Туфан Миңнуллинның "Мулла" пьесасына анализ (Мулла персона нон грата түгел)

"Мулла" спектакленнән күренеш. (Фото Камал театры сайтыннан алынды)
Тарханова Гүзәлия 23 декабрь, 2012 - 20:54

Ил агасы Туфан Миңнуллин гомер буе милләтебезнең аянычлы язмышына битараф кала алмады. Татар халкының яшәеш нигезен тәшкил иткән авылның бүгенге тормышы һәм киләчәге турында уйлап борчылды. Бу проблемалар аның көчле фәлсәфәгә корылган “Мулла” исемле драматик хикәясендә дә чагылыш тапмыйча калмады. Тамашачы әсәрнең Камал театрында куелуын күптән көтә иде. Режиссер Фәрит Бикчәнтәевнең бу эшен мин, премьерадан соң шактый вакыт узгач, артистларның уены чарлана төшкәч карадым. Спектакль беткәч, тамашаны оештыручылар халыкны фикер алышуга чакырдылар. Иң гаҗәбе шул булды: артистлар белән күзгә-күз карап сөйләшергә теләүчеләр көтелгәннән дә күбрәк иде. Димәк, тамашачы уйлана, борчыла һәм һич тә битараф түгел икән бит. Режиссер һәм артистларның иҗаты көчле резонанс тудырды. Бу, әлбәттә, сәхнәләштерелгән әсәрнең кыйммәте зур булуын күрсәтә торган факт.

Әсәрнең кыйммәтен аның нигезенә салынган проблемаларның тирәнлеге билгели. Җәмгыятьне эчтән тарката торган эчкечелек, караклык, фахишәлек, тотнаксызлык, гомумән, барча бозыклыкның нигезендә рухи ярлылык, наданлык ята. Шуның аркасында меңәрләгән гаиләләр бәхетсез, яшь җаннар вакытсыз бу дөньядан китеп баралар, балалар ятим кала. Кызганыч, бу нәрсәләр авылны да читләтеп үтми. Бүгенге авыл да җәмгыятьнең мондый чирләрен үз җилкәсендә татый. Кем гаепле? Үз халкының тормышын-яшәешен кайгыртырга тиешле югары органнарның кешелек проблемаларына һәм халык язмышына битараф булуымы? Әллә кеше үзе гаеплеме? Гаеп атта да, тәртәдә дә бардыр, мөгаен. Тик шунысы ачык: бу сораулар әсәрнең төп проблемаларын китереп чыгара да инде.

Әсәрнең “Мулла” дип аталуы ук күп нәрсә вәгъдә итә. Шулай диюгә, иман нуры, рухи сафлык кебек сыйфатларны туплаган һәм кеше җанын сафландыручы, аңа тынычлык иңдерүче зат күз алдына килә.

Драматург әсәрнең аталышына гына түгел, пьеса геройларының исемнәренә дә зур әһәмият биргән. Автор исемнәрне персонажларның тормыштагы урынына карап сайлагандыр, мөгаен. Мәсәлән, әсәрнең төп героена – мәдрәсә тәмамлаган яшь егет Әсфәндияргә – зур бурыч йөкләнә. Ул җаннары имгәтелгән һәм гөнаһка, төрле бозыклыкка баткан кешеләрне иманга кайтару өчен, Чуртыш авылына килә. Дөресрәге, эшмәкәр Самат алып кайта аны авылга. Туган авылының киләчәге борчый Саматны. Ул Әсфәндияргә ышаныч белдерә. Бу авылга хуҗа булырга, халкын иманга китерергә куша. Яшәү өчен барлык шартларны тудыра. Самат исеме “хуҗа” дигән сүзне аңлатса да, монда мин хуҗа, дими Самат . Киресенчә әйткән булса, ул бездә икенче төрле тәэсир калдырыр иде. Ул матди байлыкка гына хуҗа, күперен дә төзәттергән, мәчетен дә салдырган, тик, аның фикеренчә, авылның рухи хуҗасы мулла Әсфәндияр булырга тиеш. Авторның да Саматка ышанып каравы, симпатиясе сизелә. Инкыйлабка кадәр татар халкының укымышлы һәм алдынгы булуын теләгән, милләт өчен ярдәмен кызганмаган меценатлар күп булган бит. Бүген без моның белән зурдан кубып мактана алмасак та, сирәк-мирәк кенә изге җанлы хәйриячеләр очраштыргалый, бәлки, киләчәктә күбәеп тә китәрләр. Туфан абый да моңа ишарә ясый, шулай булачагына өметләнә түгелме соң? Үзе дә җае чыккан саен, авылдашларына ярдәм кулы сузарга әзер торган ул. Тамашачы күңелендә дә Самат образы уңай тәэсир калдыра. Тик авылының киләчәге турында кайгыртучы эшмәкәр Саматны уйнаучы Айрат Арслановның герое йомшаграк кебек тоелды. Бу образга сүлпәнлек хас түгел, киресенчә, җәмгыятьтә аның үз урыны, билгеле бер максаты бар. Аны болай уйнау геройның ролен киметеп күрсәтүгә китерә. Дөрес, Айрат уйный-уйный шомарыр, дигән өмет бар әле.

