Ни чәчсәң, шуны урырсың

Тәмәке
Тарханова Гүзәлия 23 октябрь, 2013 - 20:55

Бу юлы тукталышта кеше әллә ни күп түгел иде. Автобус килгәнче, вакыт бар әле. Күнегелгән гадәт буенча тирә-яктагыларны күзәтәм. Әнә җыештыручы тукталышта урнашкан киоск тирәсен ялт итеп себереп бетерде. Ул себергәндә тирә-якны каплап күтәрелгән тузан болыты таралып та өлгермәде, тукталышта тагын бер кеше артты. Затлы итеп киенгән чибәр туташ иде ул. Мондый гүзәллекне гламур журналлардагы рәсемнәрдән генә күрергә өйрәнгәнгәме, аның бирегә килеп туктавы сәеррәк иде. Килеп туктавы булды, биек үкчәле итегенең төсенә туры китереп сайланган сумкасыннан сигаретын тартып та чыгарды бу. Нечкә сигаретын тагын да нечкәрәк бармаклары арасына кыстырып куйды да импортный зажигалкасыннан ут элдерде. Төтен исе ярамый миңа, читкәрәк китеп бастым. Тартып бетерергә өлгерер микән, дип уйлыйм, чөнки сигареты бик озын күренә. Тарта бит, әй, төтене мул чыга. Шулай дип уйлап та бетермәдем, яртылаш тартылган сигарет кызның зәңгәргә буялган озын тырнаклары арасыннан очып чыкты да әле генә себерелгән чиста тротуарга килеп төште. Мин кызга карап шаклар каттым. Кешедән оялу, уңайсызлану юк. Мондагыларга әйләнеп тә карамый. Шул рәвешле монда басып торучыларның “йөзенә төкерде” бу. Ихтирам да юк, башкалар хезмәтен санлау да юк. Сез кем дә, мин кем, дия сыман иде аның күз карашы. Бу үзен иң чибәр, иң затлы, иң культуралы кешегә саныйдыр, мөгаен.

Шунда басып торучы бер апа, юри кызга ишетелерлек итеп: “Бу нәҗеснең фатир идәнен дә себереп караганы юктыр, тротуар себерүченең эшен ничек аңласын ул,” – дип әйтеп куюы булды, секунд эчендә кызның утлы күз карашы теге апаны көйдереп тә алды. Татар кызы булып чыкты бит бу курчак. Әле ниндие диген? Секунды белән шалт итеп, ут чәчеп җавап бирә торганы. “Учи свою дочь, меня не трогай,” – дип тә җибәргәч, бер ир заты, апаны һәм җыештыручыны яклап, теге озын сыйракны тәрбияләргә тотынды. Кыз аның да авызын бик тиз томалады. Бу юлы тагын да саллырак итеп: “Если их жалко, то подбери мусор сам,” – дип чатнатып җавап кайтарды. Тукталыштагылар бермәлгә телсез калды. Кемнеңдер газиз баласы саналган бу юньсез тәрбияләүдән узган иде инде. Барыбыз да читкәрәк китеп бастык, әйтерсең лә безгә аның юньсезлеге, дорфалыгы, оятсызлыгы йогудан курка идек. Чибәр кыз югалып калмады. Башын горур тотып, теге сумкасыннан тагын бер озын сигарет чыгарып суыра башлады. Мин моның ахыры ни белән бетәсен аңлый идем инде. Көчсезлегемә үртәлеп, Фучик тукталышына таба юл алдым. Теге апа белән ир кеше дә миңа иярделәр. Алдагы тукталышка барып җиткәнче, бер сүз дә сөйләшмәдек. Кыз өчен безгә оят иде. Ни кызганыч, җәмгыятьтә мондый бәндәләр арта бара бит. Тәрбия чылбырының кайсы буынында өзеклек килеп чыкты соң? Боларның ата-аналары нинди кешеләр микән? Хәер, ата-анасының да бу кыздан рәхим-шәфкать күрүе икеле шул. Ни чәчсәң, шуны урырсың, ди бит халык.

VK фикерләре