Тукай турында уйланулар

Габдулла Тукай
Тарханова Гүзәлия 5 февраль, 2012 - 16:17

Габдулла Тукайның тууына 125 ел тулуны да билгеләп үттек. Күп эшләр эшләнде сыман. Шулар арасында әһәмиятле дип саналганнары – илебезнең төрле шәһәр һәм районнарында Тукайга һәйкәлләр куелу. Санкт-Петербургта Зверинский урамында, Мәскәүдә Новокузнецк һәм Кече Татар тыкрыгы (Малый Татарский переулок) урамнары кисешкән урында, Яр Чаллы шәһәренең Җиңү проспектында 2011 елда Тукайга һәйкәл куелу безне сөендерде. Бигрәк тә Чаллыдагысы үзенчәлекле. Тукай һәйкәле Су анасы һәм Шүрәле сыннары белән үрелеп ясалган. Тиздән Уфада да “Нур” театры каршындагы иң матур мәйданда сөекле Тукаебызга һәйкәл куярга җыеналар. Астрахань шәһәре планында да шагыйрьгә һәйкәл төзү планлаштырылган. Мондый һәйкәлләр башка илләрдә дә төзелде. 2011 елда Төркиядә Анкара шәһәренең Тукай урамында аңа монумент ачылды. Стамбулда Тукай паркы ачылды. Үзебезнең Казаныбызда да Г. Тукайга куелган һәйкәлләр байтак. Тукай скверында, М. Җәлил исемендәге Опера һәм балет театрының кеше күрми торган ягында да күптән һәйкәлләр тора. Дөньяның төрле илләрендә яшәүче төрки халыклар өчен Тукай исеме изге исемнәр белән тиң йөри. Бу һәйкәлләр, урамнар, скверлар аның исемен мәңгеләштерергә ярдәм итәләр. Шулай да мине шаккаттырган хәбәрләр дә булды быел. Шуның берсе турында әйтеп китәм. “Мәдәни җомга” гәзитенең 2011 елның 25 нче ноябрь санында З. Мансуровның “Дәүләткә торырлык өтер” мәкаләсендә менә шундый юллар бар: “... шагыйрь (сүз Габдулла Тукай турында бара) үзенең каберендә, баксаң, ирексездән бөтенләй башка диндәге чит-ят кешенең ташбилгесен (кабер ташын) сыендырып тоткан. ... Яңа Татар бистәсе зиратындагы...{кабере}нигезенә Мария Толстаяның (1827-1893) ... кабер ташы салып калдырылган. Бу ханымның кемлеген белдереп үтик – вице-губернатор Петр Толстойның хатыны ул. Шул рәвешле аның татар зиратына күченгән кабер ташы ярты гасырдан артык сөекле шагыйребезнең җәсәде өстендә яткан. Менә монысы инде чын имансызлык була”.

Мөселман кешесенең, ул гына да түгел, Тукай булып Тукайның өстендә христиан кешесенең кабер ташын кем куйган? Нигә аны ул җирләнгәннән соң 50 ел үткәч кенә (1963 ел) күргәннәр? Тукаебыз ничек кенә рәнҗемәгәндер татар халкына. Мондый хурлыкны бер генә халыкның да бөек шагыйре күрмәгәндер, мөгаен. Яратабыз Тукайны, хөрмәт итәбез, диләр, ә каберендә тынычлап йокларга да ирек бирмәгәннәр. Менә без нинди икәнбез. Башка халыклар моны белмәсеннәр иде. Болгардагы урыс чиркәвенең нигезендә мөселманнарның кабер ташлары ятканын белә идек. Урыс кына түгел, без, татарлар да, шундый ук эшне эшләгән булабыз бит.

