Катнаш никах – тамырсыз гаилә

Тарханова Гүзәлия 12 декабрь, 2011 - 21:17

Катнаш никах“Мәдәни җомга”ның 2 нче декабрь санында Ирек Сабировның “Кемгә милләт кайгысы, кемгә гаилә...” исемле мәкаләсе чыкты. Авторның катнаш никахлар проблемасы турында уйланулары безне дә битараф калдырмады. Әйе, бу милләтебезне инкыйразга сөйрәүче катлаулы мәсьәләләрнең берсе булып кала бирә. Тик моңа җәмгыятьнең күпчелек катлавы әкренләп күнегә бара. Хәтта югары вәкаләтле дәүләт эшлеклеләренең кайберләре мондый никахка уңай карауларын яшереп тә тормыйлар.

СССР вакытында урыс кызына өйләнгән татар егете карьера баскычыннан тизрәк күтәрелә ала дигән ышану яшәп килә иде. Ул чорда күпме зыялы татар егетләренең башка милләт кешесе белән гаилә корып, шул милләтнең санын арттыруы беребез өчен дә сер түгел. Әйе, урыс кызлары иң акыллы асыл егетләребезгә хуҗа булуның серен яхшы беләләр. Г. Исхакыйның “Ул әле өйләнмәгән иде” әсәрендәге Анна – моның ачык мисалы. Ул татар егете Шәмсине бик оста итеп кулга ияләштерә. Бернинди катлаулы таләпләр куймый. Шәмсигә тулы ирек биреп, аның турында кайгырта, әнисеннән дә күрмәгән рәхәтлекләрне күрсәтә: ялын оештыра, тәмле ашата-эчертә. Театрга йөри, Шәмси аралаша торган татар зыялыларын өендә кабул итүне дә оештыра, хәтта аның өчен кәләш эзләүне дә үз өстенә ала (менә нинди “кайгыртучан”!), яшәү өчен чиста-пөхтә шартлар тудыра. Шәмсинең аерылышу турындагы сүзләренә дәгъва да белдерми, тыныч кына үз эшен башкара, шул арада Шәмсидән туган ике кызын да (урыс кызы моны бүген дә шулай эшли) чукындыра. Үзен шулай итагатьле тотып, Шәмсине коралсызландыра. Тегесе мулла кызына өйләнү фикереннән баш тартып, кире Аннасы янына кайта. Анна үз максатына ирешә: моннан соң Шәмси нәкъ ул теләгәнчә генә эшләячәк, аны бөгү шуның белән тәмамлана. Һай, нинди акыллы һәм алдан күрүчән булган Исхакый. Ул, иң беренчеләрдән булып, татар егетенең фаҗигасен, урыс милләте кызларының оста итеп ау ятьмәсен үрә белүләрен, катнаш никахның нәрсәгә китерәсен әнә шулай ача. Бу повесте белән язучы татар егетләрен кисәтергә тели, ә татар кызларына тыйнак булу белән беррәттән, һич тә тормыштан артта калырга ярамау, зыялы, Анна кебек укымышлы булу кирәклеген аңлатырга тырыша. Укытучылар мәктәпләрдә бу әсәрдән бик уңышлы файдаланалар. Мәктәпләрдә, чын татар гаиләсенең өстенлекләрен пропагандалап, төрле гаилә бәйрәмнәре үткәрәләр, оста һәм нечкә сиземләүне эшкә җигеп, катнаш никахка каршы эш алып баралар. Болар уңай мисаллардан саналса да, тик җәмгыять өчен бу гына аз әле. “Бездә демократия, кемне телисең, шуны сайлыйсың яисә җаны теләгән елан ите ашаган,” – дип каршы төшәрләр кайберәүләр. Мондый тозсыз аклануларны калкан итеп куеп, үз-үзебезне юатып яшәүдән туктарга вакыт җиткәндер, мөгаен. Катнаш никахлы гаиләдә туачак балалар турында да уйларга вакыт. Алар беркайчан да татар милләте вәкилләре булмаячак, димәк, катнаш никах, беренче чиратта, безнең милләтебезнең үсешенә киртә булып тора.

