Затлы укучыга затлы газета

Затлы укучыга затлы газета
Тарханова Гүзәлия 30 март, 2013 - 21:52

Һәрбер матбугат басмасы үзенчә иҗтиһат кыла.

З. Мансуров

Тарханова Гүзәлия

Һәр сандугач үзе кунып сайрый торган талын мактый, диләр. Мин дә яратып укый торган газетабыз “Мәдәни җомга” турында берничә сүз әйтеп китәргә телим. Гадәткә кергәнчә, газеталарның төрледән-төрлесен укырга, кайберләрен өстән-өстән генә караштырып чыгарга туры килә. Күбесен, укырлык әйбер булмаганга, читкә алып куясың. Газета укучыларның санын арттыру, рейтинг күтәрү максатыннан, төрле килделе-киттеле мәкаләләр, тормышның иң күңелсез, хәтта гайре табигый якларын сурәтләгән, күңел төшенкелегенә этәрә торган язмалар; хатын-кыздан да, ир-аттан да бертигез дәрәҗәдә көлеп, мөнәсәбәтләрне шәрәләндереп язылган оятсыз һәм тозсыз мәзәкләр тулып яткан газеталардан кемгә нинди файда бар соң? Яшь буынга нинди тәрбия бирә андый газеталар? Сүзнең бөек көчкә ия булуын һәрберебез дә белә. Тискәре (негатив) сүз безнең тирәлегебезне агулый, яшәешебезнең тынычлыгын качыра. Уңай фикерләр (позитив), киресенчә, кешегә тормышында дөрес юлны табарга булыша, күңелен күтәрә. Һәр сүз тәрбия көченә ия. Шулай булгач, аның кадерен белеп язасы урында, нигә без чүп-чар белән башкаларның аңын томалыйбыз? Мондый газеталарның исемнәрен атап тору кирәк түгел, минемчә. Алар бу турыда үзләре дә беләләр булыр.

Сүзем милләтебезнең үзаңын үстерү өлкәсендә эшләүче, “караңгылыкта” калган укучысы кулына шәм тоттырып, яктылыкка чыгарга булышучы басмаларның иң абруйлысы, иң әтрафлысы һәм иң затлысы – “Мәдәни җомга” турында. Аның һәр рубрикасы үзенчәлекле. Кайсы номерын гына алсаң да, күңелеңә хуш килерлек язмаларның күплеге сокландыра. Бу турыда язарга алынуымның билгеле бер сәбәпләре бар. Килгән газеталарымны мин үзем генә укымыйм. “Менә моны укыгыз әле, сезнең өчен дә кызыклы бу әйберләр, “ – дип, үзем укыганнан соң, һәр газетамны танышларга, күршеләргә биреп укыта торгач, болар да берзаман күнегеп киттеләр бит. Вакытында бирергә өлгермәсәм, үзләре сорап алалар. Газетаның “тәмен” тәмам белеп бетергәч, кайбер танышларымның үзләре теләп “Мәдәни җомга”ны алдыра башлаулары – үзе бер сөенеч. Димәк, газета кайсыдыр ягы белән ошый дигән сүз. Әйе, газеталар теләсә нинди укучының ихтыяҗын канәгатьләндерерлек булырга тиеш.

Гадәттә, газета битләрендә басылган язмаларның күбесе вакыт узу белән искереп кала, әһәмиятсезгә әйләнә. “Мәдәни җомга” бу ягы белән дә аерылып тора. Дөрес, анда да билгеле бер вакытка гына караган яңалыклар урнаштырыла, вакытлы матбугатта шунсыз булмый да. Әмма газетаның затлылыгын күп очракта башка төрле материаллар билгели. Боларга халкыбызның тарихына, сәнгате һәм мәдәниятенә, исемнәре гасыр елъязмаларында лаеклы урын алган шәхесләребезгә мөнәсәбәтле материаллар карый. “Мәдәни җомга” язучыларыбызның, шагыйрьләребезнең иҗаты белән дә даими таныштырып бара. Кыйммәтле язмалар бихисап күп. Февраль-март айларында чыкканнары турында булса да, берничә сүз әйтеп китүне кирәк дип саныйм.

