Татарның киләчәген кайгыртып

Татарның киләчәген кайгыртып
Тарханова Гүзәлия 20 ноябрь, 2013 - 15:32

Бүген бу турыда сүз кузгатуым берәүгә дә гаҗәп тоелмас. Татарның киләчәге бүгенге яшь буын кулында булуы бәхәссез. Һәр баланың чын шәхес булып формалашып җитүе өчен гаилә дә, дәүләт тә бертигез җаваплы. Татар гаиләләрендә бала тәрбияләүгә элек-электән игътибар зур булган: һәр ата-ана хәленнән килгән кадәр баласын укытырга тырышкан, хезмәт тәрбиясенә дә зур әһәмият биргән. Тарихның иң авыр чорларында да милләтебез юкка чыкмаган икән, моңа аның шул тырышлыгы, хезмәт сөюе сәбәп булгандыр, мөгаен. Республикабызда яшәүче милләтебез турында бүген чит кавем кешесе курыкмыйча уңай фикер әйтә икән, моңа да әнә шул татар тәрбиясе сәбәпче. Рус сатиригы М.Задорновның үз блогында (LiveJournal) Казан шәһәре һәм татар халкы турында язганнары мине сокландырып кына калмады, хәтта аның татар турында шундый матур сүзләр сөйләве, объектив фикер йөртүе бераз гаҗәпләндерде дә. Ул халкыбызның тырышлыгына, хезмәт яратуына, уңганлыгына соклануын белдерә. Татар авылларын русныкылар белән чагыштырып, татарның иң өстен сыйфатларын ассызыклый. “... рус авыллары 45 нче елда бомбага тотылып, шуннан соң торгызылмаган төсле күренә,” – дип яза ул, үз кавеменең ялкаулыгына, булдыксызлыгына турыдан-туры ишарә итеп. Юк, бу заказ белән яздырылган нәрсәгә охшамаган, чөнки аның һәр җөмләсеннән үз милләте өчен сызлануын, йөрәге әрнүен, хәтта хурлануын сизәсең. Аның язганнарын үзегез дә укый аласыз:

http://mzadornov.livejournal.com/129851.html

Җиргә таза, чиста орлык чәчкән игенченең уңышы да мул булган кебек, яшь буынның тәрбиясе турында кайгыртучы дәүләтебезнең (мин конкрет үз республикабыз турында әйтәм!) киләчәге дә, һичшиксез, матур булачак. Мин моңа ышанам. Балалар бакчаларында, мәктәпләребездә үткәрелә торган файдалы һәм матур чаралар, эшләр турында күпләрегез хәбәрдар. Татарстан, Россия һәм дөньякүләм олимпиадаларда катнашып җиңү яулаган, яңа фәнни проектлары өчен төрле дәрәҗәдәге грантларга лаек булган укучыларыбыз саны көннән-көн арта бара. Җыр һәм рәсем сәнгате өлкәсендә дан казанган балаларыбызның уңышларын күреп күңел сөенә. Классик һәм эстрада җыр сәнгате йолдызлары (чын йолдызлар әнә шундый була!) Филүс Каһиров, Ришат Төхвәтуллин, Динә Гарипова, Эльмира Кәлимуллина кебек тыйнак, әмма төпле акыллы яшьләребез дә татар гаиләләрендә тәрбияләнеп үскәннәр. Болар инде – чын талантлар, безнең милләтебезнең горурлыгы да. Әлбәттә, һәр җиңүнең нигезендә зур тырышлык ята, һәм без катлаулы иҗат юлында аларга таяныч булган таләпчән остазларына да зур рәхмәтлебез.

