- Татарча
- Tatarça
1. Гомуми нигезләмә (вазгыять). Әлеге нигезнамә фәнни-гамәли конференциянең фәнни җитәкчесен, статусын, исемен, үткәрүнең максатын, бурычларын билгели; конференцияне оештыру, үткәрү, йомгаклау, җиңүчеләрне бүләкләү тәртибен рәсмиләштерә.
2. Конференциянең фәнни эчтәлеген билгеләүгә Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе консультантлык итә.
3. Конференциянең статусы: республикакүләм фәнни-гамәли конференция. Ул Татарстан Республикасы гомуми белем оешмаларында татар әдәбияты буенча башлангыч, төп һәм урта гомуми белем бирү программаларын гамәлгә куя торган педагогик хезмәткәрләрне фәнни-гамәли эшчәнлектә берләштерә.
4. Исеме: «Яхин укулары – Яхинские чтения». Альберт Гатуф улы Яхин - әдәбият галиме, белем бирүдә федераль дәүләт стандартлары таләпләрен тәэмин итүдә башка милләтләргә дә тәкъдим ителергә лаек әдәбият укыту концепциясе һәм I-XI сыйныфлар өчен укыту-методик комплектлары эшләгән галим, мәгърифәтче. Конференциянең шулай аталуы әдәби мирасны үзләштерү, саклау һәм үстерү бурычларын хәл итү юнәлешендә укучыларны да, укытучыларны да, әдипләрне һәм галимнәрне дә, журналистларны һәм нәшрият хезмәткәрләрен дә берләштерә.
5. Конференциянең максаты hәм бурычлары:
5.1. Конференциянең максаты: белем бирүдә федераль дәүләт стандартлары таләпләрен гамәлгә кую чорында татар әдәби мирасын үзләштерүнең эффектив ысулы буларак әдәбият галиме Альберт Гатуф улы Яхин методологиясен пропагандалау.
5.2. Конференциянең 2014 ел бурычлары:
Нигезләмәнең тулы варианты беркетелгән файллар исемлегендә бирелгән.
Беркетелгән файл | Күләме |
---|---|
«Яхин укулары» фәнни-гамәли конференциясе нигезләмәсе [3] | 112 КБ |