- Татарча
- Tatarça
“Яңа татар пьесасы” конкурсында җиңүчеләр исемлеге билгеле булды. 2012 елда уздырылган бу конкурста 53 драматург катнашты. Конкурс эшләре псевдонимнар белән генә кабул ителде. Мин “Алмаз” псевдонимы белән биргән идем. Үзебезнең чын исемнәр 8 җиңүче сайлап алынгач кына билгеле булды. Конкурс 3 этапта узды. Минем “Ширзад белән Гөлшад” исемле пьесам да җиңүчеләр исемлегенә кергән булып чыкты. Бу көтелмәгән шатлыклы хәбәр булды. “Яңа татар пьесасы” китабында басылып чыгачагын белгәч, икеләтә сөендем.
Икенче яңалык.
“Мәхәббәт ядкаре” пьесасының күләмен киметебрәк, яңа вариантын сайтка куйдым.