Яңа эшләр белән шатландырырга телибез

Тарханова Гүзәлия 6 август, 2009 - 08:46

Хөрмәтле сайт кулланучылары!

Җәйнең соңгы айларында эшләр күп булу сәбәпле (әлеге вакытта зур проектлар өстендә эшләр алып барыла), сайтыбызның материаллары күптән яңартылмады. Шуңа күрә сезне, сайтыбызда яңа ресурсларны көтеп алган кулланучыларыбызны, бераз сабыр итәргә сорыйбыз: киләчәктә сезне яңа эшләр белән шатландырырга телибез!

Әлеге сайтта урнаштырылган хезмәтләр турында бәяләмә яисә фикер һәм сайт эшләү буенча теләкләрегезне калдырсагыз, сезгә рәхмәтле булырбыз.

Ихтирам белән, Гүзәлия Инсаф кызы һәм сайт администраторы Гөлназ.
 

VK фикерләре