Яңа бүлекләр

Тарханова Гүзәлия 15 апрель, 2011 - 23:14

Яңа бүлекләрКадерле кулланучыларыбыз!

Менә тагын бер шатлыклы хәбәр белән бүлешер көн килеп җитте. Сайтта ике яңа бүлек барлыкка килде. Берсе – “Иҗади видео” бүлеге. Анда белем бирүдә файдалы булган иҗади эшләрем – видеопроектларым урнаштырылачак. Икенчесе – “Шәхси видео”. Биредә тормышымда булган күңелле мизгелләр, якын кешеләрем (аеруча, оныгым) белән бәйле видеофайллар урын алачак. Әлеге бүлекләрне сайтның аскы өлешендә таба аласыз.

“Иҗади видео” битендә беренче эшем - “Тукайлы балачак” фильмы урнаштырылды инде. Бу проект Габдулла Тукайның тормыш юлына, иҗатына багышланган бәйгегә тәкъдим ителде. Әлеге фильм сезгә дә уку-укыту эшләрендә ярдәм булыр дигән өметтә калам.

Икенче бүлеккә килгәндә, анда урнашкан видеоларны ял иткән арада карарга була. Хәзерге вакытта,  “Шәхси видео” битенә кереп, оныгым Булат һәм Милко исемле тутый кошым белән таныша аласыз.

VK фикерләре

Фикерләр

Гөлназ исемле кулланучы сурәте

Афәрин, Гүзәлия апа! Әлеге бүлек сайтыгызны тагын да тулырак, кызыклырак итә.