Габдулла Тукайның туган көнендә

Габдулла Тукайның туган көнендә
Тарханова Гүзәлия 27 апрель, 2013 - 10:03

Һәр елны каләм ияләренә, сәнгать әһелләренә Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләген тапшыру гадәткә кергән. 2013 елда ул биш кешегә бирелде. Бүләк бирү тантанасы Тукаебызның тууына 127 ел тулган көнне уздырылды. Мәктәп балалары белән бу бәйрәмдә без дә булдык. Көн кояшлы, җылы иде. Халыкның күңеле күтәренке, һәр җирдә бәйрәм рухы сизелеп тора. Мәйдан читендә милли киемле гармунчылар, сыздырып, шундый матур көйләр уйныйлар, хәтта сабан туйлары искә төшеп китте. Бәйрәмнең беренче өлешендә Тукай шигырьләрен сәнгатьле уку бәйгесендә җиңеп чыккан укучылар чыгыш ясады. Алар укыган шигырьләр тыңлаучыларны беренче минутлардан ук әсир итте. Искиткеч затлы чыгыш булды бу. Бәйрәмнең төп өлеше башланырга әле 15 минут бар. Бию көе яңгырый башлауга, җыелган халык биергә тотынды. Ярата безнең халык бәйрәмнәрне. Монда әби-апаларны берәү дә куып китермәгән. Кара, нинди шатланалар. Һәйкәл янына чәчәкләр куярга чыгучылар арасында да алар байтак иде. Хөрмәт итә безнең халык Тукаен. Һәрхәлдә бәйрәм рухы шуны сиздереп торды.

Тукай бүләген бирү башланды. Лауреатларны сәхнәгә чакырдылар. Алар арасында яраткан язучыбыз Нәбирә Гыйматдинова белән халык бик тә үз иткән артистка Алсу Гайнуллина да бар иде. Без моңа чын күңелдән сөендек. Алар турында тәфсилләп сөйләп торуның хаҗәте юк, чөнки икесенең дә иҗаты өч Тукай бүләге торырлык, дип уйлыйм. “Күптән бүләкләргә кирәк иде аларны,” – ди бер апа. Димәк, башкалар да минем фикерне хуплыйлар. Калганнарының да хезмәтләре Тукай исеме белән бәйле. Лауреатларның берсе – Ильяс Айдаров. Аның турында бу язмамда сөйләп тормыйм. Алдарак бер таныштырырмын әле.

Балалар өчен бәйрәм кызыклы булды. Тере язучыларны, шагыйрьләрне күрү бәхете гел тәтеми бит. Минем янымда публицист Лерон Хәмидуллинның оныгы. Безнең мәктәпнең 9 нчы сыйныфында укый ул. Күп кенә язучыларны якыннан белә икән. Исемнәрен дә онытмаган. Мәктәпкә кайткач, сөйләшүне дәвам итәсе булыр әле.

P.S. Быел бу бәйрәм Г.Тукайның М.Җәлил исемендәге Опера һәм балет театры янында урнашкан һәйкәле янында узды. Һәйкәл кешегә күренми торган якта урнашкан, диючеләр бар. Минемчә, бик тә әйбәт урын бу. Беренчедән, уңайлы һәм иркен мәйданы бар. Икенчедән, кояшлы як. Тукаебыз да кояш җылысын яраткан бит. Монда җил дә уйнамый, шау-шу да ишетелми. Көн буе бәйрәм итсәң дә, берәү дә борчымый.

Бинаның икенче ягында А.С.Пушкин һәйкәле. Ул урамда өзлексез транспорт агымы, көчле шау-шу тавышы, җитмәсә, халык җыелу өчен урын да аз. Биредә сәгать 12 дән соң кояш бөтенләй күренми. Салкын як. Пушкин да яхшырак урынга лаек та, нишлисең, урамы шуннан уза.

VK фикерләре