Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе кемнәргә тиеш?

Казандагы Тукай һәйкәле
Тарханова Гүзәлия 26 май, 2012 - 12:58

Беренче чиратта, әлбәттә, язучыларга, дияр идем.
Бу турыда хәзер генә сүз кузгатуыма аптырамагыз. 2012 елда бирелгән Тукай премиясе турында язучыларның фикерләрен матбугат битләрендә күрергә теләп тә, ым-шым булмаганга аптырап, соңга калыбрак булса да, үз фикеремне язарга булдым.

2012 елда бу премия Искәндәр Сафиуллин, Сергей Шәкүров, Андрей Головин, Әнвәр Саттаров, Альбина Даишева, Зөфәр Галиуллин, Рөстәм Зәбировларга бирелде. Болар бар да Кол Шәриф мәчетен төзүдә катнашучы архитектура төркеме әгъзалары. Игътибар иткәнсездер: бу бүләкне алучылар арасында бер генә язучы да юк. Былтыр да Тукай премиясе нибары ике шагыйрьгә – Лена Шагыйрҗан һәм Илфак Ибраһимовка бирелгән иде. Калган өчесенең сәнгать кешеләре икәнен беләбез. Альбина Шаһиморатова (опера һәм балет театры солисткасы), Рөстәм һәм Мария Килдебәковлар (рәссамнар). Адәм көлкесе, быел бер генә язучы да бу премияне ала алмады. Кайчан да булса гаделсезлеккә чик куелырмы? Язучыларыбыз арасында лаеклылар бөтенләй юкмы әллә? Күпсенеп әйтүем түгел, архитекторлар төркемен бу гаҗәеп хезмәтләре өчен (Кол Шәриф мәчете, чыннан да, искиткеч матур!) хөкүмәтебез үз вакытында болай да җитәрлек бәяләде. Бу гына аз булып тоелган икән, беткәнмени башка премия фондлары?! Язучы-шагыйрьләрнең өлешенә керү кирәк идеме икән? 2012 елгы Тукай премиясенә кандидат булып та, аны алу бәхетенә ирешә алмаган язучыларыбызның хәлен аңлыйм мин. Аларны бөтенләй дә ихтирам итмәүме бу, әллә моның төбендә тагын да тирәнрәк башка нәрсә ятамы? Аңлашылмый. Матди яктан да бигрәк, бу премия халкыбызның рухын тәрбияләүче язучыны хөрмәтләү билгесе дә бит әле. Үз Татарстаныбызда моны да эшли алмыйбызмыни соң? Шулкадәр ярлымыни соң без? Мондый ваемсызлык безне һич тә бизәми. Гади халыкның фикеренә колак салу яисә татар укучысына матбугат битләрендә чыгыш ясарга мөмкинлек бирү кебек нәрсәләрне дә эшләргә кирәк булгандыр, мөгаен. Уйлап куйдым: Тукай үзе бу турыда ни әйтер иде икән? Дөрес уйлыйсыз. Шагыйрь һәм язучыларга мөнәсәбәт элек тә шулай иде, бүген дә берни дә үзгәрмәгән икән, дияр һәм тозлап-борычлап сатирик әсәр язып ташлар иде. Бүген исә хәтта хөрмәтле язучыларыбыз да хөкүмәтебезнең бу “бүләген”ә каршы төпле фикерләрен әйтмәделәр. Канәгатьсезлек күрсәтеп, чышын-пышын килүләрне санап тормыйбыз, бу, кулны кесәгә тыгып, йодрык күрсәтү сыманрак бер нәрсә генә. Олпат язучыларыбыздан берничә кешенең үтемле һәм саллы сүзе бик тә кирәк иде бу очракта. Булмады андый сүз. Курку хисе көчлерәк булып чыкты. Бүген чыгыш ясасам, иртәгә үземнең дә шундый хәлдә калуым, ихтимал, дип уйладылар, ахры.

Хөрмәтле укытучылар, без барыбыз да татар әдәбиятын яратып укыйбыз. Әдәбият нигезендә тәрбияләндек. Язучыларыбызның, шагыйрьләребезнең иҗаты белән дә иң элек без танышып барабыз. Әйдәгез, аларны яклап, без дә үз фикерләребезне белдерик, теләктәшлек күрсәтик, бар нәрсәгә дә битараф булып яшәүдән туктыйк. Мондый хәлләр алга таба да кабатланмас, дип әйтә алмыйбыз. Бар бит безнең ихтирамга лаеклы язучыларыбыз. Үзем дә тарихчы булгангадырмы, мин Фәүзия Бәйрәмованы бик тә хөрмәт итәм. “Мәдәни җомга”да чыгып бара торган һәр тарихи мәкаләсе белән танышып барам. Соңгы елда басылып чыккан төньяк татарлары, Себер татарлары һ.б. тарихына караган барлык хезмәтләре дә игътибарга лаек аның. Тарихи китаплары турында әйтеп тә тормыйм. Безгә боларның берсен дә укытмадылар бит. Күпме кыйммәтле материал биреп бара ул укучыга. Татар халкының үткән тарихы белән таныштырып баручы бу язучыбыз хөрмәткә лаек түгелмени? Мин үзем Тукай премиясен, беренче чиратта, шундый шәхесләребезгә бирдерер идем. Сез ничек уйлыйсыз? Сезнең дә яраткан язучыларыгыз, шагыйрьләрегез бардыр. Әйдәгез, интернет челтәрендә булса да шул турыда фикер алышыйк әле. 

VK фикерләре

Фикерләр

Равилә исемле кулланучы сурәте

Тулысынча Сезнең белән килешәм, Гүзәлия ханым! Бик аяныч хәл: Габдулла Тукай исемендәге премия татарча юньләп сөйли белмәгәннәргә бирелә бит. Кайда инде биредә милли рух...Бөек Тукаебызның "Китмибез" шигырендәге бер юлын җан ачысы белән үзгәртәсе генә кала:"Быел да премия лаексызларга таркатылды, шөкер!"

Тарханова Гүзәлия исемле кулланучы сурәте

Дөрес, Равилә. Язучыларның барысы да нәкъ шушы фикердә. Мин күптән түгел генә Зиннур Мансуров белән сөйләштем. Ул да хөкүмәтнең бу эшен язучыларны түбәнсетүдә соңгы чиккә җитү дип белдерде.

Фикерегез өчен рәхмәт. Башка язучылар да, шул исәптән премия алырга тиешле кандидатлар исемлегендәге Флёра Гыйззәтуллина да, бик авыр кичерде бу хәлне.