Һәр сүзнең үз кыйммәте бар

Әби белән бабай
Тарханова Гүзәлия 12 февраль, 2012 - 16:09

Туган телебездәге кайбер сүзләр үзләренең чын мәгънәләрен югалта башладылар. Татарда борынгыдан ук әти-әниеңнең ата-анасына әби-бабай дип әйтү гадәте яшәп килә. Әби, әбием, әбекәй, бабакай, бабаем, бабай. Гаҗәеп тә назлы һәм җылы бу сүзләр безнең әби-бабаларыбызның күңеленә хуш килеп, йөрәкләренә сары май булып яткандыр, мөгаен. Аларның “әү, бәбкәм” дигән иркә җаваплары шул турыда сөйли. Без кечкенә чакта үз әбиебезгә гел “әбекәй” дип дәшә идек. Хәзер бу матур сүзләрне “дәү әни”, “дәү әти” сүзләре алыштыра башлады.

Бу сүзләрнең төп мәгънәсе бөтенләй башка төрле бит югыйсә. Элегрәк киленнәр “дәү әти” яки “зур әти” дип үз кайнаталарының абыйсын атый торган булганнар. Минем әнием әтинең зур абыйсын “зур әтәй” дип йөртә иде.

“Дәү әни” сүзе дә үзгәреш кичерә бара. Элегрәк “зур әни”, “олы әни” дигән төшенчәләр булган һәм аларның мәгънәсе дә башка төрле. Борынгырак заманнарда гына түгел, әле революциядән соң да татарларда ике хатынга өйләнү гадәте булуын беләбез. Икенче, ягъни яшьрәк хатыннан туган балалар өлкән хатынны “зур әни” (безнең якларда “зур инәй”) дип йөрткәннәр. Бу гадәти хәл саналган. Мостай Кәримнең “Озын-озак балачак” әсәрендә дә бар мондый мәгълүмат. Андагы төп герой – “кендек” кушаматлы малай үз әнисен “кече инәй”, ә атасының өлкән хатынын “олы инәй” дип йөри. Бүген оныкларыбыз куллана торган “дәү әни” сүзенең төп мәгънәсе шундый. Шулай да ни өчен оныкларыбыздан үзебезгә “дәү әни”, “дәү әти” дип әйттерәбез соң? Моның үзенә күрә сәбәбе бар. Хәзерге 40-50 яшьлек әбиләр төскә-биткә яшь күренәләр. Аларны ап-ак чәчле һәм картайган әбиләр белән чагыштырып булмый. Балаларның да күбесе әбиләрне әнә шулай карт итеп күз алдына китерәләр. Шулай итеп, карт әби булып күренмәс өчен, күпләребез үзебезгә “дәү әни” дип әйтүләрен телибез, шулай дип өйрәтәбез. Әлбәттә, болай дип әйтү “бабуля”га караганда яхшырак, тик шулай да без әби ролендә йөрүдән курыкмаска тиеш. Миңа оныгым “әбием” дип дәшә, шулай тиеш тә. Ул борынгыдан килгән газиз сүз. Әни берәү генә була, аның кечкенәсе-зурысы (дәү дип аталганы) юк.

Сүз дә юк, бүген “дәү әни”, “дәү әти” сүзләренә күнеккән һәм бу сүзләрнең мәгънәсен, үзләренчә аңлап, аңнарыңа сеңдергән балаларга “әби-бабай” дип әйттерергә тырышу мәгънәсезлек булыр иде. Моның кирәге дә юк. Иң әһәмиятлесе шул: бала күңелендә әби-бабайга хөрмәт тәрбияләнсен дә нәсел җепләре ныклы булсын. Бу мәкаләне тәкъдим итүнең максаты башка: әле гаилә тормышын башларга гына җыенган яшь буын татар сүзләренең чын асылына төшенеп эш итсен иде. Бу барлык сүзләргә дә кагыла.

Татар кызларына да әйтәсе сүзем бар. Без, киленнәр, борынгы гадәт буенча кайнаналарыбызга “әни”, “әнкәй” дип әйтәбез икән, бу гадәти хәл, моны хатын-кыз җиңел кабул итә, тик ирләрегездән үз әтиегезгә “әти” дип мөрәҗәгать итүне таләп итмәгез. Бу ирегезне кимсетү булыр. Ул – ир кеше, авыз тутырып, “бабай” дип дәшсен. Ике кодагый очрашканда килен-кыз аларның икесенә дә “әни” дисә дә, хатын-кыз моны уңай күренеш дип саный. Әгәр ике кода улы-кияве тарафыннан икесенә дә бер үк төсле “әти” дип эндәшкәнне күрсә, бу улының атасына авыр тоелачак, чөнки ир кеше – нәсел дәвамчысы һәм үз улы өчен ул бердәнбер әти. Бер уңайдан үз әтием белән ирем арасында булган сөйләшү турында да әйтеп китәсем килә. Татарда, гадәттә, кияү үз хатынының ата-анасына әби-бабай дип әйтә. Без минем әти-әни янына кунакка кайткач, ирем дә миңа иярептерме (тик мин аңа “әти” дип әйтергә кушмадым), минем әтигә “бабай” диясе урында “әти” диде. Мөгаен, әтигә якын кеше булып күренәсе килгәндер. Берничә көн шулай дип йөрде ул. Күрәм: үзенә дә кыен болай дип әйтү. Көннәрдән бер көнне минем әти киявен чакырып алды да: “Кияү, син миңа “бабай” дип әйт, шуннан да яхшысы булмас, миңа да рәхәтрәк булыр,” – диде. Шул көннән соң ирем дә кыенсыну сизми башлады, авыз тутырып, яратып, “бабай” дип йөри башлады. Әтием ул чакта яшь булса да (мин аның беренче баласы), бик акыллы булуын тагын бер кат күрсәтте. Гомумән, ике кияве белән дә үлгәнче дус яшәде. Кияүләр исә бүген дә бабаларын бик хөрмәтләп искә алалар.

Шулай итеп, һәр сүз үз урынында кулланылса гына кадерле була һәм аның үз кыйммәте гасырлар үтсә дә югалмый.

VK фикерләре