Олимпия уеннары белән бәйле тарихи мәгълүматлар

Олимпия уеннары белән бәйле тарихи мәгълүматлар
Тарханова Гүзәлия 31 гыйнвар, 2013 - 21:35

(Класс сәгатьләрендә файдалану өчен)

• Олимпия боҗраларының төсләре очраклы гына сайланмаган. Дөньядагы теләсә кайсы дәүләтнең флагында шуларның берсе генә булса да бар.

• 1896 елда Афинада уздырылган Олимпия уеннарында призлы урын өчен көмеш медаль һәм зәйтүн агачы ботагы (лавр түгел!) бирелгән. 2 нче урынга чыккан җиңүче бронза медаль белән бүләкләнгән.

• Олимпия уеннарында катнашучыларның иң яше 1896 елда чыгыш ясаган 10 яшьлек грек гимнасты Димитриус Лонрдас булса, иң карты 1920 елда Антверпендагы Олимпия уеннарында катнашкан Швеция укчысы 72 яшьлек Оскар Сванн булган.

• 1900 елда Франциядә уздырылган Олимпия уеннарында җиңүчеләргә медаль урынына картиналар бүләк иткәннәр.

• 1908 елда Лондондагы Олимпия уеннары 187 көн, ягъни апрель аеннан башлап октябрь аена кадәр сузылган. Моңа Лондон яңгырлары һәм томаннары сәбәп булган.

• Чын алтыннан ясалган медальләр соңгы тапкыр 1912 елда бирелгән. Аннан соң алтын дип саналган медальләрне көмештән коеп, юка гына алтын катлау белән каплый башлаганнар.

• 1968 елгы Олимпия уеннарында беренче тапкыр допинг куллану очрагы теркәлгән. Швед көрәшчесе Ханс-Гуннар Лилиенвол канында алкоголь булу сәбәпле, уенын дәвам итә алмаган. Шул очрактан соң уенчыларны контрольдә тота башлаганнар.

(“Бегемот” журналыннан алынды)

VK фикерләре