Март аеның 11 нче санында шагыйрь Г. Моратның 1990 елда А. Гыйләҗев белән үткәрелгән әңгәмәсе басылды. Ул язучының “Балта кем кулында?” романы исеме астында чыкты. А. Гыйләҗев һәрвакыт туры сүзле, үткен телле булуы белән укучыларны сокландыра иде. Совет системасының Сталин чорындагы гаделсезлекләрен үз җилкәсендә татыган автор милләт язмышы өчен борчыла. Аның: “Әдәбият милли тамырлары нык булганда гына югары сүзне әйтә ала,” – дигән фикерен һәр язучы үзенә өлге итеп алыр дип ышанасы килә, чөнки милли характердагы әсәрләрнең генә “татар халкын саклап калуда” иң әһәмиятле урын алып торуы бәхәссез.

“Мин әйттем” рубрикасында урнашкан һәр мәкалә укучыны уйланырга мәҗбүр итә. Мин үзем И. Сабировның, М. Абдуллинның язмаларын кызыксынып укыйм. Соңгы вакытларда чыккан мәкаләләр арасында Җ. Хөсәеновның “Үзебез судан торсак та...” язмасы укучыларны уйландырып кына калмыйча, зур резонанс та тудырыр, ягъни газета укучылар табигатебезне саклауга үз фикерләрен белдерерләр, дип уйлыйм.

Парламент хәбәрчесе Ә. Фәйзрахманов язмалары буенча дәүләткүләм яңалыкларны беләбез, төрле кануннар белән танышабыз. Мондый нәрсәләрне юк-бар чыганаклардан укыганчы, профессионалның үзеннән белү күпкә әһәмиятлерәк. Мин үзем Әгъзам абыйның оператив эш йөртүенә сокланам. Атна саен мөһим яңалыкларны өлгертеп, тиз арада укучы игътибарына җиткерү җиңел эш түгелдер.

Р. Батулланың “Хәтәр хәтере”н көтеп алып укыдык. Гомумән, аның язмалары төрле чорда яшәгән шәхесләр тормышы, аларның иҗаты турында фәлсәфи югарылыкта сурәтләнүләре һәм шул ук вакытта кызыклы булулары белән аерылып торалар. Форсаттан файдаланып, тагын шуны әйтәсем килә: Батулланың иҗатын тулырак күз алдына китерү өчен, аның “Урыннары җәннәттә булсын” һәм “Шайтан таягы” китапларын укып чыгу да комачауламас. Укыгыз, һәрнәрсәдән мәгълүматлы булыгыз.

“Мәдәни җомга”ның “Каләм! Кальбеңдә ни сер бар” рубрикасы үзенең күпкырлы һәм тирән фикерле мәкаләләре белән игътибарны җәлеп итсә, Н. Вахитовның криминал дөнья серләре белән тулы язмаларын “Күләгәдә төлке бар” бүлегеннән укырга була. “Көлсәң – көл, көлмәсәң ела” рубрикасында сәнгать әһелләре һәм язучыларның төрле мәзәкләре дә (кытыклары) аерым контингент укучыларын кызыксындырмый калмый.

Газетаны “Айга кырын карама” бүлегеннән башка күз алдына китерү дә кыен. Анда атнаның һәр көненә, мөселман календарена нигезләнеп, тулы аңлатма бирелгән һәм шуңа туры китереп төрледән-төрле файдалы киңәшләр тупланган. Кеше әгъзаларын дәвалаганда, бу календарьның үзенчәлекләрен исәпкә алу бик мөһим, дәвалау ысуллары да, рецептлар да шуннан чыгып сайлана икән.