Әсфәндияр “Аллаһы бүләге”, “тимер калканлы батыр” дигән мәгънәгә ия. Автор төп героена әнә шундый исем биргән. Авылның иманга мохтаҗ кешеләрен үз артыннан ияртерлек затлар рухлары белән дә, физик яктан да көчле булырга тиеш, дип санагандыр ул, мөгаен. Әсфәндияр көчле. Рух һәм иманы нык аның. Ул беренче көннәрдә үк Коръән кануннарына тугры калачагын бәхәскә урын калдырмаслык итеп кистереп әйтә. “... эчеп үлгәннәргә һәм үз-үзләренә кул салган мордарларга “Ясин” чыкмыйм,” – ди ул. Башкаларны иманга тартырга тиешле кеше үзе яхшы үрнәк күрсәтергә тиеш. Үткәндәге тормыш кыенлыклары да аны ныгыткан. Ул үзенең зонада кичергәннәре турында сөйли, моны яшерми (ялганлау гөнаһ!). Әсфәндияр аннан зур тормыш мәктәбе үтеп, дөньяга карашын үзгәртеп, җанын сафландырып, физик яктан да ныгып кайткан. Шунысы әһәмиятле: Әсфәндияр үз көченә ышана. Бу сыйфатлар башкаларда аңа карата хөрмәт уятмыйча кала алмый.

Әсфәндияр образына капма-каршы куеп сурәтләнгән икенче герой – Вәлиәхмәт. Исеме тирән мәгънәгә ия. Вәли “хуҗа”, Әхмәт “данлы, мактаулы” дигән сүзләрне аңлата. Аның мулла бабасын авыл кешеләре Себергә сөргәннәр. Хәзер ул шушы авылның юкка чыга баруын читтән генә күзәтә, аңа “ясин чыгарга” кайтуын яшереп тә тормый. Чын мәгънәсендә авылга хуҗа булырдай төпле акыллы, белемле, эчми, тартмый, бернидән дә курыкмый торган Вәлиәхмәт бабалары өчен үч алу теләге белән яна. Тормыш төбенә тәгәрәгән авылдашлары аның өчен хайваннарга тиң. Фәлсәфи тирәнлектә фикер йөртүче бу кеше үзен “хайваннарны ашаучы җанвар” белән тиңли. Илле грамм аракыга сатылып, теләсә нинди мыскыллауга түзеп торучы Бәдретдинне (Бәрттин) үз янында шамакай итеп тоту, беренчедән, Вәлиәхмәткә ләззәт бирсә, икенчедән, тормышның контраст якларын тагын да тирәнәйтеп күрсәтү өчен кирәк. Аның һәр гамәле: “Сез минем бабамны сөреп ни кырдыгыз, кемгә әйләндегез? Мин сездән бик күпкә өстен, сез юкка чыгарга яратылган,” – дия төсле. Әйе, “алачыкта туган алга чыкмый”. Аның бу сүзләрендә дөреслек тә юк түгел. Революция булып, ил белән шундыйлар идарә иткәнгә күрә дә, белемле муллалар, зыялы затлар, җирдә эшләүнең бар серен, тәртибен белә торган иң эшчән һәм булдыклы кешеләр юкка чыгарылган шул. Вәлиәхмәт үзен хакыйкатьне кычкырып әйтүче бердәнбер кешегә санаса да, тик аның башкаларны хөкем итәргә хакы юк. Драматург бу фикерне Әсфәндиярдән әйттерә: “Бабагызны кууда, мәчет манарасын кисүдә бүгенге авыл халкының гаебе юк. Кешеләр язмышы белән хакимнәр уйный.” Әйе, илдәге бозыклыкны, гариплекне җәмгыять үзе тудырган. Вәлиәхмәт шуны аңлап бетерә алмый, шуңа күрә яшь мулланың авылга килүен дә өнәп бетерми, чөнки аның Вәлиәхмәткә каршы төшүе ихтимал. Күңеле дөрес сизенгән икән: Әсфәндияр янына беренче тапкыр килүендә үк, ул аның иманы нык булуын тоеп ала.

