Утырып уйлар уйладым

Утырып уйлар уйладым
Тарханова Гүзәлия 23 октябрь, 2013 - 20:56

Шулай дип җырларга яратсалар да, мин үзем автобус белән эшкә йөргәндә уйланырга яратам. Күзәтергә яраткан кешегә бар да бар монда. Хәер, башыннан ук языйм әле.

Тукталышта 90 нчы номерлы автобусны көтеп торам. Бу автобуста күбрәк Салмачыдан базарга баручы әби-чәбиләр, таза гәүдәле авыл апалары йөри. Алар үзләрен автобусның тулы хуҗалары итеп тоталар. Бу “хуҗалар” зур-зур чиләкләрен тезеп куйгач, автобуста, гадәттә, энә төртерлек тә урын калмый. Тукталыштагылар керә аламы, юкмы, алар бу турыда уйлап та карамыйлар.

Кысыла-кысыла, автобуска кереп тулдык. Сумканың тоткасы гына минем кулда, үзе ике хатын арасына кысылып калган. Алдагы тукталыш – базар тукталышы. Димәк, болар шунда төшеп калачаклар. Уяурак булырга кирәк, ничек тә сумканы алып каласы килә бит. Төштеләр болар. Карыйм, сумка да үз янымда. Автобус та яртылаш бушап калды. Иң арткы рәттәге бушаган бер урынга барып утырдым. Тыныч кына барабыз шулай. Алдагы тукталышта чәчләренә чал кергән олы яшьтәге бер ханым килеп керде. Беренче рәттә үк ике студент кыз утыра. Кулларында конспект. Менә хәзер берсе сикереп торып, урын бирер, дип уйлыйм. Юк, берсе дә урын бирергә җыенмый төсле. Башлары конспект өстенә иелә төште. Кондукторның нәкъ минем янда чагы. Форсаттан файдаланып: “Теге яшь кызларның берсе урын бирмәсме, сез кондуктор бит, әйтеп карагыз әле,” – дим тегеңә шыпырт кына. Бер шәһәрдә кондукторларның шулай эшләгәнен күреп калган идем. Монда алай булып чыкмады. “Кешегә комачаулап йөрмәсеннәр, өйләрендә утырсыннар. Автобус тулы пенсионер, дәүләт җилкәсендә яшиләр. Бу кызлар натуральный акча түләп йөриләр, алардан файда күбрәк,” – дип җавап бирде бу, чатнатып. Миңа төрттереп тә әйтүе булгандыр инде. Мин дә пенсионерларга бирелә торган түләү картасы белән йөрим бит. Болар үзләрен мәңге олыгаймас төсле тоялар, күрәсең. Күп булса, бер егерме елдан бу кондуктор да өлкәнәер. Бүген сөйләгәннәрен исенә төшерер микән? Бәхәсләшеп тормадым, теге апа янына барып, үземнең урынга китереп утырттым. “Әллә кайчан шулай кирәк иде,” – дип, кондуктор канәгать төстә үз эшен дәвам итте. Мин алга узып, теге ханым урынына барып бастым. Студет кызларның башлары тагын конспектка иелде. Урын тәкъдим итсәләр дә, мин алар ягына борылып та карамаячагымны беләм. Белемле дә, укымышлы да булырлар, бәлки, тик болардан тәүфыйкълы, затлы кешеләр чыгар микән?

VK фикерләре