Быелгы кышның иң салкын көне иде. Автобустан төшкәч, тиз-тиз атлап, өйгә кайтып барам. Ашамлыклар кибете яныннан узып барганда, күзем баскыч кырыенда җирдә утыручы күгәрченгә төште. Ач икәне күренеп тора. Мин салкын көннәрдә үзем белән ярма йөртәм, автобус тукталышында сибеп, күгәрченнәр, чыпчыклар туйдырырга яратам. Сумкамнан алып, тары ярмасы сипсәм дә, ул ашарга ашыкмады. Күгәрчен бар нәрсәгә битараф иде, болай калдырсаң, салкыннан катып үләчәге көн кебек ачык. Кулыма алдым да өйгә кайтып киттем.
Аяк киеменнән бушаган тартмага куеп, җылы чүпрәк белән капладым. Карышмый да, талпынмый да, башын чыгарып карап утыра бу. Карашы тере. Шунысы гаҗәп: чүпрәк каплаган килеш ярты тәүлек утырды бу. Икенче көн кыштырдый башлады. Ашарына салсак та, бернәрсә дә капмады. Тагын ярты тәүлек үткәч кенә, иң элек күп итеп су эчте, аннан соң гына тары ярмасын чүпли башлады. Өстәл астына газеталар җәеп, тирә-ягын тартмалар белән әйләндереп алдык. Исемен Гөргөри дип куштык.
Өч тәүлек шуннан чыкмады. Ашый да тартмасына менеп кунаклый. Өйдәгеләр сүз әйтмиләр. Чыгарсаң катып үләчәк, бераз хәл керсен, дип, өйдә тотабыз. Коридорның буеннан-буена газеталар җәеп, йөртеп кертәбез. Йөргәндә шул юлдан чыкмый, пычратмый да, әйтерсең лә өйрәтелгән иде ул. Дүрт тәүлек дигәндә, башын күтәреп, очып кунар өчен, урын күзли башлады бу. Коридорга урындык куйдык. Шуның аркасына кунып, озак кына утыра да төшеп әкрен генә өстәл астына керә. Бер көнне өстәл яныннан үткәндә, аның өстенә сикереп менде, тик озак тормады, өйдәге попугай тавышына алданып, идәнгә төште. Бер атна дигәндә, ул тәмам ныгып җитте. Өстәл астында гөрләп тә алгалый. Атна тулгач, урамга алып чыктык. Бер-ике ярма капты да рухланып очып китте Гөргөриебез.