Әсфәндиярнең ныклыгы ул килгән Чуртыш авылында һәр яклап сынала. Авылның исеме “шайтан” (чёрт, чурт) сүзеннән ясалган. Бу инде өметсезлекнең соңгы ноктасы, бетүне аңлата торган сүз. “Иблисен белмим, шайтаннар җитәрлек,” – ди Самат үз авылы турында. Исеме җисеменә туры килеп тора. Авылның социаль катламы да төрле. Хәмерне кире какмый торган, “мин үзем алып эчәм” дип кабатларга яраткан, “идарә итә алмый торган” үзидарә вәкиле Лемур да (Минвәли Габдуллин) һәм тәртип сакчысы булырга тиешле, тик гел салмыш баштан йөрүче Әмир дә (Олег Фазылҗан) бар монда. Алардан халыкка бернинди файда да юк. Арбага бишенче тәгәрмәч кирәк булмаган кебек, мондый абруйсыз “җитәкчеләр”нең дә кирәге юк. Бу рольне башкаручы артистлар бу фикернең дөреслеген зур осталык белән күрсәтә алдылар.

Авылда акылы томаланганчы эчә торган, тормышның бар рәхәтен аракыга алыштырган Бәдретдин дә (Илдус Габдрахманов) яши. Яшьләрне куркытып торучы, беркайда да эшләмәүче, төрмәдә утырып чыккан Эльбрус кебек бандитларны да күрергә була монда. “... бүтән кешесе табылмагач”, указсыз гына муллалык вазифасын башкаручы, сугышны сылтау итеп, “без бит фронтта эчәргә өйрәнгән халык” дип, үзенең эчүен аклаучы йомшак күңелле Сәлахетдин дә (Равил Шәрәфиев) яши бу авылда. Әсфәндияргә зур вазифа йөкләнә: эчүдән башы чыкмаган, мәчеткә йөрмәгән шул халыкны иманга кайтарырга тиеш ул. Кайсы җиңәр: бозыклык, наданлык өстен чыгармы, әллә рухи матурлык күңелләргә үтеп кереп, үлгән җаннарны уятып, битарафлыкка чик куярмы? Вәлиәхмәт сыман күңеле каткан, яхшылыктан бизгәннәрнең җаннарына иман нуры иңдерә алырмы? Адәм баласын үзгәртерлек көч бармы бу дөньяда?

Туфан Миңнуллин тарафыннан күтәрелгән бу сорау “Мулла” әсәренең төп идея лейтмотивы булып тора. Иман һәрвакыт Кешелеклелекнең нигез ташы булып торган. Ул рухи таянычка әверелгәндә генә, адәм баласы керсез намусын саклап кала алган. Автор бу очракта бер авыл халкы тормышын гына күздә тотмый, аның уй-хыяллары бөтен җәмгыятьнең чисталыгын, намусын саклап калуга юнәлдерелгән. Бу – үз өстеңә зур җаваплылык алу дигән сүз. Драматург моны бик яхшы аңлый. Әсфәндияр мисалында ул кешене яхшы якка үзгәртү мөмкинлеген сурәтли. Әйе, авылга бу яшь мулла бик кирәк. Сүз дә юк, кеше аңында үзгәреш ясау – бик катлаулы процесс. Күпме еллар дәвамында тамыр җәеп калыпланган бозыклыкны юк итәргә бер Әсфәндиярнең генә көче җитмәячәк. Шулай да автор тора-бара аңа теләктәшлек итүчеләр табылачагына һәм бергәләп эшләгәндә уңышка ирешү мөмкин булачагына ышана.

