күрергә өйрәнгән тамашачыны ул үзенең җитезлеге, кызу характерлы кешене сурәтли белүе белән ышандырды. Менә ул тәхет залына керә. Керешли үз юлында очраган сатлык Нуралигә шундый итеп карый, аның кешене тишеп чыгардай үткен күз карашын тамашачы да тоймый калмый. Артистның мимикасы гел үзгәреп тора. Бер караганда, ул Сөембикәгә ханбикә итеп, хөрмәт белән караса, икенче караганда, Кошчак аңа шундый сөеп карый, тамашачы моны да сизеп тора. Кайчакта ул Сөембикәнең артык ышанучан булуына үртәлүен дә күз карашы белән генә белдерә. Урыс баскыннары кулына төшү эпизодында да Артем – Кошчак үз образының батырлыгын күрсәтеп кенә калмады, аңа карата тамашачы күңелендә ихтирам уята алды.

Колшәриф образы безгә Сөембикәне укымышлы, гади халыкка һәрвакыт ярдәм кулы сузучы, Казан халкы өчен утка-суга керергә әзер торучы олы зат итеп күрергә ярдәм итә. Тарихи чыганаклардан күренгәнчә, Колшәриф ханбикәнең киңәшчесе булган, аның китапханәсен күз карасыдай саклаган. Үзе дә Казан диварларын дошманнардан яклап сугышканда, хыянәтче шәкерте кулыннан һәлак булган бу шәхесне татар халкы бүген дә хөрмәтли. Бу образга әсәрдә әллә ни зур урын бирелмәсә дә, Татарстанның халык артисты Сәлим Мифтахов үз героеның күңел кичерешләрен оста итеп сурәтләргә тырышты. Сөембикәне Мәскәүгә, Явыз Иван карамагына озатуны оештыручы Казан морзалары арасында Колшәриф тә булган. Аны газапларга дучар итүче төп сәбәп тә шул. Артист Колшәрифнең үкенүен, газаплануын, бөтен йөрәге белән әрнүен тыйнак кына күрсәтә алды, чөнки олы имам зур сабырлык үрнәге булырга тиеш, шуңа күрә хисләре никадәр генә катлаулы булмасын, ул аны тышка чыгара алмас иде.

Автор үз трагедиясенә Фатыйма образын юкка гына кертмәгәндер, мөгаен. Сөембикә – дала кызы. Аны ирек сөюче бөркетләр белән тиңләп булыр иде. Сөембикәнең иркенлеккә омтылучы җанын, тынгысыз характерын сурәтләү өчен, сеңелесе Фатыйма белән чагыштырып карау да җитә. Әнә аның сеңелесе, ягъни бу образны иҗат итүче Гөлназ Нәүмәтова, дала җиле сыман ургылып, бөтен тирә-якны шау-шуга күмеп, хан сараена килеп керә. Үзе дә терекөмешне хәтертләтеп торучы бу җитез артистка, эпизодик рольне генә башкаруына карамастан, тамашачы күңеленә бик тиз кереп урнашты, аның хәтерендә дуамалрак характерлы, әмма ирек сөюче зат булып уелып калды. Сеңелесе белән сөйләшкәндә, Сөембикә бермәлгә атасы, туганнары калган далага очып китәргә әзер лачынга охшап кала. Әйе, ул да кайчандыр Фатыйма кебек ат уйнатып, дала буйлап чапкан, тик хәзер ул моны эшли алмый. Ул – ханбикә!

Автор Сөембикәнең аналык хисләрен, аның караучысы Мәрхәбә образы аша ачуга зур игътибар биргән. Атказанган артистка Лилия Мәхмүтова башкарган Мәрхәбә образы да үзенчәлекле. Сөембикәгә тугрылыклы бу хатын – Айбүләкнең (артист Илназ Гыймалетдинов) анасы. Үзен үтерергә теләгән оланга ачуы никадәр зур булуга карамастан, Сөембикә аның улын ярлыкый. Ул Мәрхәбәнең баласы өчен өзгәләнүен күрә. Үзе дә ана булган Сөембикә яшь егетне үтертми, киресенчә, аны мәдрәсәсенә шәкерт итеп ала. Автор, беренчедән, Сөембикәнең кешелеклелеген калку планда күрсәтергә теләсә, икенчедән, ул аның акыллы хөкемдар булуына ишарә иткәндер, мөгаен. Ул чорда Казан ханлыгында яшәгән гуманистик идеяләр җырчысы Мөхәммәдьярнең өйрәтүләре халык арасында киң таралган була. Сөембикә үзе дә бу идеяләрнең тарафдары булуына шик юк.

