Дөрес язарга өйрәник

Чәкчәк
Тарханова Гүзәлия 19 декабрь, 2011 - 12:11

Газета-журналларда басылып чыккан мәкаләләрдә, урамдагы кайбер вывескаларда адым саен дөрес язылмаган сүзләр очрап тора. Шуларның берсе –“чәкчәк” сүзе. Кем беренче тапкыр бу сүзнең язылышын бозып күрсәткәндер – белмим, тик ул кешенең җиңел кулы белән чәкчәкнең язылышы “чәк-чәк” булып китте. Бүген кайсы гына язманы карасаң да, бу сүзнең дөрес язылмавын күрәсең. Хәтта журналистлар да (аларда бу сүзне хаталы язу очрагы күбрәк тә әле) дөрес язылышка әһәмият бирмиләр.

Аңлатмалы сүзлеккә игътибар итик. “Чәкчәк – камырны эрбет чикләвеге зурлыгында яки хөрмә төше кебек озынча итеп кисеп, кайнап торган сары майда пешереп, барысын бергә баллап катырып ясалган ашамлык,” – диелгән анда. Аннан соң әдәби әсәрләрдән мисаллар китерелгән. Беренче мисалда М. Галидән бер җөмлә китерелгән: “Аның артыннан өстенә төрле төстәге манпаси һәм конфетлар ябыштырылып, зур подноска катырылган чәкчәк... килеп чыкты”. Икенче мисал Г. Әпсәләмовтан: “Шәмсинур җиңгинең атлан мае, каймагы, юкә балы, каклаган ите, чәкчәге – барсы да табынга тезелде”.

“Чәк-чәк” сүзенә килгәндә, аның турында да аңлатмалы сүзлектән укый алабыз. “Чәк” сүзе – “чак” рәвешенең диалекты. Чак [көч-хәл белән] качып котылды. Диалектологик сүзлектә ул төрле мәгънәдә бирелгән. Чәк – “начар”, “чит, чит ил” мәгънәләрен белдерә дип язылган.

“Чәкчәк” сүзе нәрсә соравына җавап бирүче исем буларак бик борынгыдан килә. Күпләр аны үзләренчә аңлатырга тырышалар, янәсе бу тәмле ризыкны әз-әз (алар фикеренчә, чәк-чәк) дип атыйлар. Бу дөрес түгел. Чәкчәкне “чәк” һәм “чак” сүзләре белән бутарга ярамый, чөнки “чак” ничек соравына җавап бирүче рәвеш булса, “чәк” сүзе аның диалекты гына, я алдарак бирелгән аңлатмада күренгәнчә, “чит” һәм “начар” мәгънәсендәге диалекталь сүзләр. Дөрес язуыгызга шикләнәсез икән, аңлатмалы сүзлекне карагыз, өлкән әдипләребезнең әсәрләренә игътибар итегез. Сүзне дөрес итеп язу мәҗбүри, чөнки бу безнең милли мәдәниятебезнең аерылмас бер өлеше булып тора.

VK фикерләре