Алга таба сүзебез шундый остазларның берсе – Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясе академигы, КФУ профессоры Җәүдәт Сөләйманов турында. Соңгы елларда ул үзен Татарстан Республикасы яшьләр “Сәләт” иҗтимагый фонды җитәкчесе буларак танытты. “Сәләт” лагере ел саен берничә мең баланы кабул итеп, аларның файдалы һәм күңелле ялын оештыра һәм белем бирү белән дә шөгыльләнә. Бу лагерьның исеме җисеменә туры килеп тора. Монда һәр баланың үзе теләгән нәрсә белән шөгыльләнүе һәм шул өлкәдә сәләтен үстерү өчен бар мөмкинлекләр дә ачылган. Тели икән чит телләр өйрәнә, журналистика белән шөгыльләнә, тели икән информацион технологияләр өлкәсендә белемнәрен тирәнәйтә. Гомумән, мәктәптә уртача гына укып барган укучының да сәләтен ача ала торган урын ул “Сәләт” лагере. Яшерен-батырын түгел, мәктәпләрдә күп бала ни өчендер укытучыларның игътибар үзәгеннән төшеп кала. Олимпиадаларда, төрле конференцияләрдә, конкурсларда чыгыш ясаучыларның исемлегенә күз салсак, аларда бер үк балаларның катнашуын күрәбез. Укытучылар да күбрәк сәләте ялтырап күренеп торганнар белән эшләргә тырышалар, чөнки эшнең нәтиҗәсен шундый балалар ярдәмендә күрсәтү отышлырак. Калганнар нишли? Аларның үзбәясе тагын да түбәнәя һәм, әлбәттә, аның үсешен тоткарлаучы сәбәпкә әйләнә. Безгә бер хакыйкатьне онытмаска кирәк: бала үз-үзенә нык ышанырга тиеш, шулай булганда гына ул теләсә нинди проблемаларны чишә алачак. Моның өчен кечкенәдән үк аның сәләтен ачарга кирәк. Бөек язучы Л.Н. Толстойның бик тә акыллы бер фикере бар: “Кешегә бетмәс-төкәнмәс иҗат чыганагы салынган. Менә шул чыганакны ачарга, иреккә чыгарырга, кешегә иҗтимагый тормышта урынын табарга булышырга, аңа үсү өчен тиешле шартлар тудырырга кирәк.” Чыннан да, табигатьтән шулай биреләдер инде, талантлы кешеләр күп очракта җылы кояш астында үзләренә урын даулап йөрмиләр. Аларның күбесе иҗатта, фәндә җиң сызганып эшләсәләр дә, үзләре турында шаулап йөрмиләр. Бөек идеаллар, зур максатлар белән яшәгән бу кешеләр тормыш ваклыкларыннан өстен торалар, атылып чыгып, өскә үрмәләү ягын карамыйлар. Алар турында белмичә дә калырга мөмкиннәр. Совет шагыйре Лев Озеровның (Гольдберг) “Тарихка” шигыреннән алынган “Талантлыларга ярдәм итәргә кирәк, сәләтсезләр үзләре дә өскә үтеп чыгарлар” дигән юлларыннан күренгәнчә, мөмкин кадәр һәр баланың сәләтен күреп алып, аңа тулысынча ачылып китәргә мөмкинлек бирергә кирәк.

“Сәләт” лагере балалар өчен нәкъ шундый шартларны тудыра да инде. Монда килгән бер генә бала да игътибар үзәгеннән читтә калмый, ул төрле яклап ачыла, хәтта күбесе берникадәр вакыттан соң лидерлар рәтен дә тулыландыралар. Биредә татар халкының зыялы элитасын (сәләтле, сайлап алынган дигән сүз) үстерүгә зур өлеш кертәләр. Туган телебезне өйрәнү өчен дә бар мөмкинлекләр тудырылган. Сүз ана телен белми торган татар балалары һәм башка милләт балалары турында бара. Шунысы кызыклы: балалар моңа бик теләп тотыналар һәм яхшы гына нәтиҗәләргә дә ирешәләр. Җ. Сөләйманов бу турыда болай ди: “Без лагерьда катнашучыларның барысы да татар телендә сөйләшә белергә тиеш, дигән максат куймыйбыз. Иң мөһиме “сәлкеш” (лагерьда катнашучылар үзләрен шулай дип йөртәләр) аны үзләштерергә теләсен. Икенче елны килгәндә, ул инде татар телен аңларга тиеш – шул чакта гына ул лагерьда катнашу хокукын алачак”. Минемчә, “Сәләт” җитәкчеләре дөрес позициядә торалар. Бу шулай булырга тиеш тә, ирексезләп берәүне дә бернәрсәгә дә өйрәтеп булмый. Татар телен өйрәнәсе була, дип куркып калмыйлар бит әле, икенче елны да, өченче елны да баралар. “Сәләт”кә йөрүчеләрнең тагын да күбрәк стажлылары да бар. Бала шунда барырга атлыгып тора икән, димәк, анда аңа рәхәт, иҗади үсеш өчен дә, ял итү өчен дә бар мөмкинлекләр дә тудырылган дигән сүз.

