Сүзнең тәмен тоеп

Сүзнең тәмен тоеп
Тарханова Гүзәлия 19 гыйнвар, 2013 - 20:24

Сүз ярдәмендә сурәт ясау җиңел түгел. Әдипләребез моны һәрчак белеп торганнар, сүзнең асылына хилафлык китермәскә тырышканнар. Укучы һәр сүзнең мәгънәсен тоеп, тәм табып укыганда гына, әдәби әсәрнең кыйммәтен беләчәк. Мирсәй Әмирнең “Агыйдел” повесте – 9 нчы сыйныфта иң яратып укыла торган проза әсәрләренең берсе. Гадәттә, без уку барышында сурәтләү чараларын табабыз, анализлыйбыз. Бер укучым кул күтәреп сүз сорый һәм әдип кулланган бер сүз белән килешмәвен белдерә. Җөмләне укыйбыз. Дәреслекнең 55 нче битендәге иң соңгы абзацта болай язылган: “Тал арасына сибелгән сандугачлар музыкасын күмеп, шыңгырдап чыккан көмеш тавыш белән әйтелгән бу җавап безгә шулкадәр якын, шулкадәр ягымлы булып ишетелде, моңа кадәр татып каралмаган яңа, рәхәт тойгы бөтен тәнебезне чолгады.” Үземә дә кызык булып китте. Күпме укып та, бу юлларга моңарчы аерым игътибар итмәгәнмен ләбаса. Укучыма “шыңгырдап” сүзе ошамаган икән. “Шундый чибәр Артыкбикәдә ямьсез тавыш була алмый, җитмәсә ул көмеш тавыш булганда,” – ди укучым. – Аңлатмалы сүзлектә дә “ямьсез, калтыраулы калын тавыш бирү” дигәнне аңлата бу сүз.” Чыннан да, ул хаклы иде. Башкалар да кызыксынып киттеләр. “Бу очракта нинди сүз урынлырак булыр иде?” – дим. Тырыша торгач таптылар тагын. Чишмә челтерәве кебек нәфис тавыш булырга тиеш икән Артыкбикәдә. Ризалаштык һәм бу сүз әдипнең ашыгычлык белән язганда киткән хатасы гына икәнлеген искәрттек. Юк-бар нәрсә белән шөгыльләнеп утыруда гаепләрләр безне кайберәүләр. Шундый әдип әсәренә ревизия ясап утырырга бер хакыгыз да юк, дияргә теләүчеләр дә табылыр. Хикмәт анда түгел. Һәр сүзнең үзенә генә хас мәгънәсе бар һәм ул урынлы кулланылырга тиеш. Кеше күңелендә матурлык тудырырга тиеш булса, аңа тагын да күбрәк игътибар итәчәкләр. Бу очракта укучы хаклы иде.

Мөхәммәт абый Мәһдиев тә: “Телефон шалтырамый, ә чылтырый,” – дияргә ярата иде бит. Барыбыз да моның шулай булуын аңласак та, һаман телефон “шалтыратуны” дәвам итәбез. Кызганыч. Телебезнең матурлыгы, нәфислеге үзебездән тора, югыйсә.

VK фикерләре