Хәер, безнең чиктән ашкан битарафлыкны күреп, башка милләт вәкилләре дә шаккатадыр, мөгаен. Сүзебез Тукай урамы турында. Ел саен Тукай урамыннан бер-ике урамыйча калмыйм мин. Казандагы иң шыксыз, иң пычрак һәм каралмаган урамнарның берсе ул. Ике якта җимерек хәрабәләр. Төрле төзелеш калдыклары, базар-кибетләрдән чыгарып ташланган шакшы чүп өемнәре адым саен очрап тора. Яз көне тротуарга бәрелә язып узучы машиналардан чәчрәгән пычрак җәфаласа, җәен-көзен җилле көндә урамда аунап яткан шакшыдан күтәрелгән тузан болыты авыз-борынга, үпкәләргә тулып үзәккә үтә. Авыр йөк машиналары туктаусыз хәрәкәтләнүдән ватылып беткән урамнардагы чокыр-чакырлар үзләренең корбаннарын көтеп торучы аждаһа авызын хәтерләтәләр.

Мондагы һәр йорт татар тарихын хәтерләтә. Кайчандыр татар дөньясы кайнап торган бу урамда. Тик бай хәтирәле бу йортларның күбесе ташландык хәлдә, аларга күптән инде кеше кулы тимәгәнлеген, ягъни ремонтланмаганлыгын һәркем күрә. Тукай урамы бит бу! Әгәр бу дөньяга кире кайтып, бу мәхшәргә күз ташлый алу мөмкинлеге булса, бөек Тукаебыз шаккатыр иде. Алай гынамы соң, рәнҗер иде ул безгә. Башка халык булса, бу урамны гөлбакчага әйләндерер иде, килгән кунаклары каршында мактанып, үзенең бөек кешесен данлар иде. Тукаебызның 125 еллыгын бәйрәм иткән елда ни дә булса эшләрләр яисә эшне башлап булса да куярлар дигән өмет тә акланмады. Без үз-үзебезгә булган хөрмәтне әнә шулай юкка чыгарабыз, чит илләрдә яшәүче милләттәшләребез алдында оят булырга тиеш безгә. Нәрсә, безнең байлыгыбыз җитмиме, әллә бу эш өчен җаваплы җитәкчеләребезнең, татар җанлы депутатларыбызның бу урамны күргәннәре дә юкмы икән? Дәүләтнең акчасы җитми икән, иманым камил, татар халкын оештырсаң, бу эшне башкарып чыга алачак ул.

Тукай исеме белән бәйле тарихи һәйкәлләрнең икенчесе – “Болгар” номеры (кунакханәсе) хәзер юк инде, аны җимереп ташлап, урынында нидер төзергә җыеналар. 1907 елның көзендә Тукай Җаектан (Уральскийдан) Казанга килеп төшә һәм “Болгар”ның 40 нчы бүлмәсендә туктала. Астагы катларның берсендәге 12 нче бүлмәдә “Әльислах” газетасы урнашкан була. Аны оештыручы Фатих Әмирхан булса, Вафа Бәхтияров 1906-1907 елларда газетаның мөхәррире һәм нашире булып эшли. Тукай газетаның 3 нче номерында ук “Тәнкыйть - кирәкле шәйдер” мәкаләсен бастырып чыгара һәм таныла башлый. 1907 елдан 1908 елның ахырларына кадәр “Әльислах”ның әдәбият бүлеген алып бара. Шул елларда ул СәгыйтьРәмиев, Галиәсгар Камал, Хөсәен Ямашевлар белән танышып, алар белән дуслаша.

 Вафа Бәхтияров Тукайны бик яхшы белгән. Аның истәлекләрендә Тукай бөтенләй икенче яклары белән ачыла. “Тукай кечерәк буйлы, ябык, сул күзендә беленер-беленмәс кечкенә генә ак тап бар иде. Куллары 13-14 яшьлек кыз балалар кулы кебек кечкенә һәм йомшак иде.

