Сентябрь-октябрь айларына анонс

Тарханова Гүзәлия 27 август, 2009 - 23:07

Кулланучылар игътибарына!

Хөрмәтле укытучылар һәм укучылар! Сезне киләчәк яңа уку елы белән котлыйбыз!

Бу сайтта үткәрелә торган сораштыруларда катнашуыгыз өчен сезгә рәхмәт белдерәсем килә! Соңгы сораштыру нәтиҗәләренә караганда, әлеге вакытта "Ачык дәрес планы" пункты иң күп тавыш (33 %, ягъни 18 дән 6 тавыш)  җыйды. Шуннан чыгып, сезгә Сентябрь-октябрь айларына анонс тәкъдим итәбез. Башка пунктларны сайлаган кулланучыларга борчыласы түгел: сезнең фикеләрегез дә исәпкә алыначак.

Хәзерге вакытта әзерлек этабында булган материаллар (ачык дәрес планнары):

1. "Идегәй" дастаны буенча семинар дәрес.

2. Мәүла Колый хикмәтләренең асылы.

3. Дәрдемәнд - шагыйрь-философ.

4. Татар шагыйрьләре татар халкы турында.

5. Шәехзадә Бабич иҗаты.

VK фикерләре

Фикерләр

Кунак исемле кулланучы сурәте

Сезне дә, Гүзәлия ханым, якынлашып килүче яңа уку елы белән котлыйм. Беренче сентябрь барлык укучыларны, укытучыларны язгы ташкын кебек зур-зур эшләргә, борчу-шатлыкларга бөтереп алып кереп китә дә, уку елы, тәмамлангач, бер ел үттедәмени инде дигән аптыраулы халәттә калдырып китеп тә бара. Яңа уку елы хәере белән килсен, укучыларыбызның да, үзебезнең дә уңышларына сөенеп кенә эшләргә язсын барыбызга да.
Анонсыгыз өчен рәхмәт. Бик актуаль темалар сайлагансыз сайт кулланучыларына тәкъдим итү өчен. Сезнең һәр хезмәтегезне зур түземсезлек белән көтеп алучы кулланучыгыз Гөлназ.

Тарханова Гүзәлия исемле кулланучы сурәте

Кулланучылар күрергә теләгән кайбер эшләрне тоткарларга туры килде, чөнки быелгы җәем бик мәшәкатьле булды: Яр Чаллыдан Казан шәһәренә күченеп килдек. Мин хәзер Вахитов районында урнашкан 96 нчы гимназиядә эшлим. Бераз баш-күз алгач, сайта хезмәтләремне бастыруны дәвам итәрмен дип уйлыйм.