Көләрсең дә, еларсың да

Көләрсең дә, еларсың да
Тарханова Гүзәлия 21 август, 2013 - 13:17
Ресурс турында: 

Балалар бакчасында эшләүче тәрбиячеләрнең эше укытучыныкыннан да авыррак. Моның шулай булуын бер генә мисалдан да күреп була. Кайчакта бала-чага әллә нинди кызыклар эшләп ташлый. Бер тәрбияче белән булган хәл турында укыгыз әле. Миңа бу турыда кемдер сөйләдеме, әллә берәр кайдан укыдыммы – оныттым инде. Шулай да исемдә калганнарны хикәя итеп язып, сезгә дә җиткерәсем килде.

Булган хәл

Балалар урамга чыгарга җыеналар иде. Тәрбияче алар ягына карап алды да аягын ботинкага яртылаш тыккан көе мыш-мыш килеп утыручы Айдарга булыша башлады. Малай ничек кенә кыландырмасын, аягы ботинкага керегә теләми генә бит. Тәрбияче тегеләй тартты, болай төртте, тик аяк һаман бер урында терәлеп калган сыман тора. Малай да үзенчә ярдәм итә торгач, ниһаять, аякны ботинкага төртеп керттеләр. Тәрбияче малайдан ким мышкылдамый иде, җитмәсә маңгаеннан тамган тир күзенә кереп җәфалый. Шул рәвешле интегә торгач, икенче ботинканы да малайның аягына кидереп куйды. Тәрбияче чүт еламый гына. Әнә күпме бала аны көтеп утыра ич. Иркенләп сулыш алырга да өлгермәде, Айдар эшлекле тавыш белән:

 – Ботинка дөрес киелмәгән, – диде.

Чынлап та, уң аякка – сулныкы, ә сул аякта уңныкы киелгән иде. Ботинкаларны яңадан салдыру тагын да кыенрак булып чыкты, шулай да күз курка, кул эшли, дигәндәй, монысын да җиңделәр. Бүген иртән больничный алып өйдә каласы килгән иде югыйсә. “Ник шулай гына итмәдем икән?” – дип уйлап алды тәрбияче. Хәзер берни эшләр хәл юк. Айдар, күзләрен мөлдерәтеп, ботинкаларының яңадан киелүен көтеп утыра. Тырыша-тырмаша торгач, бу юлы дөрес итеп, аякныкын-аякка туры китереп, ботинкаларны янә кидереп куйды. Чүгәләп торудан оешып киткән аякларын язарга да өлгермәде, малайның:

 – Болар минем ботинкалар түгел, – дигән тавышы ишетелде.

Тәрбияче, кычкырып җибәрүдән куркып, бар көче белән иреннәрен тешләде. – Нигә аны элегрәк әйтмәдең?

Малай янә мышкылдап куйды. Ярты сәгатьләп интеккәннән соң, тәрбияче апасы ботинкаларны кире салдырып алды. Шуны гына көткәндәй, Айдар тагын:

 – Бу – абыйның ботинкалары, әни аларны миңа кидертә, – дип әйтеп салмасынмы.

Тәрбияче көләргә дә, еларга да белмәде. Бу юлы озак азапланып торасы итмәде, бар көченә тартып, ботинкаларны кабат кидереп куйды. Хәзер пальтосы белән бияләен биреп, малайны урамга чыгарасы гына калды.

 – Бияләйләрең кайда соң синең? – дип сорыйсы итте ул малайдан.

 – Мин аларны, югалмасын дип, ботинкалар эченә тыккан идем, – диде Айдар йөзенә фәрештәләр елмаюы чыгарып.

VK фикерләре

Фикер өстәү