 Аз сүзле, сүзне бик үлчәп кенә сөйли. Аның сөйләвендә аз сүз – тирән мәгънә аңлана. Сөйләүгә килгән дә, Тукай оста дипломат иде. Уйланучан, уен беркемгә дә белдерми. Ялган сөйләү, алдау гадәте юк. Һәр нәрсәне ачыктан-ачык сөйли. Сакланып тору, рия, икейөзлелек аңарда юк. Һәрнәрсәне ерактан күрү, тирәнтен аңлау көче аңарда бик зур иде. Үзе яраткан кешеләр белән сөйли, сөйләнә, көлә, көлдерә. Яратмаган кешеләре… белән сөйләү түгел, якты йөз дә күрсәтми иде,” – дип язып калдырган Вафа Бәхтияров аның турында.

 Тукайның тагын үзенә генә хас бер гадәте булган. Ул урамда яисә “Печән базарындагы ит кибетләре алдында ач, хуҗасыз беспризорный мәче яки этләрне күреп, шуларның янына туктап, “нихәл, кәкре коерык, туңгансың, тамагың ач булырга кирәк, хуҗаң юктыр, ахыры... Әллә бөтенләй куып чыгардымы?..” дип, шулар белән сөйләшә-сөйләшә, вакыт уздыра,” – дип искә ала Вафа Бәхтияров. Ул аның шулай сөйләнеп торуыннан ояла торган була, бу күренешләргә тап булган кешеләр дә гаҗәпләнеп карап үтә торган булганнар. Тукайның моңа исе дә китмәгән. Күп чакта урам мәчеләрен номерына алып кайтып, аларның тамагын туйдырып чыгара торган булган. Бу аның артык нечкә күңелле, кагылганны-сугылганны кызгана торган булуын күрсәтә. Гомумән, җан иясенә йомшак итеп һәм яратып карау аның шигырьләрендә киң чагылыш тапкан.

 Мин аларның һәрберсен үземчә күз алдыма китерә алам. Су анасы белән Шүрәле шул әкиятләрнең үзәгендә торалар. Халыкның үз күңеленнән чыккан геройлар булганга, ул аларны да яратып сурәтли. Эт-мәчеләр, кәҗә-сарыклар, төрле кошларның һәрберсе дә Тукай иҗатында кабатланмас урын алып торалар. Шагыйрьнең бөтен йөрәк җылысын, күңел назын биреп сурәтләгән бу образлар аңа сабый чакларының күңелле минутларын, рәхәт чакларын хәтерләткәндер, мөгаен. 

VK фикерләре

Фикерләр

РауповРинат исемле кулланучы сурәте

Бу статьяны укыгач,башыма Хэсэн Туфаннын, "Чэчэклэр китерегез Тукайга" дигэн шигыре искэ тошэ.Нэрсэгэ эйтэм мин моны?Эле Туфан яшэгэн вакытта ук татар халкы Тукайга карый игътибарсызлыгын хэм битарафлыгын белдергэн.Шушы хэл хэзерге вакытта да.Чыннан,Тукайны кубесе яз коне генэ искэ ала,имеш онытмаган,имеш мин менэ тарихымны,боек шэхеслэрне онытмадым,кайгырам дигэндэй.Э берэребез Тукайны жэйдэ,кышта,коздэ искэ аламы,хэйкэллэренэ чэчклэр илтэме?Туфан инде шуны кайчан ук сизгэн,хэзер нэрсэдер узгэртеп булмый.Йоз еллар яшэп кайгырмагач,21 нче гасырда гына татар халкы уянып,йорэге тетрэп китуенэ бик аз ышанам.Без,уз миллэтебезне онытмаган кешелэр, бик аз калганбыз хэм шушы кара массада ак каргалар кебек йорибез инде.Кызганыч.

Тарханова Гүзәлия исемле кулланучы сурәте

Мин дә нәкъ шулай уйлыйм, тик чарасызлыктан нишләргә дә белмим. Шулай да күңелсезлеккә бирелмик. Җай чыккан саен, Тукаебызны искә алыйк, аның турында башкаларга сөйлик. Ичмасам, рухы рәнҗеп ятмас.