Тормышның – ямен, яшәүнең кадерен белик

Сандугач
Тарханова Гүзәлия 22 май, 2013 - 21:58

Озын кышлар үтеп, яз җитүгә, бар тереклек йокысыннан уяна, кабат яшәрә башлый. Яшьрәк чакта моңа артык игътибар да итмисең. Бар да алда әле, дип уйлыйсың. Олыгая төшкәч, адәм баласы гомеренең һәр минутын барлый, вакытын әрәмгә үткәрмәскә тырыша. Табигатьтәге һәр яңарышны көтеп ала башлый. Элегрәк әһәмият бирмәгән нәрсәләрне күрә, һәр мизгелне күңеленә сеңдереп калдыра.

Быел яз соңга калып килсә дә, сандугачлар үз вакытында кайтты. Безнең йортыбыз Казан шәһәренең Имәнлек урамында. Юл аркылы чыгуга, имән урманына килеп керәсең. Өй каршында җиләк-җимеш бакчасы. Тугыз катлы йортның буеннан-буена сузылган ул. Кайчандыр кемнәрнеңдер дачалары булган монда. Шул бакча май аенда шау чәчәккә күмелә. Башта шомыртлар ап-ак булып утыра. Аннан соң чияләр, бераздан алмагачлар чәчәк атарга тотына. Сирень чәчәккә күмелеп, бер-ике көн узгач, миләшләр дә әзерләнә башлый. Алардан соң балан хуш исләр таратырга тотына. Табигатьтә бар нәрсә дә гармониядә. Адәм баласына бик тә мәрхәмәтле табигать-ана. Болай да тормыш мәшәкатьләреннән гарык булган кешеләр, язның бу гүзәллегенә сокланып, күңелләрен сафландырып, йөрәкләренә шушы илаһи мизгелләрне сеңдереп калсыннар, дигән сыман, табигать әнә шул рәвешле үз матурлыгыннан аз-азлап кына өлеш чыгара. Кешеләрнең сөенечле минутлары озаккарак сузылсын, ди, күрәсең.

Өч ел элек шушы бакчабызга бер сандугач ияләште. Аның килүе белән, тормыш аеруча ямьләнеп киткәндәй тоелды. Быел сандугачыбыз майның бишесендә сайрый башлады. Таң алдыннан, иртәнге сәгать өчтә, аның өздереп сайравына уянып киттем дә, шул уянудан соң, кабат йоклап китәргә кыймадым. Сагындырган иде сандугач. Тансык иде шул, бик тә тансык иде аның тавышы. Кайдан килә икән бу кошка шундый моң? Кичтән тотына сайрарга, таң аткач та һаман сайравын дәвам итә. Көндез бераз ял итеп ала да, көн кичкә авыша башлау белән, тагын бертуктаусыз моң сибә башлый. Кечкенә генә кошта никадәр көч, никадәр илаһи аһәң, никадәр моң!

Май аенда сандугач җыры белән йокыга китү минем өчен гадәти хәлгә әйләнә. Йокларга яткач, бүген сайрар микән, дип уйлап куярга да өлгермисең, тотына үзенең мәхәббәт моңын таратырга, шул чагында җанга бер рәхәтлек иңеп, күңелдә иң матур хыяллар уяна. Яшисе килү теләге тагын да арта. Яшәргә көч биргән өчен, рәхмәт сиңа, сөекле сандугач, диясе килә.

Быел кызым сандугач сайравын яздырып та алды. Ул язманы сезгә дә тыңлатасыбыз килде. Рәхәтләнеп тыңлагыз әле.

Май ае, 2013 ел

VK фикерләре