Хөрмәтле дуслар! Сезнең барыгызны да Яңа ел белән котлыйм!
Сәламәтлек һәм бәхет-шатлык белән тулы көннәр, байлык һәм күңел тынычлыгы сезне читләтеп үтмәсен. Хыялларыгызның һәр барчасы тормышка ашсын, бәхетләрегез ташып торсын! Сезгә эшегездә уңышлар телим!
Сәламәтлек бирсен Яңа ел,
Бәхет булып үтсен түрләргә.
Тигез көннәр, озын гомер бирсен,
Менәр өчен биек үрләргә.
Ихтирам белән, Гүзәлия Тарханова