Бу мәкаләне язарга алынганчы, мин күп уйландым, чөнки, катнаш никах безнең нәсел кешеләрен дә читләтеп үтмәде, мондый никахта торучы дус-ишләребез дә байтак. Барысының да тормышын якыннан беләбез. Мин бу проблеманың үзем белгән һәм күргән якларын ачарга телим.

Катнаш никах белән яшәүче танышларыбызның кайберләре, бигрәк тә өлкәнрәк яшьтәгеләре, кайчандыр кылынган хаталарын аңлыйлар. Алар инде рухи дөньяларының китек булуына төшенәләр: гасырлар буе канга сеңгән динебез дә якын икән күңелләренә, ата-ана рухына дога кылып яшәргә кирәклеген дә уйлый башлыйлар. Очрашкан чакларда үз туганнарың белән рәхәтләнеп, авыз тутырып туган телеңдә сөйләшәсе килә. Ата-анаңның, марҗа киленгә ярарга тырышып, вата-җимерә урысча сөйләшергә мәҗбүр булулары, үз уллары белән татарча сөйләшергә тилмереп яшәүләре дә искә төшеп үзәкне өзә. Икенче диндәге хәләлең дә нәкъ шул фикердә икән ләбаса. Менә шунда рухлары белән бербөтен була алмауларын аңлыйлар алар, тик инде вакыт тәгәрмәчен кире борып булмый. Олы яшьтәге бер танышыбызның: “Яшь вакытта үз динеңдәге кешегә өйлән икән шул,” – дигән офтанулы сүзләре бер кешене дә битараф калдырмаска тиеш тә, тик яшьлектә күпләр моңа игътибар итүне кирәк санамый шул. Алардан туачак балаларның кем һәм нинди милләт вәкилләре булачагы турында бөтенләй дә башларына кертмиләр. Яшьләрнең күбесе үз-үзләрен аклау юлына да басалар әле. Имеш, катнаш никахтан туган балалар акыллырак та, матуррак та булалар. Чаяраклары: “Әллә марҗаны аласы, матур була баласы,” – дип җырлап җибәрергә дә күп сорамыйлар. Алай дисәң, безнең чын мөселман никахыннан туган балаларыбыз акыл ягыннан да, матурлык ягыннан да калышмыйлар, күп өлкәдә әле өстенрәк тә.

Катнаш никахлы гаиләләрнең матур яшәүчеләре дә күптер, бәхәсләшмим, тик мине икенче нәрсә борчый. Мондый гаиләдә тәрбияләнгән бала чын татар баласы булудан туктый: телен-иманын, милли үзаңын, гореф-гадәтләрен, милли хис-тойгысын, ягъни чын асылын югалта. Үз милләтеннән ясалма рәвештә читләштерелгән һәм бар нәрсәгә битараф булган балалар күбәя бара. Беренче сыйныфта укучы Артур исемле малайның иң гади сүзләрне дә аңламавына борчылып, милләтен ачыкларга теләп (әлбәттә, сөйләшү рус телендә бара), аның ата-анасы, әби-бабалары турында сораштырам. Әтисе һәм әнисенең исемнәре татарча булса да, әтисенең әнисе (Артурның әбисе) урыс милләтеннән булып чыкты. Димәк, ул, әтисенең татар фамилиясен йөртсә дә, чын татар түгел инде. Әнисе аны рус итеп тәрбияләгән. “Әтиең татарча сөйләшәме?” – дип сорыйм баладан. “Нет, зато он знает английский,” – дип җавап бирде малай, үзенчә горур кыяфәт чыгарып. Баланың сүз сөрешеннән үк кайсы телгә өстенлек бирүе сизелеп тора иде. Әти-әнисе аңа татар телен өйрәтергә булышыр диеп уйлыйсы да юк. Ә бит мондыйлар бик күп бездә. Бу – катнаш никах тәрбиясе. Ул татар милләте файдасына түгел.

