Нигез ташың мүкләнмәсен

"Нигез ташлары" спектакленнән күренеш
Тарханова Гүзәлия 28 март, 2012 - 18:07

Туфан Миңнуллин пьесалары белән таныш кешеләр аның әсәрләрендә кузгатылган проблемаларның ни дәрәҗәдә актуаль һәм әһәмиятле булуын бик яхшы беләләр. Күптән түгел аның “Нигез ташлары” комедиясенең яңартылган вариантын укып чыктым. Бу әсәр бүгенге көн проблемаларының иң әһәмиятлеләреннән берсенә – татар авылларын саклап калуга багышланган. Чыннан да, авыл бетмәсен дисәк, аның мәктәбен дә сакларга, яшь гаиләләр өчен тормыш таләп иткән шартларны да булдырырга кирәк. Шулай булмаса, нигезләр таралып, авыл үзе картаеп, көннәрдән бер көнне бөтенләй юкка да чыгачак. Туган нигездә кемнәр калыр? Яңа нигезләр тергезеп булырмы? Әби-баба нигезен ничек саклап калырга? Тумышы һәм рухы белән чын авыл кешесе булганнарны бу сораулар борчыса да, җәмгыятьнең җитәкче катлауларын алар артык сызландырмый сыман.

“Нигез ташлары”ның төп герое – олыгаеп баручы Гарифулла да моны аңлый. Аның нигезендә тормыш дәвам итәрме, уллары бу мәсьәләгә ничек карый? Элеккеге биш йөз йортлы авылда илле йорт кына калган. Авыл бетеп бара. Исән чакта хәл итәсе эшләр күп әле. Нигез ташлары ныклымы соң аның? Нигез ташлары – аның үз уллары, затлы нәселнең дәвамчылары. Гарифулла тагын бер мәртәбә, улларының кылларын тартып карау һәм тормышта ялгыш адымнар ясаудан кисәтү нияте белән, аныңча әйтсәк, ташлардагы “мүкләрне чистарту” өчен, телеграмма җибәртә, аларны туган нигезгә җыя. Атагыз үлем хәлендә, дип суктыра ул телеграммасын. Дүрт баласы да кайтып җитәләр, аталары исән, җитмәсә, зират күперен ремонтлап йөри. Комедия әнә шулай башланып китә.

Бу пьеса Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт Яшь тамашачы театрының әйдәп баручы артисты Нуриәхмәт Сафинның 65 яше тулуга багышланган бенефис-спектакль буларак куелды. Аны сәхнәләштерү җиңел булгандыр дип әйтә алмыйм. Диалоглар кыска-кыска гына репликалардан тора, әмма автор аларның һәрберсенә тирән мәгънә салган, чынбарлык тормышта очрый торган каршылыклы мәсьәләләрне күтәреп чыккан. Димәк, сүз белән генә түгел, ә һәр хәрәкәтең белән дә аларны тамашачыга җиткерә белергә кирәк. Бер детальгә тукталып китик. Телеграмманы алып, бераз алданрак кайткан туганнары соңрак кайтканын шаяртып алырга да өлгерәләр. Соңга калдың, энекәш, диләр алар. Тегесенең, нигә көтмәдегез, дигән соравына да шаяртып җавап бирәләр. Бу очракта тамашачы артистның һәр хәрәкәтендә, мимикасында, елаган булып кыланса да, елмаюлы йөзендә чагылган шаян мутлыкны күрми кала алмый. Тагын бер нәрсәне исәпкә алмыйча булмый. Һәр образ үзенчәлекле характерга ия. Аларны дөрес итеп ачканда гына, әсәрнең тукымасына салынган төп идеяне биреп булачак. Режиссёр Ренат Әюпов боларның һәммәсен истә тотып, әсәрнең тәрбияви кыйммәтен югары планкага күтәреп, менә дигән сәхнә әсәре тудыра алган. Гарифулла ролен башкару Нуриәхмәт Сафинның күңел түрендә йөргән хыялы булуын истә тотып, ул бу рольне аңа тапшыра. Ниһаять, без аның Гарифулласы белән танышабыз.

