"Күз салыгыз" - яңа блок

Тарханова Гүзәлия 12 ноябрь, 2009 - 20:23

Бүген сайт яңа блок белән тулыландырылды!

Әлеге блокта сайтның яңалыкларда һәм анонста күрсәтелмәгән яңа мөмкинлекләре, соңгы яңартулары турында кыска хәбәрләр, шул ук вакытта система хәбәрләре язылып барачак.

"Күз салыгыз" блогы кулланучыларның сайтта булган үзгәрешләргә игътибарын җәлеп итү максатыннан ясалды.

Блок сайтның уң ягында (сораштырудан соң) урнашкан. Кулланучыларга уңайлы булсын өчен, блокның сылтамасы навигация өлкәсендә дә күрсәтеләчәк.

Әлеге үзгәрешләргә карата сез дә үз фикерләрегезне язып калдыра аласыз. Моның өчен үзегезне кызыксындырган хәбәргә башламдагы сылтама ярдәмендә күчеп, "Фикер өстәү" мөмкинлеген файдаланыгыз.

VK фикерләре

Фикерләр

Кунак исемле кулланучы сурәте

ИСКИТКЕЧ ШӘП! УҢЫШЛАР СЕЗГӘ!

Тарханова Гүзәлия исемле кулланучы сурәте

Чын күңелдән рәхмәт сезгә!