Кушма җөмләгә синтаксик анализ ясау

Кушма җөмләгә синтаксик анализ ясау
Тарханова Гүзәлия 30 июль, 2010 - 21:38

Кушма җөмләгә анализ ясаганда, аның бөтен үзенчәлекләре дә күрсәтелә:
а) тезмә яки иярченле, катнаш, күп иярченле, күп тезмәле;
б) тезмә кушма җөмлә булса, бәйләүче чаралар һәм мәгънә мөнәсәбәте күрсәтелә;
в) иярченле кушма җөмлә икән, бәйләү чарасы, төзелеше күрсәтелә;
г) күп иярченле җөмлә булса, мәгънәсе һәм формасы, бәйләнеш төре (тиңдәш иярүле, тиңдәш түгел иярүле, бер-бер артлы иярүле, берничә төр иярүле) күрсәтелә;
д) катнаш яки күп тезмәле булса, мәгънә һәм форма бәйләнешләре сорала.

Анализ ясаганнан соң, җөмләнең схемасы күрсәтелә һәм тулы атамасы язып куела.

Мәсәлән,

(1)Тиз генә берәр нәрсә төзергә кирәк булып та, (2)осталар таба алмыйча зар елап йөргән чакларында, ул, аптырап, тагы шушы (3)тирәсе (4)чыпчык очып кермәслек (3)биек койма белән кеше күзеннән ышыкланган (2)калай түбәле йортның ишеген кагарга мәҗбүр була.

Схема1

Бу – берничә төр иярүле күп иярченле катлаулы кушма җөмлә.

 

(1)Былтыр җуйган балдагымны быел таптым идәннән; (2)ел узганны (3)шуннан белдем: (4)Шакир тагын өйләнгән.

Схема 3

Бу – катлаулы катнаш кушма җөмлә.

 

(1)Ул (2)кояш чыккан якка (1)китте.

Схема2

Бу – синтетик иярчен урын җөмләле кушма җөмлә.

 

Ә хәзер берничә җөмләгә мөстәкыйль рәвештә синтаксик анализ ясап карагыз.

1. Еллар үтеп, бара торгач картайсам да,
   Бөкрем чыгып бетсә дә, хәлдән тайсам да,
   Күңелем минем япь-яшь калыр,
                                                һич картаймас,
   Җаным көчле булып калыр,
                                           хәлдән таймас. (Г. Тукай)

2. Син яраткан, мин яраткан дустыбыз бүген кунакка килде.

3. Ләкин шунысы билгеле: Хәлим аты күргән тәрбияне бу атларның берсе дә күрмәде. (И. Гази)

4. Автобус тукталышына сары чәчләре таралып төшкән унике-унөч яшьләрендәге бер үсмер кыз килеп чыкты. (Г. Ахунов)

5. Шаян дусы хәзер кулбашлары салынган, йөзе кара-сары булып кипкән, күзләре нурсыз, үзе дә дәртсез бер казакъ хатынына әверелгән иде (Г. Ибраһимов)

VK фикерләре

Фикерләр

Гөлназ исемле кулланучы сурәте

Бу бүлекне бик вакытлы ачып җибәргәнсез, Гүзәлия апа. Коллегаларыбыз эшегене бәяләми калмас дип өметләник. Тәкъдимнәрем дә бар:

1) мәкаләнең исемен үзгәртергә кирәктер монда, чөнки биредә гади җөмлә анализы чагылмаган;

2) соңгы мисалыгыздагы "Бу – синтетик иярчен урын җөмлә"  дигәнегез белән килешеп бетәсе килми. Бу ирчен җөмләнең генә характеристикасы. Җөмлә үзе ирченле кушма җөмлә дип аталырга тиештер;

3) сайтыгыздагы материаллардан онлайн куллану мөмкинлеге турында уйлап караганыгыз юкмы? Дәрес вакытында да кереп эшләү мөмкин булыр иде бәлки. Замана алга бара бит. Һәр класс бүлмәсендә интернет челтәренә тоташкан итнтерактив такталар күрергә өметләнәм әле мин.

Тарханова Гүзәлия исемле кулланучы сурәте

Бөтен фикерегез дә дөрес. Сез әйткән тәкъдимнәрдәге фикерләр башта чагылыш тапкан иде инде ул. Ныклап эшкә тотынасы гына бар.

Балалар белән интерактив электрон дәреслек белән эшләргә исәп бар.