Безне сөендергән хәбәр

Тарханова Гүзәлия 31 октябрь, 2011 - 21:18

Тукайга һәйкәл2011 елның сентябрь аенда Башкортстан татарларының яраткан гәзите “Кызыл таң” белән берлектә бер төркем җәмәгать эшлеклесе, язучылар, галимнәр барлык төрки халыкларның сөекле шагыйре Габдулла Тукайга һәйкәл ачу инициативасын күтәреп чыкканнар иде. Бу идеяне бик күпләр хупладылар, чөнки гади халыкның рухи дөньясын, барлык уй-хыялларын үз иҗатында чагылдырган Тукайны һәркем ярата, иң олы хөрмәткә лаек дип саный. Бу хәбәрне ишеткәч, Тукайны үз иткән, аның бөеклеген таныган һәр кеше сөенде. “Кызыл таң” башлаган бу эшнең тиздән нәтиҗәсе дә күренде. Башкортстан татарларын һәм киң җәмәгатьчелекне куандырып, Уфа шәһәре администрациясе 26 нчы октябрьдә бөек Тукайга һәйкәл куелачагы турында карар кабул итте һәм карарда булачак һәйкәлнең урынын да игълан итте. Ул “Нур” театры каршында урын алачак.

Мондый изге гамәлне башлап җибәрүчеләрнең, бигрәк тә “Кызыл таң” хезмәткәрләренең чын күңелдән башкарган бу эшенә сокланабыз, аларны хуплыйбыз. Гәзитчеләрнең сүзенә колак салганнар икән, димәк, алар башкаларны да ышандыра һәм үз артларыннан ияртә алырлык дәрәҗәдә көчле һәм хөрмәткә лаек булуларын тагын бер кат расладылар. Мин үзем Казанда яшим, әмма бу гәзитнең эшчәнлеге белән танышмын. Алар һәрчак, кемнеңдер мәнфәгатьләрен күздә тотмыйча, хаклык һәм чын дөреслек өчен объектив эш йөртәләр. “Кызыл таң” Башкортстанда яшәүче татарларның чын дусты да, ышанычлы таянычы да. Афәрин, каләмдәшләр! Булдырдыгыз! Гел шулай намуслы булып калыгыз.

VK фикерләре

Фикерләр

РауповРинат исемле кулланучы сурәте

Гүзәлия Инсафовна,исәнмесез.Сезнен, сайтыгызга куптэн кергэнем юк иде.Бу статьягызны укыгач,уземнен, соенечем белэн дэ уртаклашасым килде.Куптэн тугел Чаллыда да Тукайга һәйкәл куйдылар.Ершова тукталышы кырында матур гына урам тозелде,ин, уртасында Габдулла Тукай басып тора,артында "Шурэленен," геройлары.Гел аннан уткэндэ кун,елем сайрап китэ.

http://www.chelny-izvest.ru/gazeta/articles/4812.html .Менэ шушы сайтта аны,н турында кубрэк язылган, лэкин русча гына.

Гузэлия апа,сез мине 8 сыйныфка кадэр генэ укытсагыз да,биргэн белемнэрегез хэзер дэ олимпиадаларда булыша,тогэлрэк эйтсэк, шулар белэн генэ олимпиада дин,гезенэ чумам.Сайтнын, кунаклары белсеннэр эле,сез биргэн белемнэрнен, качествосын.Тагын,хормэтле сайт кунаклары,эйтэсем килэ эле,Гузэлия Инсафовна кебек укытучыларны кургэннэрем юк эле,Ул минем йорэгемдэ татар теленэ мэхэббэт ачты,шунын, очен Кадерле Укытучыма зур рэхмэт. Хэзер дэ хэтеремдэ, Жэлилчелэрнен, плакатын элеп,аларнын, батырлыклары турында сойлэгэннэре,Моабит дэфтэрлэрнен, копиялэрен курсэткэннэре,Тукай турында сойлэгэннэре. Очлегэ укыган Марсель да,авызын ачып, тын,лап тора иде сезне,хэтерегездэдер,Гузэлия апа.Минемчэ,Сез татар теле укытучыларына гына тугел,ботен фэн укытучыларына да,ботен эти-энилэргэ дэ урнэк булып торасыз.

Тарханова Гүзәлия исемле кулланучы сурәте

Ринат акыллым!

Язмаңны укып чыктым, рәхмәтемнең иң зурысын кабул итеп ал, яме. Синең шундый игътибарлы, кешелекле булуың мине элек тә бик сөендерә иде. Ни кызганыч: иң зыялы укучымның, ягъни синең әти-әниеңне якыннан белмим. Минем аларга шундый төпле акыллы, кешеләрне хөрмәт итә белә торган чын Кеше тәрбияләүләре өчен зур рәхмәт әйтәсем килә. Син әти-әниеңә минем олы ихтирамымны, рәхмәтемне, аларга исәнлек-саулык теләвемне җиткер, яме. Спортта уңышларың әйбәттер, дип уйлыйм, бүтәнчә була да алмый. Сайтыма кереп, язмаларымны укырга да вакыт тапкансың менә. Мөмкинлегең булса, Катнаш никах тамырсыз гаилә мәкаләсе белән дә таныш әле. Киләчәктә гаилә төзү мәсьәләләренә барыбер игътибар итәргә кирәк булачак, бу мәкаләмнең уйлану өчен җирлек булуы мөмкин.

Сиңа, онытмавың өчен, тагын бер кат зур рәхмәтемне белдерәм. Исән-сау бул, Ринат.

РауповРинат исемле кулланучы сурәте

Хэерле кон,Гузэлия апа.Минем сезнен, белэн курешэсем килэ иде,Казанда булганда.

минем почтам rr20-94@mail.ru.

шунда язсагыз эйбэтрэк булыр иде,сезнен, почтагыз,кызганычка каршы,сакланып калмаган.