Кубрат хан хәзинәсе

Халкыбызның матди һәм рухи мәдәниятенең борынгы чорлардагы казанышларын яхшы белми торып, тулы тарихын аңлап булмый. Бу җәһәттән 90 нчы еллар ахырында Татарстан Җөмһүриятенең Сынлы Сәнгать музеенда күргәзмә оештырылды. Анда Дәүләт Эрмитажы тупланмасыннан “Кубрат хан хәзинәсе” исемле тарих һәм сәнгать һәйкәлләре (сынлы сәнгать әсәрләре, көнкүреш әйберләре) тәкъдим ителде. Күргәзмәдә VII гасыр уртасында яшәгән Бөек Болгар дәүләте чорына караган алтын һәм көмеш әйберләренең искиткеч бай тупланмасы урын алып тора. Кубрат хан хәзинәсе татар халкының борынгы бабалары – болгарларның иҗат бөеклеген күрсәтә.

Эрмитажда саклана торган Перещепино хәзинәсе – халыкларның Бөек күчеш чорына (IV – IX гасырлар) караган иң бай хәзинә. Ул 1912 елның 29 маенда Украинада Полтава губернасының Константиновград өязе Кече Перещепино авылы көтүчеләре тарафыннан табылган.

Перещепинода табылган һәм хәзер Дәүләт Эрмитажында сакланган кыйммәтле әйберләрнең саны һәм төрлелеге игътибарга лаек, хәтта аларның тулы булмаган исемлеге дә таң калдыра: 16 алтын һәм 19 көмеш савыт, шәраб эчү савыты (ритон) һәм бизәнү әйберләре, 14 йөзек һәм беләзек, алтын тәңкәләрдән төзелгән муенса һ.б. Шулай ук күбесе бизәнү әйберләре булып хезмәт иткән 69 тәңкә табылган. Алтын әйберләрнең гомуми авырлыгы 25 килограммга якын, ә көмеш әйберләрнеке – 50 килограмм чамасы.

Материаллар "Мәгариф" журналының төрле саннарыннан (1997 ел) алынды.

VK фикерләре