Гарифулла – катлаулы образ. Нәкъ менә Гарифулла кебекләр тормышның тоткасы булып торалар. Төпле һәм аек акыллы бу карт авылының бетә баруы, үз нигезенең дә шуңа дучар ителүе белән килешергә теләми. Дүрт улын юкка үстердемени ул? Дөрес яшиләрме алар? Борынгыдан килгән нәселнең гореф-гадәтләрен саклыйлармы? Кылган гамәлләре белән нәселгә тап төшермиләрме? Олыгаеп беткән улларын һаман тәрбияли карт. Үзен үлгән итеп күрсәтеп, телеграмма сугып кайтарта ул аларны. Болай эшләмәсә дә кайткан булырлар иде анысы. Кырыс тәрбия үзен сиздерми калмас иде. Нуриәхмәт Сафинның һәр хәрәкәтендә, кырыс сөйләмендә без әнә шундый Гарифулланы күрәбез. Буй-сыны белән дә ул имән кебек ныклы, тап-таза чын авыл карты. Шулай булырга тиештер дә. Әйткән сүзен үти торган, кылган гамәлләре өчен җавап тота белгән, тоткан җиреннән сындыра алган ил карты шундый булырга тиеш. Бу образны ачканда Нуриәхмәт иң элек шул якларга игътибар иткән. Берсе – министр (артист Илфат Камалиев), икенчесе прокурор (артист Фәнис Кәлимуллин) булып эшләгән улларының мәктәпне яптыручыларга каршы төшмәүләре яисә башка ярдәм сорап килгән авылдашларын борып җибәрүләре атаны чыгырыннан чыгара. Кырыс тавыш һәм утлы күз карашы астында уллары башларын түбән ияләр. Бигрәк тә улы Хәлилнең (артист Илнар Низамиев) язмышы борчый аны. Хәлил атом бомбасы сыный торган урында хезмәт иткән. Аның сәламәтлеге нык какшаган. Өйләнеп, балалар үстерү мөмкинлегеннән дә мәхрүм ителгән ул. Бик күпләр мондый чакта кайгысын эчү белән баса, ул да шул юлны сайлый: алкоголикка әйләнә. Анасы белән атасы моны авыр кичерәләр. Гарифулла карт гаепне аның үзеннән күрә. Көчле затлар мондый юлга басмыйлар, бу хәлгә төшсәләр дә, баткаклыктан чыгу юлын табалар. Улы да көчле булырга тиеш иде. Хәлилне орышкан чакта, тамашачы Нуриәхмәт-Гарифулланың үз-үзен тотышын, аның эчке халәтен ачыктан-ачык күреп утыра. Аның ачынулы тавышы да, улын шушы хәлгә төшергән җәмгыятьне каһәрләве дә, чарасызлыктан җан ачысы белән өзгәләнүе дә тетрәндерә. Артистның тавыш тембры әнә шулай гел үзгәреп тора. Уллары белән кырыс, хәтта бераз усалрак сөйләшсә дә, оныгы Флорид белән сөйләшкәндә, аның тавышы йомшак та, ягымлы да. Шул рәвешле тамашачы Гарифулланың оныгына булган тирән ышанычын да, бабайларча олы мәхәббәтен дә тоя.

