Тукай төрекләр өчен дә газиз

Тукай төрекләр өчен дә газиз
Тарханова Гүзәлия 6 апрель, 2013 - 13:53

Без үз Тукаебыз турында, гадәттә, аның туган көнендә искә төшерәбез. Ярый әле мәктәпләрдә уздырыла торган чаралар бар. Алары да күбрәк “Тукай көннәре” исеме белән әлеге дә баягы апрель айларында гына үткәрелә. Зур сыйныфларда бер сәгать әдәбият укытабыз. Татар сыйныфларында да әллә ни күп вакыт бирелмәвен беләбез, шуңа күрә Тукайны тирәнтен өйрәнеп чыгу мөмкинлеге бик чикләнгән. Соңгы елларда мин үзем Тукай шигырьләрен һәр сыйныфта бишәрне, алтышарны ятларга бирә башладым. Ятлыйлар, Тукайга күнегәләр, теленең матурлыгына игътибар итәләр. Хәерова Энҗе (4 нче сыйныф) исемле укучымны “Тукай оныклары” тапшыруында даими күрергә була. Анда ул Тукай шигырьләрен һәм башка шагыйрьләребезнең шигырьләрен яттан сөйли. Берничә чыгышын яздырып алырга өлгердем һәм сайтта урнаштырдым. Һәр тапшыруны карап барып булмый. Шул ук сыйныфтан Камалов Булат исемле укучым драматург Илгиз Зәйниевнең сәхнә дәресләренә йөри. Хәзер “Бәби” пьесасын куярга әзерләнәләр. Аларның сөйләмен үстерүдә, телебезнең аһәңен, матур яңгырашын тоярга өйрәтүдә Тукай шигырьләренең роле зур. Ятларга кирәк Тукайны, җай булган саен аның турында сөйләргә кирәк. Тукайсыз әдәбият була алмый.

Безгә әнә төрекләрдән үрнәк алырга була. Төркиядә булып кайткан галимнәребез аларның Тукайга, Исхакыйга булган мөнәсәбәтләре турында сокланып сөйлиләр. Төрекләр өчен Тукай – изге шагыйрь. Мин үзем белгән һәм интернет челтәре аша аралаша торган төрекләр дә Тукайга мәдхия укыйлар. Төрекләр үз милләттәшләре яшәгән һәр илдә дә газеталар чыгаралар икән. Шул газеталары аша чит илләрдә яшәүче ватандашларын да Тукай белән даими таныштырып торалар. Мәсәлән, Бельгиянең Гент шәһәрендә төрекләр “Яшь фикер” газеталарын чыгаралар икән. Бу газетаның апрель санында Морат Узунның бер мәкаләсе басылган. Ул төрек укучысы өчен язылган. “Мәдәни җомга”ның 14 нче санында ул мәкаләдән китерелгән өзекне сезгә дә тәкъдим итәм.

“Г. Тукай – татар дөньясының, кыска вакыт эчендә дөрләп янып, үзеннән соң якты эз калдырган йолдызы. Ул – үз халкының гасырлар буе килгән моң-зарын, рухи сулышын шигъри юлга салып аңлаткан, аның үткәненә һәм бүгенгесенә тәнкыйть аша караган, милли хисләрен уяткан халык шагыйре. Кыска гына гомере эчендә Г.Тукай халкына бай мирас калдыра. Мәгърифәтнең зур көчкә ия икәнлеген аңлаган шагыйрь халкына да аның әһәмиятен күрсәтергә тырыша. Милләт гаме белән яшәгән Тукай балалар өчен дә шактый әсәрләр иҗат итеп калдыра,” – дип язган Морат Узун.

Төрек кешесенең Тукайга никадәр хөрмәт белән каравы һәр сүзеннән күренеп тора. Мәкаләнең ахырында автор “Г.Тукайның “Туган тел” шигырен һәм аның төрекчәгә тәрҗемәсен дә тәкъдим итә,” – дип яза “Мәдәни җомга”. Татар кешесе Бельгиягә барып, аны укымый. Бу мәкаләнең кечкенә генә өзегеннән күренгәнчә, ул төрек укучысын Тукайны искә алырга чакыра.

Без – Тукайлы халык, дип әйтергә яратабыз. Шулай икән, без, укытучылар, хезмәт урыныбыздан оста файдаланып калыйк. Балаларыбызга аның турында мөмкин кадәр күбрәк өйрәтик. Бездән башка моны беркем эшләмәс.

VK фикерләре