Мин кайттым... Мин сайтта!

Гагра
Тарханова Гүзәлия 31 август, 2012 - 18:24

Хөрмәтле коллегалар. Менә җәй дә үтеп китте, көз дә килеп җитте. Иртәгә 1 сентябрь. Барыгызны да уку елы башлану белән котлыйм, чын күңелемнән сезгә сәламәтлек, балалар бәхете, тормыш шатлыклары телим.

Сайтта озак күрешә алмавыбызның сәбәбе бар. Шактый вакыт Гаграда ял иттем. Тауларга экскурсиягә йөрдем, шул чакта экскурсовод бер кызның фаҗигале язмышы турында сөйләде.

Өч ел элек булган бу хәл мине бик тетрәндерде. Кайткач та шактый уйланып йөрдем. Аннан соң “Үлемсез мәхәббәт” исемле романтик кыйсса яздым. Анда сурәтләнгән урыннарда булдым мин. Эш программалары төзеп, кайберләрен сайтта урнаштыргач, Абхазия турында алган тәэсирләрем, аның истәлекле урыннары турында язармын, дип торам, Аллаһы боерса. Ә хәзер кыйсса белән таныша торыгыз. Шундый мәхәббәт тә була икән. Фикерләрегезне көтеп калам.

VK фикерләре