Фәрит Бикчәнтәев пьесаның нигезенә салынган төп фикергә башка юнәлеш бирергә уйлаган. Режиссёр пьесаның финалын үзгәрткән булып чыкты. Ул мулланы “үтергән”. Бу, үз чиратында, әсәрнең төп тукымасына салынган идеяне дә үзгәртүгә китергән. Нәтиҗәдә, яшь мулла Әсфәндияр көчсез шәхескә әйләндерелеп, җиңелүгә дучар ителгән. Аның үлеме авылның тернәкләнүенә ышанычны да юк итә. Тамашачы моның белән килешми. Әсфәндиярнең “үтерелүе” аның күңелен төшерә. Ул да драматург уйлаганча фикер йөртә: яшь буынның нәкъ менә Әсфәндияр кебек укымышлы мулла янәшәсендә ныгуын, аның таянычын тоеп үсүен тели. Режиссёр үз сүзен ничек кенә расларга тырышмасын, пьесага кертелгән үзгәреш үзен акламый. Әгәр дә адәм баласының беркемгә дә кирәге калмый икән, әсәр авторлары, гадәттә, аны “үлемгә хөкем итәләр”. Тик, автор уйлавынча, Әсфәндияр Чуртыш авылы халкына бик кирәк. Фикеребезне раслау өчен, аерым мисалларга тукталыйк.

Әсфәндияр берәм-берәм Чуртыш авылы кешеләренең күңел күзләрен ача. Саф күңелле Налимә белән гаилә корып җибәрергә өлгерә. Аннан үрнәк алып, изге күңелле күрше хатыны Мөслимәнең оныклары да мәчеткә йөри башлый, намазга да басалар. Оныкларына тәрбия бирүче бу күркәм холыклы ипле хатын образын башкарган Зөлфирә Зариповага карыйсың да, мондый тәрбиячеләре булганда, авыл бетмәячәк әле, дип уйлап куясың. Авырлык белән булса да, авыл үзгәреш кичерә башлый. Шул рәвешле автор аның Чуртышта төпләнеп калырга, үлеп барган авылга җан өрергә тиешлеген күрсәтергә тели, авылның киләчәге өметсез булмавына ышандыра.

Әкренләп булса да, яшь мулланың йөрәгеннән чыккан яхшылык халык күңелен уята башлады, күзгә күренмәс җепләр белән аларны үзенә бәйли барды. Авыл халкы да аңа битарафлык күрсәтмәде. Иң беренчеләрдән булып, Әсфәндияр янына Сәлахетдин мулла килә. Юаш кына, ипле генә бу кеше, кимчелеге булуга карамастан (ул хәмергә битараф түгел), указы да булмаган көе, иң авыр вакытларда авылда дини йолаларны башкарган, сәдака да таләп итмәгән. Яшь мулланың белемле булуын хөрмәт итә. Аңа кайбер эшләрдә булышырга теләвен дә белдерә. Күпсенми ул Әсфәндиярне. Яшь мулла да аны читкә этәрми. Сәлахетдиннең кимчелеген күзенә карап әйтсә дә, тегесе аңа үпкәләми. Туфан абый бу героена Сәлахетдин исемен биреп ялгышмаган. Ул “диннең игелекле, яхшы күңелле кешесе” дигәнне аңлата. Кем белә, Совет дәүләте иң беренче эшен динне юк итүдән башламаган булса, Сәлахетдин дә, бәлки, менә дигән укымышлы муллага әйләнгән булыр иде. Тамашачы аны аңлый. Тора-бара аның начар гадәте турында сүз кузгатылмый, димәк, ул ялгышын аңлап төзәлә башлаган дип уйларга гына кала. Сәлахетдин – башкаларны кызгана белә торган кешелекле кеше, берәүгә дә каты бәрелми. Кешеләрне хөрмәтләп соңгы юлга озату вазифасын авырсынмыйча башкара. Әсфәндияр дә аңа каршы төшми, чөнки Сәләхетдин аңа комачауламый, киресенчә, яшь кешегә үзенчә ярдәм итмәкче була. Хөрмәтле артистыбыз Равил Шәрәфиев үз героен һәр яктан да искиткеч оста итеп ача алды. Бу образның эчке дөньясын артист бик яхшы тоемлаган, күрәсең. Аның бар күңел җылысын биреп уйнавы шул турыда сөйли иде.