Гарифулланың тагын бер сыйфатын – хатыны Гөлҗиһанны хөрмәт итүен дә күрмичә калып булмый. Әтисенә баш бирмичә, аны өйрәтеп маташкан улы Хәлимне (артист Зөлфәт Гәрәев): “Өйрәтмә. Мин синең анаң белән йоклаган кеше,” – дип, кырт кисеп туктата. Бу җөмләсе белән ул ананың өстенлегенә басым ясый. Янәсе, Гарифулла ни җитте кеше түгел, ул аның анасы тикле кеше белән эш йөрткән. Режиссёр да үз чиратында Гарифулла образын аерым төсмерләр белән тулыландырган, баеткан. Каты куллы кырыс Гарифулла хатыны Гөлҗиһан белән аралашканда, яшь чакларын искә төшереп, иркәләү-назлауның да аңарга чит-ят нәрсә булмавын сиздереп куйгалый. Кырыс булса да, улларын чын аталарча ярата карт, тик үзләренә күрсәтмәскә тырыша. Гарифулла-Нуриәхмәтнең күзләрендә чагыла ул ярату. Бу да тамашачы игътибарыннан читтә калмый. Гарифулла картны артист бөтен күңеле белән хөрмәт итә. Нечкә тоемлавы, табигать биргән таланты аша ул аның изге күңелен, үзенчәлекле характерын ачып бирә алды.

“Нигез ташлары”нда автор өчесе өч төрле характерга ия булган хатын-кыз образларына да урын биргән. Артистка Энҗе Камалиевага Гөлҗиһан-ана образын ике аспектта ачарга туры килә. Бер яктан, ул Гарифулланың кырыс характерына яраклашып, аны хөрмәт итеп яшәгән шаян һәм шат күңелле хатын. Шулай да ул иренә сукырларча буйсынып яшәми. Аның үз фикере һәм ире алдында абруе да бар. Икенче Гөлҗиһан – балаларының анасы. Алар ана өчен һаман да бала булып кала бирәләр. Хәлил улының шундый хәлгә төшүен, интегүен аңлый ана. Энҗе-Гөлҗиһанның аналарча кайгыртуы, наз һәм сагыш тулы хәрәкәтләре тамашачыда да өмет уята. Үзгәрмәсме икән бу бала? Ә бит үзгәртәсе килә аны. Ана да моңа ышана, тамашачы да дулкынлана, тик Хәлил үзгәрергә җыенмый төсле. Гарифулла аны чын-чынлап сүгәргә тотынгач, ана баласын яклап чыга. Артистка Энҗенең бу чактагы хәрәкәтләрен, эмоциональ кичерешләрен баласы өчен утка-суга ташланырга әзер булган ана арыслан хәрәкәтләре белән тиңләргә була иде. Тамашачыда әнә шундый тойгылар уята алды ул. “Тимә аңа, тимә,” – дип кычкыра ана, баласын яклап. Гап-гади реплика югыйсә, ә никадәр хис-тойгы аша җиткерелде ул сүзләр. Ышандырды артистка. Залдагы ир-атларның да күз яшьләрен сөртеп-сөртеп алуы моның ачык дәлиле булды.

Кечкенә Флоридның әнисе Фәрдия дә (артистка Лилия Низамиева) ярата үз улын, тик аның яратуы икенче төрлерәк. Үз-үзен ярату көчлерәк бу анада. Ирен дә прокурор булганы өчен генә яратмыймы икән бу, дип уйлап куясың кайчак. Лилия һәрвакыттагыча бөтен күңелен биреп уйнады. Ул тудырган образ бик үк уңай булмаган хисләр тудырырга сәләтле. Артык чәүчәләк, башкалар күз алдында иреннән узып сөйләүче, аның эшенә тыкшынучы бу хатын образын артистка бик оста сурәтли алды. Бу образның тискәре яклары Гарифулла карт белән сөйләшкәндә ачыктан-ачык күренә. Үзенең холык-фигыленә хас кимчелекләрне аңлап та бетерми төсле ул. Үзен яратмаган киленнәре итеп саный Лилия-Фәрдия. Олырак яшьтәге тамашачы аның хаталануын аңлап, Фәрдияне кызганып та куя кайчак, ә яшь кызлар исә мондый характерлы булырга ярамавына, һичшиксез, төшенеп киттеләр, дип уйларга кала. Шуңа инандыра алган икән, димәк, Лилия бу образның характер үзенчәлекләрен аңлап, күңел кичерешләрен тоеп уйнаган булып чыга. Һәрхәлдә артистканың шәп уены тамашачыны битараф калдырмады.