Чыннан да, бар да шулаймы икән, дип шикләнүчеләр дә булырга мөмкин. Әйе, шулай. Казан шәһәренең 96 нчы гимназиясендә белем алучы Мингалимова Регина исемле укучым мисалында мин моны раслый да алам. “Сәләт”кә беренче тапкыр ул 7 нче сыйныфта укыганда барды. Икенче елны ял итәргә барганда, ул үзе белән сыйныфташы Гөлназны да ияртте. Быел алар 11 нче сыйныфта укыйлар. Дүрт ел дәвамында кызлар “Сәләт”тә зур тәрбия мәктәбе уздылар. Күптән түгел мин Регина белән сөйләшеп утырдым. Ул мәктәптә укуын төгәлләгәч тә, “Сәләт”тә әйдаман булып эшләргә теләге барлыгын белдерде. Регина Биләрдәге “Раушан” аланында испан, гарәп телен өйрәнә башлавы, физика, математика белән тирәнтен шөгыльләнүе турында да сөйләде. “Сәләт” турында сөйләгәндә, күзләренең очкынланып януын күрү минем өчен зур ачыш булды. Андагы рух күтәренкелеге үземә дә күчте сыман. Мин Татарстанда шундый зур масштабта игелекле эшләр эшләнүенә сөенеп утырдым. Әйе, Җәүдәт Сөләйманов кебек киләчәк буын турында кайгыртучы, үз эшенә нык бирелгән сәләтле оештыручы һәм балаларыбызның хыялларына канат куючылар булганда, безнең халык беркайчан да артта калмас, югалмас.

Мәкаләмнең ахырында мин Регинаның 8 нче сыйныфта укыганда язган бер иҗади эшен – “Биюче кар бөртеге” исемле нәсерен – укучылар игътибарына тәкъдим итәм. Минемчә, бу аның сәләте ачыла баруга тагын бер мисал булып тора.

Биюче кар бөртеге

Болытлар. Минем өстемнән, каядыр ашыккандай, зәңгәрсу-ак төстәге болытлар йөзә дә йөзә. Салмак кына биегән сыман тирбәлә-тирбәлә, җиргә энҗедәй ак кар бөртекләре төшә. Урамда инде гыйнвар ае. Ишегалды яп-якты һәм искиткеч тыныч, бары тик аяк астындагы карның күңелле авазлар чыгарып шыгырдавы гына ишетелә. Мин, акка төренгән дөньяның илаһи сафлыгына сокланып, ишегалдының урта бер җирендә басып торам. Миңа шундый рәхәт, менә-менә канатланырмын да ап-ак чиксезлеккә очып китәрмен кебек. Рәхәтләнеп салкын һава сулыйм, сулаган саен, күкрәкләрем киңәеп, зиһеннәрем ачылып китүен тоям.

Ак кар бөртекләре баягы сыман әйләнә-әйләнә җиргә төшәләр, әйтерсең алар кышкы вальс башкаралар. Бу кар бөртекләре миңа июнь аенда бөтен дөньяны тутырып оча торган тополь мамыкларын хәтерләтәләр. Кар бөртекләренә игътибар беләнрәк карыйм. Беренче карашка алар бер-берсеннән аерылып та тормыйлар төсле, тик чынлыкта бу алай түгел, кар бөртекләре төрле-төрле. Кулымны сузам. Биюче кар бөртекләренең берсе әкрен генә җылы учыма төшеп куна. Никадәр чисталык, гөнаһсыз сафлык чагыла аңарда. Учымны якынрак китерәм. Кар бөртеге күзләремне чагылдыра, бәлки, ул тередер, аның да әйтер сүзе, хисләре бардыр? Әгәр шулай икән, ул, һичшиксез, ягымлы, нәфис һәм искиткеч тыйнактыр. Моңарчы мин бу матурлыкны ничек күрмәдем икән?

Учымдагы бу гүзәллеккә сокланып, озак карап тора алмадым. Биюче кар бөртеге эреде, аның урынында калган чиста, үтә күренмәле су тамчысы гөнаһсыз сабыйның күз яшен хәтерләтә иде. Миңа кар бөртеге бик кызганыч булып тоелды, аның юкка чыгуына үземне гаепле санадым. Әйе, мин аны рәнҗеттем бугай. Бу вакыйганы мин озак вакыт хәтеремдә сакладым.

Тормышта да шулай бит: тирә-якта күпме изге һәм йомшак күңелле җаннар, ә без аларны күрмичә чабабыз да чабабыз, кабаланабыз. Күп вакытта иң якын кешеләребезгә дә игътибар, ярату җитми. “И кешеләр, олы йөрәкле булыйк, изге гамәлләр кылып яшик, тирә-яктагыларга игътибарлырак булыйк, аларны рәнҗетмик,” – дип кычкырасым килде минем.

VK фикерләре