Әсфәндиярнең кешелеклелеген тагын бер кат раслаган вакыйга Бәдретдин белән бәйле. Бәдретдин-Бәрттин – бар горурлыгын җуйган һәм Вәлиәхмәт ни кушса, шуны эшләп йөрүче эчкече. Җаны мүкләнеп, үз тормышына битараф караган, уйсыз-хыялсыз бер бәндә булып күренә ул беренче карашка. Бу образга җан өрүче артист Илдус Габдрахманов һәр хәрәкәте, күз карашы белән дә Бәдретдиннең Вәлиәхмәт кулындагы уенчык булудан бигрәк, кеше булырга тулы хакы бар икәнлеген расларга тырышты. Менә ул беренче тапкыр Әсфәндияр янына килә. Чын мөселманча итеп, итагатьле генә исәнләшә. Мулла аңа түрдән узарга кушкач, Бәдретдин шакката. Теле белән әйтмәсә дә: “Сез мине кешегә саныйсызмыни? Мин үземнең кеше булуымны күптән оныткан идем инде,” – дия төсле Бәдретдиннең күз карашы. Әйе, Әсфәндияр кешеләрне сортларга бүлми, аның өчен Бәдретдин – кеше. Икенче очракта  тамашачы аның йомшак тавыш белән җырлавын әсәрләнеп тыңлый. Бу геройның җаны буш түгеллеген, аңа хис дөньясының да ят булмавын аңлый ул. Вәлиәхмәт Бәдретдинне тибеп еккач, Әсфәндияр аны тартып торгыза, өстен каккалый. Яшь мулланың бу хәрәкәте Бәдретдинне үз тормышында хәлиткеч борылыш ясарга мәҗбүр итә. Үзәкләрне өзеп алырдай күз карашында бермәлгә эчкеченең үзен кеше итеп сизүе күренә. Ул моннан соң “бөҗәк” хәлендә яши алмаячагын ачык аңлый. Илдус Габдрахманов күз карашы аша сүзсез генә дә үз героеның эчке дөньясын әнә шулай бөтен тирәнлеге белән ачып бирә алды. Әсфәндияр тормышта югалып калган бу кешегә үзен табарга ярдәм итә. Тамашачы да яхшылыкның адәм баласына искиткеч зур тәэсир ясый алуын, хәтта тормышын үзгәртергә сәләтле булуын күрде. Икенче көнне Бәдретдиннең үлемен ишетү авыр булса да, аның рухы бөтенләй үлеп бетмәгән булуын, дөнья шакшылыгыннан шул рәвешле булса да котылырга теләвен тоясың. Бу уңайдан драматургның эчкечеләргә булган мөнәсәбәте турында берничә сүз әйтеп китәргә телим. Икенче бер автор, бәлки, Әсфәндияр кебекләрнең ярдәме белән бу героен дөрес юлга бастыру позициясен сайлаган булыр иде. Тик Туфан абый эчкечене гафу итә алмый иде шул. “Нигез ташлары” спектаклен без аның белән бергә караган идек. Шул әсәрдәге эчкече Хәлил турында сөйләшүебез хәтердә. “Хәлилнең дөрес юлга басу мөмкинлеге бар бит, Туфан абый. Ник сез бу героегызга кискен мөнәсәбәттә?” – дигән соравыма ул: “Эчкечелек – ул аның чире. Ул аны үзе сайлап алган, үзе теләп тормыш төбенә төшкән. Ул беркайчан да яхшы юлга баса алмаячак,” – дигән иде ул кистереп. Бу җәмгыятьне бик яхшы белгән кешенең үз фикере иде.