Тарихта билгеле булганча, 1551 елның 11 нче августында Сөембикә һәм улы Үтәмешгәрәй, Кошчакның ике баласы, Ак Мөхәммәд угланның улы мәҗбүри төстә Казаннан Мәскәүгә озатыла. “Мондый вакыйганың охшашын тарих күрмәгән булса да, татар күңеле аны эшләүдән тартынмады,” – дип язган тарихчы Һ.Атласи күп еллардан соң. Дөрес, гади халыкның моңа катнашы юк. Бу – үз биләмәләрен, байлыкларын арттыру өчен, илен, халкын, ханбикәсен сатып җибәргән хыянәтче морзалар эше. Мондый фаҗигане дөньяның бер генә халкы да кичермәгән. Татар халкы ничәмә-ничә гасырлар буена изелеп, кол булып яшәргә дучар ителгән. Хыянәтчеләрне беркайчан да гафу итмәгәннәр. Татарның атаклы тарихчылары да, урысныкылар да Шаһгалиләр, Булат Ширин һәм Нурали кебек морзалар исемен хыянәтчеләр буларак искә ала. Бу күп гасырларга җитәрлек сабак булырга тиеш.

Трагедиядә бу хыянәтче шәхесләрнең ролен ачуга да киң урын бирелгән.

Тарихта, бигрәк тә урыс тарихында, Шаһгали күңел кайтаргыч, хәтта җирәнгеч кыяфәтле итеп сурәтләнә. Бу образны башкаручы Алмаз Фәтхуллин кыяфәте белән аңа туры килеп бетмәсә дә (Шаһгали сыман кешене кайдан табасың!), ул Шаһгалинең планнарын, пычрак эш-гамәлләрен, явыз ниятләрен ача алды. Автор да Шаһгали акылының артык тирән булмавын ассызыклый. Бу урыс кенәзе П.Серебряный белән сөйләшүдә ачык чагыла. Казаннан утыз чакрымда урнашкан Зөя тамагындагы утрауда кальга салырга һәм урыс гаскәрләре өчен һөҗүм итү базасы булдырырга теләгән урыс кенәзенең һәр сүзенә Шаһгали риза булып тора, тегесе аннан ачыктан-ачык көлә, мыскыл итә. Моннан шундый нәтиҗә ясарга була: хыянәтчене хәтта урыс та күрәлмый, ә бары тик аннан файдалана гына. Бу Шаһгалинең шуны аңларлык та башы булмавына ишарә түгелмени?

Иленә, ханбикәсенә хыянәт итеп, урыс патшасы алдында яхшы булып күренергә теләгән икенче бер хыянәтче – Нурали Ширин. Артист Харис Хөснетдинов бу образның мәкер, икейөзлелек, ялагайлык кебек сыйфатларын уңышлы гына сурәтли алды. Урыс кенәзе П.Серебряный (Зөлфәт Закиров) аны күсе дип атаудан да тартынмый. “Күселәр белән арысланнар берләшсә”, Казан ханбикәсен җиңү мөмкин булачак икәнлегенә ышандырмакчы була ул аны. Нуралигә бу атаманың туры килеп торуын күрсәтү өчен, режиссер аның киеменә дә төрле төсмерләр өстәгән. Нуралинең Түгәрәк тау башына Серебряный белән очрашуга килгәндә кигән баш киеме күсе башын хәтерләтеп торуы шул турыда сөйли иде. Әйе, хыянәтче морзалардан ярдәм буласына һич тә шикләнмәгән урыс кенәзе үзен бер дә курыкмыйча арысланга тиңләгәч, байлык хакына илен саткан хыянәтченең күсегә “әйләнмичә” хәле юк.

Трагедиянең үзәгендә ята торган төп конфликт урыс патшасының башка халыкларны талап баю һәм шуның хисабына җир биләмәләрен арттыру сәясәте белән бәйле. Бу максатка ирешү өчен, көчле көчсезне буйсындырырга тиеш. Әйе, татарның таркаулыгыннан файдаланган Явыз Иван көчәя бара, җитмәсә хыянәтчеләр дә аның тегермәненә су коеп тора. П.Серебряный образын сурәтләүче Зөлфәт Закиров урыс кенәзен әрсез һәм хәйләкәр итеп күрсәтә алды. Дөрес, урыс тарихчылары һәм язучылары аны тәрбияле, итагатьле кеше итеп санаганнар. Үз халкы өчен бу кенәз күп файда китергән. Сөембикәне Мәскәүгә, Явыз Иван карамагына озаткан, барыннан да бигрәк, ул Зөя каласын (хәзерге Свияжск) салдырып, урыс гаскәренә туплану урыны төзеткән. Бу кальгадан торып, урыс гаскәре 1552 елда Казан ханлыгына һөҗүм иткән һәм аны басып алган.

