Шагыйрь Л. Озеров шулай дигән: "Талантларга булышырга кирәк, сәләтсезләр үзләренә үзләре юл ярырлар" ("Талантам надо помогать, бездарности пробьются сами").
Аның фикере белән килешәсе генә кала. Укучыларның табигый сәләтләрен ачуның юллары күптөрле. Шуларның берсе - укучыларның фәнни-тикшеренү эшен оештыру. Бу турыда мин, үз тәҗрибәм белән уртаклашу максатыннан, сайтның "Асыл сүз" бүлегендә "Фәнни-тикшеренү эшен оештыру" исемле методик мәкалә урнаштырдым.