Әлеге сайт өчен форум

Тарханова Гүзәлия 5 декабрь, 2009 - 21:58

Хөрмәтле кулланучылар! Ничек уйлыйсыз, әлеге сайт өчен махсус форум булдырырга кирәкме? Әгәр сезгә барыбер булмаса, җавабыгызны "Фикер өстәү" мөмкинлеге аша калдыра аласыз.

VK фикерләре

Фикерләр

Белем авторы исемле кулланучы сурәте

Белгәнебезчә, форум темалардан тора, ә әлеге сайтта сөйләшерлек темалар җитәрлек. Форум кирәк, анда темаларның күп булмавы мөһим түгел, ул үз укучыларын таба алыр, дип уйлыйм.

koshlaush исемле кулланучы сурәте

   Мин дә сайтка форум ясар вакыт җитте дип саныйм. Сайттагы темалар буенча гына да укытучыларның сөйләшер сүзләре күптер. Яшьләрнең сораулары тугандыр. Сораштырудан күренгәнчә укытучыларны дәрес саннары үзгәрү темасы да нык кызыксындыра. Форумда ул да үз урынын тапса иде.
Шуңа күрә дә аралашу мәйданы булса бик яхшы булыр.

matur исемле кулланучы сурәте

Фикерләрегез белән килешәм. Чынлап та, татар теле һәм әдәбияты мәсьәләләре белән бәйле форум булдырасы килә. Ичмасам, әсәрләр, дәрес планнары турында һәм башка махсус темаларга аралашырлар иде. Сораулары булса, мөрәҗәгать итәрләр иде. Үзенчәлекле мастер-класс та килеп чыкмас микән?

Хәзер форум өстендә эш алып барам. Друпалның үзендә форумы әллә ни түгел. Ә башка сыйфатлы форумны Друпал белән бәйләү катлаурак әлеге вакытта. Шуны өйрәнеп барам. Бәлки, бер айдан килеп чыгар