“Соңгы риваять” трагедиясен сәхнәләштергән режиссер безне шул чорларга кайтып уйланырга, татарның яшәешен тагын бер кат күз алдыннан кичерергә, аның киләчәге турында фикер йөртергә чакыра.

Сәхнәнең үз реализмы һәм шартлылыгы бар. Безнең тирәлегебезне чолгап алган төсләр һәм хисләрне, шартлы авазлар һәм хәрәкәтләрне файдаланып, һәр режиссер реаль тормышны күрсәтергә тырыша. Рәшит Заһидуллин яшәеш чынбарлыгын пространствода күрсәтүнең үзенчәлекле ысулын тапкан, ягъни тиешле декорацияне барлыкка китерүдә режиссер ут куелышына зур әһәмият биргән. Уттан “тукылган” декорация спектакльгә уңышлы хезмәт итте. Сәхнә түрендә Казан иле ханбикәсе Сөембикәнең тәхете. Әледән-әле төрле яклап төшкән төсле утлар яктысында ул тагын да нурлырак, серлерәк күренә. Тәхет залының мәһабәтлелеген, аның гадилеген күрсәтүдә утлар төп рольне уйный. Сөембикәгә каршы торган төп көчләр Түгәрәк тау өстендә урнашкан. Монда киләчәктә Зөя кальгасы төзеләчәк. Шул шартлы урында Шаһгали һәм башка сатлык морзалар Явыз Иван илчеләре белән очрашып, мәкерле планнар коралар. Вакыйга алышынып, сәхнәдә Шаһгали урнашкан шушы урынны күрсәтергә кирәк булганда, аның белән Казан тәхете арасына өстән, түшәмнән, үтә күренмәле пәрдә төшерелә. Сәхнә утлары шундый итеп көйләнгән, тәхет күренми башлый. Ханбикә сараеннан икенче урынга “күчүеңне” сизми дә каласың. Әле генә Сөембикә тормышын  күзәткән тамашачы Шаһгали белән булган вакыйгаларның үзәгендә калып, аны күзәтә башлый. Күзәтүчән тамашачы фәлсәфи тирәнлеккә яшерелгән төп фикерне тоемлый: чыннан да, Казан белән дошман арасы кул сузымында гына икән бит. Сәхнә бизәлешендәге мондый алым, беренчедән, вакыйгаларның урынын алыштыруны, ягъни бер шартлы урыннан икенчесенә күчүне күпкә җиңеләйтсә, икенчедән, сәхнәне артык детальләрдән арындырырга һәм геройлар характерын, аларның уенын тулырак ачарга ярдәм итә.

Персонажларның костюмына һәм сугышчылар кулындагы коралларның эшләнешенә дә зур әһәмият бирелгән. Алар матур һәм затлы булулары өстенә, шул чорга хас билгеләрне чагылдыралар, аны тулысынча күзалларга ярдәм итәләр.

Трагедиягә музыканы Радик Сәлимов язган. Бу музыка әсәрнең тукымасына салынган идеяне ачык чагылдыра, вакыйгаларга юнәлеш биреп тора.

“Соңгы риваять” спектаклен  тамашачы хөкеменә тапшыру бик тә вакытлы булды. Рәшит Заһидуллинның  бу эше, һичшиксез, олы мактауга һәм ихтирамга лаек. Режиссерның иҗади таланты, креативлыгы, беренче чиратта, спектакльне фәлсәфи һәм эстетик югарылыкта сәхнәгә чыгаруда чагылса, икенчедән, иҗат төркемен тиешенчә оештыра алуында күренде. Нәкъ менә шул бердәмлек  иҗат эшенең югарылыгын билгеләүче төп фактор булып тора да инде. Үз тарихын хөрмәт итүче милләттәшләрем исеменнән минем сезгә зур рәхмәт белдерәсем килә. Сүземне йомгаклап, шуны әйтергә телим: Сөембикәле халык булуыбызны, тарихыбызны онытмыйк. Киләчәгебезнең нинди булуы үзебезгә бәйле, чөнки тарихны кешеләр тудыра.                                                                               

2 нче март, 2014 ел

VK фикерләре

Фикер өстәү