“Мулла”дагы геройларның аяныч язмышында үзләреннән бигрәк, хакимият органнарның гаебе зур. Безнең илдәге кебек кимсетелеп яшәгән халык башка бер генә илдә дә юк. “Сарык көтүе көтүчесез булмый,” – дип әйттерә автор Вәлиәхмәттән. Үз халкын мыскыл итеп яшәгән хакимият хөрмәткә лаек була алмый. Мәчет манарасын кисәргә мәҗбүр ителгән кешеләр оныкларына ничек итеп дөрес тәрбия бирә алсын соң? Алар бу җәмгыятьнең үги балалары. Үз кыйблаларын югалткан бәндәләр. Автор шул турыда әйтергә тели. Бәдретдиннең үлеме кеше язмышы белән уйнаучыларга гаепләү акты булып та яңгырый.

Нинди генә көчле шәхес булып тоелмасын, Вәлиәхмәт тә Әсфәндиярнең рухи дөньясы каршында көчсезлеген танырга мәҗбүр булды. Ул яшь мулланың тәвәккәллеген, ышандыру көче зуррак булуын беренче күрешүдә үк сизеп алды. Аның сүзеннән чыкмый торган Бәдретдиннең Әсфәндияргә ышанып каравын күрде ул. Тегесе үз гомерендә беренче тапкыр Вәлиәхмәтнең сүзен аяк астына салып таптады, аның сүзенә колак салмыйча, өенә кайтып китте. Үз көчсезлеген тану аңа кыен иде, шуңа күрә ул яшь муллага кул күтәреп сугарга теләде. Тик монда да көчле физик каршылыкка очрады. Әсфәндияр аңа: “Сездәге властьны мин алырга телим. Сез авылны бетерергә... кайткан, мин аны яшәтергә килдем, “ – ди. Драматург әсәренең төп фикере дә әнә шунда. Вәлиәхмәтне дә начар кеше дип атыйсы килми. Аны усал дияргә дә тел әйләнми. Ул тышкы яктан шулай күренсә дә, аның эчке дөньясында ниләр кайнавын сизеп була. Ул илне, авылны аяныч хәлгә төшерүчеләрдән дә усалрак була алмый. Анда укымышлы мулла каны ага бит. Үз героеның рухын яхшы аңлаган артист Искәндәр Хәйруллин һәр ситуациядә аның берәр ягын ача бара. Бәдретдин “Герман көе”н җырлап бетергәч, аның сагышланып китүен күрәсең, димәк күңелендә йомшак хисләргә дә урын бар. Тик бераздан үзенең җебеп төшүен күрмәгәйләре дигән сыман, җырлаучыны тибеп егуы бу геройның күңел кичерешләре гел алышынып торуын күрсәтә. Рухи халәтнең бер формадан икенчесенә күчеше шулкадәр тиз, моны чагылдыру өчен гаҗәеп оста артист һәм талантлы психолог булу кирәк. Искәндәр бу каршылыклы һәм катлаулы образны чын мәгънәсендә ача алды. Менә ул Әсфәндияр янына “эчен бушатырга” килә. Әсфәндиярне үзенең җанын чагылдыручы көзгегә тиңләве дә юкка түгел, әйтерсең лә ул аның рухи дөньясын һәм аның күңел хисләрен үтәли күреп тора. “Көзгегә карасам, андагы кыяфәтемә төкерәсем килә. Син минем көзгем, ахрысы,” – ди ул аңа, үртәлеп һәм ачынып. Әйе, ул Әсфәндиярнең үзеннән күпкә көчле булуын таный.

