Универсиада ачылу яки акланмаган өметләр

Универсиада ачылу
Тарханова Гүзәлия 9 июль, 2013 - 14:24

“Парламент дәресләре өчен материаллар” исемле мәкаләмдә (18 апрель, 2013) мин: “2013 елгы Универсиадада безнең республика Гимны уйнатылырмы? Без, чыннан да, суверен республикамы?” – дигән сорау куйган идем. Универсиада ачылу тантанасын карау бәхетенә ирештек, тик өметләребез акланмады. Татарстан Гимны уйнатылмады, Флагыбыз күтәрелмәде. Без, чыннан да, бәйсез дәүләт түгеллегебезне тагын бер кат аңладык. Рәсәй моны тагын бер кат раслады. Халкым өчен әрнедем.

Ярый әле церемония проекты шәп уйланылган. Безнең тарихыбызны, гореф-гадәтләребезне сурәтләгән күренешләрнең тирән эчтәлекле булуы һәм татар рухын чагылдыруы, Габдулла Тукай шигырьләренең, татар көйләренең яңгыравы, әдәбиятыбыз һәм сәнгатебезгә зур игътибар бирелүе күңелләребезне күтәреп җибәрде.

Татарстан, аның башкаласы Казанның дөньякүләм цивилизациядә нинди урын алып торуы турында Рәсәй түрәсе әйтә алмаганны һәм әйтергә теләмәгәнне татар халкы француз авызыннан ишетте. “...Татарстан – Бөек Ефәк юлының иң әһәмиятле сәүдә үзәкләреннән берсе. Дөнья масштабында уза торган Универсиаданы үткәрә алуы белән Татарстан үзенең сәяси ныклыгын, мөстәкыйльлеген, бөеклеген күрсәтә алды,” – диде үзенең чыгышында Клод Луи Гальен. Церемониянең буеннан-буена “Рәсәй”, “Рәсәй президенты” сүзләрен генә кабатларга җөрьәт иткән кайбер шәхесләребезнең тез астына нык китереп сукты француз. Ул әйткән сүзләрнең дөреслеген Путин да, башка түрәләр дә белә. Француз әйтергә өлгергәнче, бу турыда үзләре әйткән булса, халкым каршында дәрәҗәләре төшмәс иде әле. Хәзер, киресенчә, татар халкы һәм башкалар да Рәсәй түрәләренең ни дәрәҗәдә тар күңелле булуын күрделәр. Бу алар өчен зур минус.

“Тукай”, “Казан” һәм “Татарстан” сүзләрен кат-кат кабатлавың һәм татар халкына олы хөрмәт күрсәтүең, аның эшләгән эшенә зур бәя бирүең өчен рәхмәт сиңа, Клод Луи Гальен!

Бәлки, Универсиада ахырында Путин Татарстанның һәм татар халкының олы хөрмәткә лаек булуын кычкырып әйтә алыр. Хата төзәтү дигән нәрсә бар бит әле. Сабыр итеп көтик.

VK фикерләре