Туфан Миңнуллинның “Мулла” пьесасы

Мулла. (Фото Камал театры сайтыннан алынды)
Тарханова Гүзәлия 29 ноябрь, 2012 - 21:33

Туфан Миңнуллинның “Мулла” исемле драматик хикәясен Камал театры артистлары сәхнәләштерүендә карадык. Фәрит Бикчәнтәев Туфан абый әсәрен үзгәртеп кенә калмаган, аның төп идеясен юк иткән. Ул Әсфәндияр мулланы “үтереп”, тамашачы күңелендә авылның киләчәге һаман шулай караңгы булып калачак икән дигән фикер калдырды. Туфан абый, киресенчә, Әсфәндияр мулланы көчле итеп сурәтләгән, аның авыл халкына уңай йогынты ясавын, яшь буынны тәрбияләвен күрсәткән. Әсәрнең оригиналында хәтта Вәлиәхмәт тә уңай якка үзгәрә башлый. Аның киләчәктә Әсфәндияргә ярдәм итәчәгенә шик юк. Бикчәнтәев үзе: “Мин Туфан абыйның ризалыгын алып үзгәрттем,” – ди. Минемчә, Туфан абый әсәренең шул дәрәҗәдә үзгәрәчәген белмәгән. Белсә, моңа риза булмас иде, чөнки әсәрнең төп кыйммәте югалганын күрер иде. Әсәрне сәхнәләштергәндә , ул үзе юк иде инде. Юк-бар үзгәртүләр турында сүз барса да, бер хәл. 25 нче ноябрьдә спектакльдән соң тамашачылар белән фикер алышу булды. Әсәрнең үзе белән таныш булган тамашачылар мондый үзгәртү белән килешмәүләрен белдерделәр.

VK фикерләре