Бәйрәм белән!

Яңа 2017 ел белән!
Тарханова Гүзәлия 30 декабрь, 2016 - 22:32

Кадерле кулланучыларым! Менә чираттагы елны озату вакыты килеп тә җитте.

2016 ел, бер яктан, укытучылар өчен катлаулы булса да, икенче яктан, кызыклы һәм файдалы тәҗрибәгә бай булды. Шәхсән минем өчен бу ел “Укытучы-мастер” гранты кысаларында иҗади проект булдыру мөмкинлеген бирде. Укучыларым экология темасына пьеса яздылар. Кайберәүләр исә әлеге проект ярдәмендә үзләрендә яңа потенциал ачты.

Заманалар үзгәрә барган саен, белем бирү системасы да күп үзгәрешләр кичерә. Елдан-ел укытучыларга карата таләпләр арта бара, эшне бәяләү һәм белем тикшерү максатыннан төрле чаралар үткәрелә.

Укытучы үз юлында күп сынаулар аша үтсә дә, ул үзенең төп максатын – балаларга белем һәм тиешле тәрбия бирүне, аларны иҗади шәхес итеп тәрбияләүне онытмый.

2017 ел безне төп максатка ирешүдән аермасын, башкарган эшебездә уңышлар китерсен, тормышыбызга яхшы үзгәрешләр кертсен иде.

Яңа ел белән, дуслар! Барыгыз да сау-сәламәт һәм бәхетле булыгыз. 

VK фикерләре