"Белем җәүһәрләре" бәйгесендә җиңү

Тарханова Гүзәлия 18 октябрь, 2010 - 00:03

Хөрмәтле сайт кулланучылары!

Бер шатлыклы хәбәр җиткерәбез: сайтыбыз "Белем җәүһәрләре – 2010" Халыкара интернет-проектлар бәйгесендә "Укытучы – җәүһәр" номинациясендә I урын яулады, дипломнар (Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы белән җаваплылыгы чикләнгән "Белем.ру" җәмгыятенең уртак I дәрәҗә диплом, Татар конгрессының Рәхмәт хаты) һәм кыйммәтле призлар белән бүләкләнде. 

Бәйгедә барлык җиңүчеләрне дә котлыйбыз! Алга таба да файдалы татар проектлары дөнья күрсен, аларның авторлары иҗади яктан үссен һәм ныгысын, Татар Интернетыбыз баесын дигән теләктә калабыз.

Түбәндә җиңүчеләр исемлеген җиткерәбез.

"Укытучы җәүһәр" номинациясе

Лауреатлар:

"Укучы җәүһәр" номинациясе

Лауреат:

"Тематик ресурс – иҗади җәүһәр" номинациясе

Лауреат:

"Башлангыч белем учреждениесе – җәүһәрләр чыганагы" номинациясе

Лауреат:

"Урта белем учреждениесе – җәүһәрләр чыганагы" номинациясе

Лауреат:

"Югары уку йорты – җәүһәрләр чыганагы" номинациясе

"Белемле гаилә – нур чәчеп торган җәүһәр" номинациясе

VK фикерләре

Фикерләр

Фәридә исемле кулланучы сурәте

Гүзәлия! Сезне "Укытучы - җәүһәр" номенациясендә 1нче урын алуыгыз белән тәбрик итәм! Яңадан-яңа үрләр яулавыгызны телим!

Тарханова Гүзәлия исемле кулланучы сурәте

Изге теләкләрегез өчен рәхмәт, Фәридә!

Кунак исемле кулланучы сурәте

Сезне жинуегез белэн котлыйбыз!!!

Бэйрэмнэн фоторепортажлар кайдан карарга булыр икэн???

Тарханова Гүзәлия исемле кулланучы сурәте

Рәхмәт!

Фотосурәтләр миндә юк шул. Интертат сайтында гына мәкалә һәм ике фото тора. Мәгълүмат килсә, соңыннан җавап бирермен.

Кунак исемле кулланучы сурәте

Гүзәлия апа, Сезне "Белем җәүһәрләре" конкурсында җиңүегез белән ихластан котлыйм. Алга таба да эшегездә, тормышыгызда гел уңышлар гына юлдаш булуын телим. Сәламәт булыгыз!

 

Фоторепортажны биредән карый аласыз: 

http://picasaweb.google.com/111028234892298794316/201002?feat=directlink

Тарханова Гүзәлия исемле кулланучы сурәте

Котлавыгыз һәм фоторепортаж өчен рәхмәт. Сезгә дә уңышлар теләп калам.