Тормыштан алынган бу образны автор икенче бер образга – Гүзәлиягә (артистка Халидә Сөнгатуллина) капма-каршы итеп биргән. Автор әсәрендә бу образ үз-үзен дә, башкаларны да хөрмәт итүче шәхес итеп сурәтләнгән. Ни эшләгәнен аңлап, һәр гамәлен уйлап башкара һәм бер генә артык сүз дә сөйләми торган бу хатын образына авторның да симпатиясе сизелеп тора. Гарифулла карт белән Гөлҗиһан авызыннан Гүзәлиягә – кызым, ә Фәрдиягә килен дип әйттерә ул. Мондый аерма үзе дә күп нәрсә турында сөйли. Тамашачы күңелендә Гүзәлия шат күңелле һәм шаян холыклы, артык хәрәкәтчән образ буларак ачыла. Бу сыйфатлар, әлбәттә, образны тулыландыруга өлешчә ярдәм итәләр. Шулай да артистканың һәр адымы нәзакәтле, хәрәкәтләре ыспай һәм иплерәк булса, тагын да отышлырак булыр иде. Гаиләнең олы буыны аңа төпле фикерле кеше итеп карый, ышана. Кызым, дип дәшүләре дә шуңа ишарә. Аерым детальләрне исәпкә алмаганда, артистка үз уенын күңелгә ятышлы итеп башкарды.

“Нигез ташлары”н караган һәр тамашачыны, хәтта абруйлы артистларыбызны да сокландырган кечкенә артист турында сөйләп үтмәсәк, мәкаләбез тулы булмас иде. Ул – Искәндәр Низамиев. Сәхнәдә Гарифулла картның оныгы Флорид ролен башкарган бу бала – Лилия һәм Илнар Низамиевләрнең улы. Әйе, алма агачыннан ерак төшмәгән икән. Хәзердән үк сәхнәне, партнёрларының һәр адымын тоеп, үзеннән ни көтүләрен аңлап уйный. Тамашачы да аның уңышына сөенеп утыра. Авторның бу образны әсәренә кертүе дә очраклы хәл түгел, күрәсең. Кайчакта олы кеше кычкырып әйтә алмаганны бала авызыннан ишетәсең. Бабасы әйтергә теләгән иң яшерен уйларны тормыш чынбарлыгы белән бәйләп торучы ул Флорид. Аның белән аралашканда, Гарифулла күңеленең иң тирән кичерешләре, теләкләре ачыла. Кем белә, бәлки, Флорид шушы нигездә үз тормышын дәвам итәр. Һәрхәлдә оныкларыбызга әби-баба тәрбиясе кирәк. Тамашачы да моны аңлады. Гарифулла образы Флоридтан башка бөтен тулылыгы белән ачыла да алмас иде. Бу спектакльнең бизәге булды Искәндәр. Ренат Әюповка баланы сәхнәгә кертеп җибәрү, уйнарга өйрәтү, аның уенын даими контрольдә тоту, әлбәттә, җиңел булмагандыр. Әмма Искәндәр сынатмады, ә спектакльнең финал өлешендә аның саксофонда уйнавы Флорид образын тагын бер баскычка югарырак күтәрде. Тамашачы да аны аягүрә басып алкышлады. Бу чын уен иде.

