Гаграда ял итү. 2012 елның июле

Гагра
Тарханова Гүзәлия 14 июнь, 2013 - 15:43

Абхазия субтропик климаты белән данлыклы. Диңгез тозы парларына, дымга һәм кислородка бай чиста тау һавасы сәламәтлек өчен файдалы. Аның бай табигате, гаҗәеп үсемлекләр дөньясы бу җирне оҗмахка тиң иткән. Халкы ипле, тәрбияле, читтән килгән кешегә дә мөнәсәбәт яхшы. Рәсәйдән килеп урнашкан халык аерылып тора, бигрәк тә сәүдә өлкәсендә эшләүчеләрне әллә кайдан таныйсың. Кара диңгез буеның иң чиста сулы өлеше дә Абхазиягә туры килә. Сочидагы кебек барлык шакшы диңгезгә агып төшми монда.

Абхазиянең иң матур шәһәре – Гагра. Аңа принц Александр Ольденбургский (Николай II нең якын кардәше) 1902 елда нигез салган. Ул биредә Франциянең Ницца курортына тиңләшерлек курорт зонасы төзергә хыялланган. Иң элек сазлык киптерелеп, Диңгез буе паркы (Приморский парк) утыртылган. Анда үз үсеш чорында бер тапкыр гына чәчәк ата торган агава да, мәһабәт төз кипарислар, әфлисун һәм лимон агачлары да, пальманың төрле төрләре, олеандр, лавр һ.б. күп төрле агач-куаклар үсеп утыра.

Бер үк вакытта принц үзенең замогын төзеткән. 1992-1993 елгы Грузия-Абхазия сугышлары вакытында замок бик җимерелгән, ванндаллар аны шактый талаганнар. Әлегә анда туристларны алып бармыйлар, реконструкция эшләре башланган. Абхазиягә килгән кешеләр үзләре барып карап йөриләр. 1911 елда Гаграга Германиядән беренче туристлар килә. 1912 елда Николай II дә ял итеп китә. Совет чорында бу замокта “Чайка” ял йорты урнашкан булган. Бу урыннан ерак түгел “Веселые ребята” фильмы төшерелгән.

1903 елның 9 нчы гыйнварында “Гагрипш” ресторан комплексында курортны ачу тантанасы була. “Гагрипш”ны курортка нигез сала башлаган елларда Норвегиядә эшләтеп, Абхазиягә алып кайтып җыйганнар. Аның төп өлеше бүген дә исән, ресторан эшли.

Колоннада. Бу урын да туристларны үзенә тартып тора. “Зимний вечер в Гаграх” (төп герое Е. Евстигнеев) фильмы төшерелгән.

Гагра ике өлешкә: Иске Гагра һәм Яңа Гаграга бүленгән. Иске Гаграда ял йортлары, санаторийлар күп. Совет чорында бар халык шушы курортта ял итәргә тырышкан. Пляжда урын табу бик кыен булган. Хәзер алай түгел. Грузия белән ике арада булган сугышлардан абхаз халкы ныклап аякка басканчы шактый вакыт узар әле.

Иске Гаградан текә тау юлы аша өскә күтәреләбез. Экскурсия машиналары җитәрлек монда. 1000 м биеклектән Яңа Гагра күренә, Иске Гаграны урман каплап торганга, ул күренми.

Тау елгасы Бзыбь янында туктап ял иттек. Асылмалы күпер аша икенче якка чыгарга да була.

Серпантин юллар һаман да югарыга күтәрелә. Юлыбыз 1941 елда немецлар төзегән ике тоннель аша уза. Бик яхшы, гомерлек итеп төзелгәннәр алар, 100 ел торса да җимереләчәк түгел.

Тауга менгәндә, тирә-якның матурлыгына шаккатасың. Умарталыклар күп. Юл буйларында бал сатучыларның палаткалары тезелеп киткән.

Алдыбызда “Кызлар күз яше” дип аталган шарлавык.

Бераз өстәрәк “Ирләр күз яше” шарлавыгына барып чыгасың. Һәр ике шарлавык янында аллы-гөлле тасмалар эленеп тора. Туристлар төрле теләкләрен (мәхәббәт, бәхетле гаилә, байлык, сәламәтлек) теләп, аларны элеп куялар. Мин алар турындагы мифларны “Үлемсез мәхәббәт” хикәясендә язган идем инде.

Минем сеңелем 11 ел бала таба алмаган кызы Альбинаның исән-имин бәби алып кайтуын теләде. Өметебез юк иде инде, чөнки врачлар баласы булмаячак дигән булганнар. Сез ышанырсызмы, юкмы, мин үзем бүген бу ырымга нык ышанам. Сеңелем теләкләреннән соң ярты ел да узмады, Альбинабызның бәбие булачагы билгеле булды.

Бераздан Зәңгәр күлгә килеп җиттек. Монда ял итүчеләр бик күп. Бу тау күленең дә үз мифы бар. Суы ифрат салкын. Күл зур түгел.

Юлыбыз тауга күтәрелгән саен, чиста һаваны тагын да иркенләбрәк сулыйбыз. Монда шушы тау һавасын сулар өчен генә дә менүчеләр бар. Таулар биек. Алдыбызда Юпшара каньоны. Тау битләрен төрле үсемлекләр чолгап алган. Кырыс матурлык, кабатланмас матурлык.

Тиздән “Прощай, Родина” упкыны янында идек. Фашистларга каршы көрәшергә китүче яшь сугышчылар бирегә килеп, ант иткәннәр, туган илләре белән саубуллашканнар, дип сөйләде гидыбыз. Без аның күперчегенә кереп фотога төштек. Соңыннан шул сурәтләрне карап утырганда, башсызлыгыбызга исем китте. Хәзер СССР вакыты түгел, бу күперләрне кем дә булса төзәтүенә ышаныч юк. Аны тотып тора торган нәрсәләр күптән черегәндер инде. Әгәр дә ул якларга барып чыгарга туры килсә, кермәгез сез анда.

Абхазиягә килеп, тау түбәсенә урнашкан Рица күлен күрмичә китәргә ярамый. Аның матурлыгы бу рәсемнәрдә чагыла. Суы боз кебек. Ир-атларның кайберләре, батыраеп, суга керәләр дә тиз генә атылып та чыгалар.

Гагра янәшәсендә урнашкан Цандрапиш поселогы да – ял итү өчен бик яхшы урын. Диңгез ярында урнашкан Ак кыяларны күрү өчен, туристлар махсус киләләр. Аның шомалыгын бәрхет белән генә чагыштырып буладыр. Берни җәймичә ятып кызыналар, чөнки ташлар җылы. Кояшсыз көндә дә тән тигез карала икән анда.

VK фикерләре