Без тагын да якынрак!

Тарханова Гүзәлия 4 ноябрь, 2009 - 19:33

Сайтыбызны көн дә карап, аның белән гел кызыксынып торучы кулланучыларга тагын бер шатлык китерергә булдык. Сайтыбызда яңа бүлек ачылды. Ул "Теләкләрегез" дип атала. Әлеге бүлеккә кереп, сез минем электрон почта әрҗәсенә үзегезнең тәкъдимнәрегезне, сорауларыгызны, фикерләрегезне язып калдыра аласыз.

Бәлки сезнең әлеге хәбәрегез безнең татар теле укытучыларын берләштерүче, үзара тоташтыручы бер җеп булыр. Татар теле серләре бер кешедә генә сакланырга тиеш түгел, аларны интернет челтәре ярдәмендә башкаларга да өләшик. Сайтымдагы ресурслар турында сезнең фикерләрне ишетәсем, тәкъдимнәрне исәпкә аласым килә.

Сезнең ярдәм белән укытучыларыбыз чын мәгънәсендә кыйммәткә ия ресурсларга баесын, безнең хезмәтебез, без туплаган хәзинә киләчәк буынга үзгәрмичә, югалмыйча барып ирешсен иде.

Бергә булыйк, аралашып яшик! Сездән хатлар көтеп калам.

VK фикерләре