Туфан Миңнуллинның бу әсәрендәге төп проблемасы тирәсендә тормышның бик әһәмиятле башка мәсьәләләре дә урын алган. Туганнар арасындагы бәйләнеш, шул ук вакытта аларның үз ата-аналарына мөнәсәбәтләре шундыйлардан санала. Дүрт ир туган. Ата-ананың дүрт терәге. Нигез ташларым, дип атый аларны аталары һәм ул хаклы да. Сәхнә бизәлешендә дә чагылыш тапкан болар. Түрдә урнаштырылган дүрт агач – моның символик билгесе. Аларның берсе аерымрак тора. Моның да сере бар. Өч туган тормышларын уңышлы гына корганнар: белем алганнар, министр, прокурор, врач булып эшлиләр. Үзләре канәгать, тик аталары гына кайбер нәрсәләр белән килешергә теләми. Иң кирәкле мәсьәләләрне дә мөстәкыйль хәл итә алмаган министр улы да, коттедж салып ятучы прокурор һәм утыз яшенә җитеп тә өйләнмәгән, нәсел калдырырга җыенмаган врач улы да җәмгыятьнең гап-гади винтиклары гына икән ич ләбаса. Югары идарә органнарына бернинди дә йогынты ясый алмыйлар (үзләре дә Мәскәүгә бәйле), фикерләрен ачыктан-ачык җиткерергә куркалар, хәтта авыл мәктәбен саклап калырлык та хокуклары юк аларның. Ата кеше шуңа өзгәләнә. Илдә иң кирәкле нәрсәләр җимерелә, ә яңаны төзүче юк. Бары тик бер нәрсә генә тынычландыра картны: улларында үз каны ага, дәүләтнекенә кул сузмыйлар, үз көчләре белән яшиләр. Дүртенче улы Хәлилнең бәхетсезлеге, югалган сәламәтлегенең соңгы тамчысын да аракыга алмаштыруы белән дә килешә алмый ата. Тик бу очракта ул бернишли алмый. Бар нәрсәне үз агымына куеп, нәтиҗәсе килеп чыкканчы көтәргә генә кала. Атаның бу улы – аерым үскән алмагач. Ул алмагачны ышыклап торырлык башка үсентеләр утыртып булмый, Хәлил яшьли сөйгән мәхәббәтен дә җуйган. Автор да аңа теләктәшлек күрсәтми сыман. Ул Хәлилне, белә торып, аңлы рәвештә төпкә бата баруда гаепли. Бу образны артист Илнар Низамиев бик уңышлы ачты. Ул җәмгыятьнең алкоголизм дип аталган чирен тамашачы чирканырлык итеп сурәтли алды. Бу бер татар гаиләсе өчен генә түгел, ә милләт өчен дә зур фаҗига булуына ышандырды. Тамашачы да моны авыр кичерә. Башка чара юкмыни соң? Бар икән ич. Һәр ситуациядән чыгу юлы бар, дигән принциптан чыгыптырмы, әллә гел кешелеклелек идеясенең тәрбияви өстенлеген күрсәтергә омтылгангамы, режиссёр Р.Әюпов бу юлы да үзенчә эшли. Ул спектакльнең финалына икенче юнәлеш бирә. Ата белән улы Хәлил нигез ташына утырып аңлашалар. Ата үз күңелендә йөрткән уйлары белән уртаклаша. Улының мондый хәлгә төшүенә үз гаебе булуын да таный. Моңарчы орышудан башка нәрсәне ишетмәгән улы да ата назын тоя, тормышта никадәр күп нәрсә югалтуына төшенә. Аның авылда төпләнәчәгенә, яңа тормыш башлап, бу нигезне саклап калачагына чын күңелдән ышанды тамашачы... һәм елый-елый сөенде. Тамашачы шуны тели иде. Спектакль тәрбияви бурычын үтәде. Игелекле тамашачы изге хисләр дулкынында артистларны алкышларга күмде.

 

2012 елның 23 нче мартында Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт Яшь тамашачы театрында узган “Нигез ташлары” спектакле премьерасыннан берничә фотосурәт тәкъдим итәбез. Фото http://karievteatr.ru сайтыннан алынды.

VK фикерләре