Татар теле укытучылары өчен түләүсез курслар үткәрелде

Түләүсез курслар
Тарханова Гүзәлия 30 октябрь, 2013 - 19:54

“Түләүлеләре дә буламыни?” – диючеләр дә булыр. Андыйлары да бар. Былтыр безнең мәктәп укытучыларының кайберләре түләүле курсларда укыдылар. Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы күрсәтмәсе нигезендә 2013 елның 21 нче октябреннән 1 нче ноябренә кадәр Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты түләүсез курслар оештырды. Институт укытучылары һәм хезмәткәрләре бу курсларга искиткеч зур әзерлек белән килгәннәр иде. Алар Татарстанның төрле районнарыннан җыелган укытучылар каршында Белем бирүдә федераль дәүләт стандартларын (ФГОС) гамәлгә кую чорында танып-белү һәм тәрбия эшчәнлеген оештыру, яңа стандартларга бәйле норматив документларны өйрәнү һәм бу документларны белем бирү оешмаларының укыту эшчәнлегендә дөрес куллану, укытучыларның аттестациясен оештыру, татар теленнән дәүләт йомгаклау аттестациясен (ГИА) үткәрү кебек әһәмиятле мәсьәләләр буенча чыгыш ясап кына калмыйча, алган белемнәребезне гамәли ныгыту мөмкинлеген дә булдырдылар.

Татар теле секциясен җитәкләүче кураторыбыз Мәгарифне үстерү институтының милли мәгариф лабораториясе мөдире, педагогика фәннәре кандидаты Мозаффарова Мингаян Гаязовнага аеруча зур рәхмәтлебез. Ул укытучыларның белемнәрен күтәрү эшенә бик тә җаваплы караган. Белем бирүдә универсаль укыту гамәлләре, белем бирүдә федераль дәүләт стандартларын эффектив тәэмин итә торган педагогик технологияләрнең иң үтемлеләреннән берсе – иҗади үсеш технологиясенә корылган дәрес структурасы, А. Яхин концепциясенең өстенлекле яклары турында фәнни белем биреп кенә калмады, курс кысаларында безнең гамәли эшчәнлегебезне дә бик дөрес оештырды. Курста белем күтәрүче һәр укытучы “Белем бирүнең федераль дәүләт стандартлары шартларында татар теле һәм әдәбияты дәресләрен оештыру” темасы буенча гамәли эш башкарды, ягъни дәреснең технологик картасын төзеп күрсәтте.

Миңгаян Гаязовна безгә белем бирергә тиешле педагогик кадрларны да дөрес сайлаган булып чыкты. Аның җиңел кулы белән бирегә чакырылган остазларыбызның барысына да зур рәхмәт.

Александрова Елена Викторовнаның “Укытучы эшчәнлегендә яңа информацион технологияләрне куллану” темасы буенча чыгышы барыбызны да гадилеге һәм шул ук вакытта тирән эчтәлекле булуы белән сокландырса, Лукманова Эльвира Равшановнаның “Педагогик эшчәнлекнең хокукый-норматив нигезләре” турындагы лекциясе безнең бу өлкәдәге белемнәребезне тирәнәйтте.

Мартьянова Ольга Валерьевнаны тыңлагач, безне аттестация үтү дә куркытмый башлады.

Һадиева Гөлнара Василовна укучыларны ГИАга әзерләү буенча үткәргән гамәли дәресләрендә изложение һәм сочинение язу үзенчәлекләре турында бик файдалы мәгълүмат бирде, бу өлкәдәге белемнәребезне системалаштырырга ярдәм итте.

Яшь булуына карамастан, галим Мифтахов Рөстәм Фәрит улы да проект эшчәнлеген оештыру күнекмәләрен булдыру, мәгълүмат чыганаклары белән эшләү, стандарт булмаган фикер йөртү алымнарын үстерү буенча төпле чыгыш ясады.

Психолог Теряева Светлана Александровна  укыту эшчәнлегенең төп эчтәлеге һәм этапларына фәнни аңлатма биргәндә, Гальперин, А. Маслоу кебек галимнәрнең хезмәтләреннән мисаллар китерде. Ул Маслоуның шәхес эшчәнлеген мотивлаштыру теориясе һәм аның нигезендә ята торган биш төрле ихтыяҗ иерархиясе (пирамида) турында кызыклы гына мәгълүмат бирде.

Белем бирүдә федераль дәүләт стандартларын гамәлгә кую шартларында дәрестән тыш эшчәнлекне оештыру программасы” турында чыгыш ясаган галимә Богуславская Инна Григорьевнаның белем бирү оешмаларында тәрбия эшен оештыру турында тормыштан мисаллар китереп сөйләве укытучыларның йөрәгенә май булып ятты.

Бу курслар моңарчы оештырылганнарыннан фәннилеге һәм иҗадилеге, гамәли эшчәнлек киңлеге белән аерылып тора иде. Мин барлык укытучылар исеменнән безне хөрмәт итеп, тирән белем бирергә теләгән педагогларга рәхмәт белдерәм, аларга гаилә тормышларында бәхет һәм ныклы сәламәтлек телим.

Форсаттан файдаланып, шуны әйтәсем килә. Хөрмәтле коллегалар, бу курслар быел ноябрь-декабрь айларында да түбәндәге график буенча эшләячәкләр: 11 – 29 нчы ноябрь һәм 2 – 19 нчы декабрь. Белмичә кала күрмәгез.

VK фикерләре