Таң атып килә. Агыйделнең аръягыннан, чыгыйммы-юкмы дигәндәй, иренеп кенә кояш күтәрелә башлады. Аның беренче нурлары төн караңгылыгын ертып чыгуга, күк йөзе алсуланып китте. Агыйдел өстен каплап алган аксыл томан да сыегая төште, җир өстенә мул булып чык сибелде.
Таң алдыннан гына була торган салкынча тымызык һава балан, миләш чәчәкләренең хуш исе белән тулды. Бакчадагы алмагачны яратып өлгергән сандугач, туып килүче яңа көнне сәламләгәндәй, өздереп сайрады да бераздан тынып калды. Авылның ике башында таңны аттыра алмыйча аптырап беткән әтәчләр бер-берсен бүлдерә-бүлдерә кычкыра башладылар. Тынгысыз авыл иртәсе башланырга бераз вакыт бар иде әле.
Әтәчләре уянса да, кешеләре исә рәхәтләнеп йокы туйдыралар. Авыл иртәсенең шушы вакытын үлеп ярата Ләйсән. Таң йокысы татлы булса да, бүген ул кояшның беренче нурлары белән үк уянды. Чолан тәрәзәсеннән яктылык төшә башлауга, күзләрен ачты, стеналарга эленгән мәтрүшкә, тагын әллә нинди үләннәрнең хуш исе белән тулган салкынча һаваны күкрәк тутырып сулады, йомшак урынында рәхәт итеп киерелеп алды. Аннан соң агач карават янында торган башмакларын аягына эләктерде дә, иртән салкынчарак булганга күрә, җылы киемнәрен киеп куйды. Аяк очларында ятарга гадәтләнгән песие уянып, нигә таң тишегеннән кузгатасың, дигәндәй, канәгатьсез генә мияулап куйды һәм кабат кыздан бушаган җылы урынга менеп ятты. Ләйсәннең бүген иртә торуына сәбәп тә юк түгел: алар күрше Илдус белән Сөтлә күленә балыкка барырга уйлаганнар иде, чөнки таң алдыннан балык яхшы кабучан була. Кичтән әзерләп куйган кирәк-яракларын алып, ул ишегалдына чыкты. Борыннарны ярып кергән хуш истән аның башы әйләнеп киткәндәй булды. Ул, күкрәкләрен тутырып, иркен сулыш алып куйды. Мондый саф, гаҗәеп татлы иртәнең бары тик алар авылында гына була алуына кызның иманы камил иде.
Беркетелгән файл | Күләме |
---|---|
Гөлҗимеш [2775] | 88 КБ |