Вәлиәхмәт белән Әсфәндияр арасында тирән каршылык юк. Шуңа күрә дә драматург бу геройларны бер-берсенә якынайта төшә. Вәлиәхмәт авылдагы үзгәрешләрне күреп тора. Бер тапкыр китәргә талпынып алган Әсфәндияргә ул: “Китмә син,” – дияргә үзендә көч таба. Бу озак уйлануларның нәтиҗәседер, мөгаен, Әсфәндияргә ышануыдыр. Вәлиәхмәт аның яхшы ният белән яшәвен күрми калмый, әлбәттә. Шуңа күрә җай чыкканда, авылның котын алып бетергән бандитлардан да сакларга омтыла ул аны: тегеләргә мәчеткә басып керергә мөмкинлек бирми, пыр туздырып куып чыгара. Мәчет – аның өчен дә изге урын, аны нәҗесләргә берәүнең дә хакы юк. Моның белән ул Әсфәндиярне мулла буларак тануын күрсәтә, аңа теләктәшлек белдерә. Димәк, Әсфәндияр авылга кирәк.

Әйе, Туфан абыйның әсәрендә мондый эпизод бар һәм ул шулай сурәтләнгән. Кызганычка каршы, сәхнәдә тамашачы киресен күрде. Монда да режиссер уенга үзгәреш керткән булып чыкты. Бандитлар мәчеткә кереп, авыл кызын көчлиләр, һәм бу дәвамлы процесс итеп сурәтләнә. Үзгәртелгән бу күренештә Вәлиәхмәт “эш беткәч” кенә килеп керә. Шулай итеп, Әсфәндияр белән Вәлиәхмәтне бандит җиңде. Ертылып беткән күлмәкләре астыннан шәрә тәне күренеп торган яшь кызны мәчет эчендә көчләүләрен күргән тамашачы телсез калды. Бу гайре табигый хәл. Туфан абый мондый нәрсәне пьесасына мәңге кертмәс иде! Гомумән, иң беткән татар авылында да мондый хәлнең ишетелгәне дә, булганы да юк. Арттырып сурәтләү чарасы бу очракта урынсыз булды, аны мәчет белән бәйләп бирү бигрәк тә.

Спектакльгә мондый юнәлеш бирү Вәлиәхмәт белән Әсфәндияр образларының кыйммәтен югалтып кына калмый, татар халкына да тап төшерә, минемчә. Әсәрнең оригинал вариантын үзгәртеп, мулланы “үтерү”, мәчеттә көчләү кебек тиешле-тиешсез үзгәртүләр куллану тамашачыны тарту өчен кулланылдымы, әллә башка берәр максат куелган идеме? Моны аңлату кыен. Тамашачы моны кабул итмәде. Әсәрне фальсификацияләү белән шөгыльләнү һич ярамый. Авторны хөрмәт итмәү бу! Туфан абый моны кабул итмәс иде. Бу урында йомгак ясап, шуны әйтәсе килә, Әсфәндиярне “үтерү” киләчәкне өметсез итеп күрүгә тиң. Үз артыннан башкаларны ияртә алган һәм яшь буынны рухи үсешкә этәргән Әсфәндиярнең үлеме мәгънәсезлек, минемчә.

Пьесага үзгәреш кертү артистларның уенында да чагылмый калмый. Әлбәттә, героеның “үләсен” белеп уйнаган артист Эмиль Талипов та бу образны ачып бетерә алмады. Бик теләсә дә, ул моны эшли алмый иде: “көчсезләндерелгән” геройдан ул ничек көчле образ иҗат итә алсын соң?! Ә бит ул нәкъ шушы образны башкарырлык артистларның берсе. Туфан абыйның әсәре белән таныш тамашачылар моны аңласалар да, калганнар бу образның әһәмиятен ничек аңлар? Ул бу әсәргә мәҗбүри куып кертелгән персонаж кебегрәк тоелмасмы?

Сүземне йомгаклап шуны әйтәсем килә: Туфан абый әсәрләренең һәр юлы арасында яшеренеп яткан фикерне тоя белү кирәк. Аның әсәрләрен халыкка җиткерүче артистлар һәм режиссёрлар алдында шундый җаваплылык тора. Тамашачы әсәрне бербөтен итеп кабул итәргә тели һәм ул моңа әзер.

VK фикерләре