Белем.ру – иң уңайлы белем алу чыганагы

Белем.ру
Тарханова Гүзәлия 12 сентябрь, 2009 - 14:11

Хөрмәтле коллегалар – татар теле һәм әдәбияты укытучылары!

Сезгә барыбыз өчен дә мөһим бер нәрсә турында җиткерәсем килә. Ана телебезнең киләчәк язмышы хәл ителергә тиешле заманда яшибез. Нәкъ менә шундый вакытта без бергә тупланып, тагын да ныграк үҗәтләнеп, телебезне үстерү өчен көрәшергә тиешбез. Көрәш дигәнебез нәрсәдән гыйбарәт соң? Җавап бик гади: һәрберебез үзенең эш урынында балаларда һәм ата-аналарында туган телебезгә мәхәббәт тәрбияләргә тиешбез. Алар ана телебезне өйрәнү һәм камил белүнең зарурлыгына ышанырга тиешләр. Үз эшебезне яратып эшләсәк, безне хөрмәт итәрләр, безнең арттан иярерләр.

Татар теле укытучылары халкыбыз өчен рухи терәк тә булырга тиеш дип саныйм. Укучы укытучысын хөрмәт итсә, ул укыта торган фәнне дә яратачак. Моның өчен без иң алдынгылар рәтендә булырга, өр-яңа укыту технологияләре белән танышып барырга, бер-беребезнең эшен күзәтергә һәм тәҗрибә уртаклашырга тиешбез. Мондый мөмкинлек бар хәзер: без Интернет челтәре аша аралаша алабыз. Татар теле укытучылары өчен хәзер махсус Интернет-белем үзәге – Белем.ру (http://belem.ru) һәм татар телендә белем бирүче укытучыларның бөтендөнья форумы (http://forum.belem.ru) эшләп килә.

Минем үземә бигрәк тә Белем.руның “Ресурслар” бүлеге ошый. Анда Татарстанның төрле шәһәр һәм районнарында эшләүче татар теле һәм башка предмет укытучылары чыгыш ясый. Алар үзләренең иң яхшы дәрес эшкәртмәләрен, класстан тыш тәрбияви чараларының конспектларын, укучыларының уңышлы хезмәтләрен, шул исәптән фәнни хезмәтләрен бастыралар. Мин үзем дә байтак эшләремне җибәрдем. Моның өчен ресурсларны xat@belem.ru адресы буенча юлларга гына кирәк. Әлеге адрес буенча киңәш тә сорарга була. 

Тәҗрибәсе азрак булган яшь укытучы да, өлкән яшьтәге тәҗрибәле укытучылар да укыту процессында бу әйберләрдән файдаланалар. Никадәр байлык һәм төрледән-төрле өр-яңа фикерләрне туплаган бу ресурсның әһәмиятен язып кына аңлатып бетерү мөмкин түгел. Белем.руда даими аралашырга, аның эшендә катнашырга тәкъдим итәм. Бушлай белем бирә бит Белем.ру, нигә аннан оста итеп файдаланмаска?! Белем.ру бер укытучының да эшен игътибарсыз калдырмый. Хезмәтләрен бастырган укытучылар үз эшләренең Белем.руда чыгуы турында белешмә (скриншот ярдәмендә) дә ала алалар. Бу исә аттестация үтүчеләр өчен менә дигән портфолио булып тора. Укытучы һәрбер хезмәтен газета-журналларда чыгарып бара алмый. Белем.ру укытучының эш тәҗрибәсен пропагандалауга зур мөмкинлек бирә.

Белем.руның игътибарга лаеклы тагын бер проекты бар. Ул – http://miras.belem.ru адресы буенча урнашкан Мирас китапханәсе. Татар китаплары, бигрәк тә элегрәк чыкканнары басмаханәләрдә сирәк яңартыла. Класстан тыш укуны оештырганда кайвакыт китап эзләп аптырыйбыз. Белем.ру монда да ярдәмгә килә. Бу проектта укытучылар һәм укучылар соравы буенча иң сирәк очрый торган, шулай ук яңа китаплар да бастырыла. Укучыңа тәкъдим итәсең генә кала, рәхәтләнеп укысын гына. 

Алга таба Белем.руның башка уңышлы проектларын да күрәсебез килә. Хөрмәтле укытучылар, булган мөмкинлекләрдән оста итеп файдалансак, без тагын да уңышлырак эшләрбез, укучыларыбыз алданда йөзебез ак булыр!

Хөрмәт белән, Тарханова Гүзәлия Инсаф кызы, Казан шәһәре 96 нчы гимназиянең югары квалификацияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы (http://tarkhanova.ru).
 

VK фикерләре