Әйткәнемчә, газетада чыгып килгән һәр язма билгеле бер кыйммәткә ия. Аларның барысын да кызыксынып укыйлар дип беләм, тик бер мәкаләдә генә һәммәсенә дә бәя биреп бетерү мөмкин түгел. Шулай да газетабызның мөхәррире З. Мансуровның “Бездә әдәбият бар һәм дә бай әдәбият!” исеме астында чыккан күләмле мәкаләсе турында тулырак сөйлисем килә. Укучылар өчен чын бүләк булды ул. Мәкаләнең исемен Тукай сүзләре белән атавы да юкка түгел. Ике шагыйрьнең, ягъни хәзерге заман шагыйренең Тукай белән сөйләшүе рәвешендә бирелгән ул. Автор чын мәгънәсендә зур хезмәт куйган. З. Мансуров әңгәмәдәше Тукайга сораулар бирә, урыны-урыны белән үз фикерләрен дә белдереп бара. Болар бар да З. Мансуровның тирән белемле булуын, сөйләменең камиллеген күрсәтеп тора. Әйе, ул Тукайны яхшы белә, шуңа күрә әңгәмә дә гади, тормышчан, эчкерсез һәм ихлас булуы белән аерылып тора. Тукайның җаваплары аша укучы бөек шагыйрь тормышында әһәмиятле урын алып торган вакыйгаларны, шагыйрьнең әдәбият, мәгариф, матбугат өлкәсенә бәйле эшчәнлеген, аның белән аралашып яшәгән шәхесләрнең иҗатын күз алдына китерә. Авторның әңгәмәдәшенә бирелгән сораулары Тукайның тормыш юлы һәм иҗатын системалы эзлеклелектә чагылдырырга ярдәм итә. Тукайның җаваплары аның шигырьләреннән, хатларыннан, публицистик әсәрләреннән алынган. Болар бар да Тукай томлыкларына урнаштырылган искәрмәләрдә бирелсә дә, аларның барысын да кызыклы әңгәмә килеп чыгарлык итеп урнаштыру зур җаваплылык сорый. Мин үзем дә Тукай белән сөйләшеп утырган төсле булдым. Әңгәмә шундый итеп корылган, үзең дә сизмәстән, бөек Тукаебыз тирән һәм күпкырлы белемгә ия булган икән бит, дип уйлап куясың. З. Мансуров аның нәкъ шушы сыйфатларын күрсәтүне күз уңында тоткан булырга тиеш. З. Мансуровның бер фикерен карап китик. “Чын сәнгатьне әхлакый башлангычтан башка күз алдына китереп булмый, бары әдәп югарылыгыннан гына ул тормыш дөреслеген чагылдыра ала,” – ди ул. Әңгәмә бик мавыктыргыч килеп чыккан һәм ул укытучылар өчен әзер кулланма материал булып тора. Үземне Тукай томнарын һәм анда бирелгән искәрмәләрне аркылыга-буйга өйрәнеп чыккан кеше дип саный идем, ялгышканмын. Бу мәкалә аша шактый күп яңалык ачтым.

Бу әңгәмәдә Тукайның үткен телле сатирик булуы да күп төрле мисаллар ярдәмендә чагылдырыла. Шуның берсе турында әйтми калып булмый. З. Мансуров шагыйрьнең “Ялт-йолт” журналында басылган бер язмасын искә төшереп, Тукайга: “... язучылык белән шөгыльләнгән Шәриф Саттаровка “татар җене” кагылуы турында көлеп язасыз,” – ди. Тукай бу турыда болай дип җавап биргән була: “Әлеге әфәнде көздән бирле котырып: ”Татар халкы”, “Татар кызы”, “Татар бүреге”, “Татар кәвеше”, “Татар катыгы”, “Татар мөгезе” исемнәрендә көн саен диярлек әллә никадәр чүпләр бастырып, китап кибетләрен бөтенләй шуның белән тутырды. Мондый кешеләрне “Сары йорт”ка ябалар ябуын, ләкин бер җәһәте бар: бу кадәр һәр китабын татарның бер нәрсәсе белән исемләгән, үзенчә милләтче бер мәҗнүнне япканда да, “Татар диванаханәсе”нә ябарга кирәк. Ул исә... бездә юк. Нишлисең? Иректә йөри шул!” Усал, бик усал әйткән Тукай. Өтеп алган. Бу мисалны китерүемнең максаты ни икәнне әйтмәсәм дә, кайберәүләр аңларлар шикелле. Зиннур Мансуровның: “... һәрбер иҗатчының күңелендә тәнкыйтьче утырырга тиеш. Бары шул очракта гына “тузга язмаганнар” кими төшәр,” – дигән сүзләре белән килешмәүчеләр табылмас, дип уйлыйм. Нәтиҗә ясап, шуны әйтергә телим: күпсанлы укучылар исеменнән З. Мансуровка рәхмәт. Безнең игътибарны кабат Тукайга юнәлтте. Өйрәнәсе дә өйрәнәсе әле Тукайны.

“Мәдәни җомга”ның 2006 елгы төпләнмәсен карыйм. Фән өлкәсе, татар халкы тарихы, сәнгать һ.б. өлкәләргә караган күпме материал тупланган. Бүген дә кыйммәтләрен югалтмаган алар. Димәк, газетабызның кыйбласы дөрес, затлы газета булып калуын дәвам итә ул. Уңышлар сиңа, “Мәдәни җомга”!

Март, 2013 ел

 

VK фикерләре