Хуш, Шамил абый

Шамил Закиров
Тарханова Гүзәлия 28 февраль, 2012 - 21:01

Татар дөньясы, татар театры бу көннәрдә зур кайгы кичерә. 26 нчы февральдә Галиәсгар Камал театрының директоры Шамил Зиннур улы Закиров вафат булды. Бу югалту Татарстан өчен генә түгел, Русиянең төрле төбәкләрендә яшәүче татарлар өчен дә көтелмәгән хәл буларак кабул ителде. Соңгы айларда Шамил Зиннуровичны йөрәге борчыса да, хастаханәгә кереп яту турында уйламаган ул. Гастрольләр оештырып йөрү, хуҗалык мәшәкатьләрен хәл итү һ.б. эшләр аңа үзе турында уйларга мөмкинлек бирмәгән.

Театрны иң авыр чорларда да саклап кала алган директорның башкаларга кылган яхшылыкларын санап бетерә торган түгел. Аның гадел җитәкче булуы турында һәр артист сөйли. Ул беркайчан да үзе турында уйламады. Шамил Зиннурович һәрчак артистларының яхшы шартларда яшәве турында кайгыртып яшәде. Аларны фатирлы итү, вак-төяк тормыш мәшәкатьләрен хәл итәргә ярдәм итүне ул иң әһәмиятле бурычлардан санады. Кешегә һәрвакыт ярдәм кулы сузарга, авыр хәлләрдән чыгу юлын табарга булышты ул. Берәр артисты авырып китсә, аны хастаханәгә урнаштыру, гаиләләренә булышу да аның өчен чираттагы вазифалардан санала иде.

1983 ел. Без Чаллыга күчеп килдек. Ярты елдан ике бүлмәле фатир алдык, дөресрәге, Шамил Зиннурович ярдәм итте. 2004 ел. Улым Илназ Казанга эшкә урнашырга теләде. Шәһәр пропискасы кирәк. Шамил Зиннурович ярдәме белән бу эшне дә уңышлы хәл иттек. Болар әле безнең гаиләгә ярдәм итү очраклары гына. Безнең кебек күпме кешегә ярдәм итте ул. Авырсынмыйча, бернәрсә дә таләп итмичә, тыйнак кына эшли иде ул яхшылыкларын. Гомер буе кешеләргә игелек кылып яшәгән бу изге кеше аяктан егылгач, ашыгыч ярдәм чакырталар. Килә “ашыгыч” ярдәм, тик бер сәгатьтән соң. Аларның “ярдәмен” көтеп җиткерә алмый авыру йөрәк. Кайчандыр Хәйдәр Бигичевны да коткарып кала алмаган “шәфкать ияләре” бу юлы да артык тырышлык күрсәтмәгәннәр булып чыкты.

28 нче февральдә Шамил Зиннуровичны соңгы юлга озатырга бөтен татар дөньясы килгән иде. Сарытау, Самара, Оренбург, Башкортстан һ.б. төбәкләрдән килгән татарлар, артистлар, язучылар, укытучылар, гади халык алтын йөрәкле шәхес белән хушлашты. Бар да елыйлар, соңгы ихтирам сүзләрен әйтәләр. Аның җәсәден инде күптән бакыйлыкка күчкән бөек татар шәхесләре  белән беррәттән иске татар зиратына җирләделәр. Хуш, Шамил абый. Җаның җәннәттә булсын. Татар халкының яраткан улы рухына кылган догаларыбыз кабул булсын.

Мөхтәрәм Шамил Закиров белән хушлашу сүзе

Син иясе идең театрның,
Дусты идең һәммә кешенең.
“Язмыш” атлы спектакль тәмам.
Бүлмәң ятим. Ачык ишегең.

Ишегең күк, ачык иде һәрчак
Өрфиядәй җаның, күңелең.
Шатлык җыеп җирдә яшәдең дә
Кайгы булып ташып түгелдең.

Син абый да, син сабый да идең...
Яшәмәдең – яндың, дөрләдең.
“Милләт” диеп мәйданнарга чыктың,
Учларыңа кысып йөрәгең.

Бәхетең дә, ләхетең дә монда,
Монда синең соңгы ятагың...
Соңгы кирмәнеңдәй сакладың син
Театрны – татар атавын.

Урын эзләп, иртә киткәннәргә,
Урап йөрдең татар зиратын.
“Анда безне Тукай көтә”, – дидең, –
Минем дә бер җитәр чиратым”.

Яши Тукай татар зиратында,
Күршедәге йорты сатылган.
Сатылмаган ләкин җаны, рухы...
Син дә шундый. Тукай затыннан.

Бүлмәң буп-буш. Ачык ишекләре...
Еламыйча түзим ничекләр?!
Мәңгелеккә – җәннәт йортына да
Ачык булсын сиңа ишекләр.
Ачык булсын, Раббым, ишекләр!

Разил Вәлиев. 26.02.2012

VK фикерләре