Зыялы һәм затлы бер гаилә башлыгы – кайчандыр татар кызын калдырып, урыс кызына өйләнгән якын дустыбыз – кызын Америкада яшәүче татар егетенә кияүгә бирергә уйлады. Зур түрәләргә җае да чыгып тора бит. Ата-аналары сөйләшенеп, тиздән Америкадагы татар гаиләсе уллары белән бергә Казанга килеп төште. Кызга да, әти-әнисенә дә егет бик ошады. Чибәр, атлетларча матур гәүдәле, яхшы тәрбия алган бу егетнең бер “гаебе” барлыгы ачыкланды. Баксаң, саф татарча һәм инглизчә сөйләшә торган егетебез русча белми икән, чөнки аның кирәге булмаган. Егет ана телендә сөйләшә, ә америкалылар белән аралашып яшәү өчен, инглиз теле бар. Урыс милләте сафларын тулыландырырга дип тәрбияләнгән кызыбызның татарча бер кәлимә сүз дә белмәве ачыклана. Анасы да беренче тапкыр үзенең нинди хата җибәрүен аңлады, тик терсәк якын булса да тешләп булмый шул. Иренең ана телен гел түбәнсетеп яшәгән бу урыс хатыны әнә шулай итеп менә дигән шөһрәтле кияүдән колак какты. Ичмасам, инглиз телен белсә дә, егет өйләнер иде, тора-бара аны татарчага да өйрәтер иде, тик мәктәптә унар ел дәвамында укып та, безнең илдә балаларның бу телне белмәвенә барыбыз да күнеккән идек инде. Кыз бу телне дә белми булып чыкты. Егет исәбенчә, булачак балаларының анасы татарча белергә тиеш иде. Ул беренче урынга мәхәббәтне түгел, ә ана телен куйды. Шулай итеп, ике арада берни дә барып чыкмады. Бу барыбыз өчен дә гыйбрәтле хәл булып калды. Баласын үз ана телендә сөйләшергә өйрәтмәгән дустыбыз өчен оялдык. Егеткә, аның ата-анасына, киресенчә, ихтирамыбыз артты. Гомумән, Америкада, Финляндиядә һәм башка чит илләрдә яшәүче татарларыбызның үз балаларында ана теленә олы ихтирам тәрбияләүләрен күрү бик сөендерә. Безнең күпчелегебез Татарстанда яшәп тә, киләчәк буын каршында үз бурычын үти алмый. Бу – безнең өчен зур хурлык.

Тагын да гыйбрәтлерәк икенче мисал. Казанның үзендә яшәүче дустыбыз булганга, без алар белән еш аралашабыз. Тәнзилә дустыбызның ире урыс. Хатынын хөрмәт итеп яши. Без еш кына Тәнзилә белән татар телендә сөйләшәбез, аңа да сүз әйтми. Бер бүлмәдә иренең анасы яши. Почмакта икона, янәшәсендә тәреле Иисус сыны. Беренче кергәндә тәнем эсселе-суыклы булып китүен әле дә хәтерлим. Хәзер анда кермәскә тырышам. Якын дус булгач, Тәнзиләләргә еш барабыз. Аның ике баласы бар. Зур улы өйләнеп тора, атасының, марҗа әбисенең йогынтысы көчле булгангадыр инде, баласы тугач, чиркәүгә алып барып чукындырганнар икән. Улының муенында тәре күреп имәнеп киттем. Шул турыда Тәнзиләгә әйткәч, кечкенәдән үк улына кайнанасының йогынтысы зур булуын әйтте. 2007 елда кызларын менә дигән татар егетенә кияүгә бирделәр. Егетнең таләбен канәгатьләндереп, кыз аның белән мәчеттә никахлашты. Ул вакытта мәчет имамы булган Илдус Фәез мөселманча киенеп килгән кызга татар исеме кушты. Никахлашу таныклыклары да бар. Кызлары тугач, мулла чакырып, исем куштырдылар. Кызның әнисе йогынтысында тәрбияләнгәнлеге күренеп тора. Шулай итеп, бер гаиләдә туып үскән ике баланың берсе үз-үзенә нык ышанган христиан булса, икенчесе мөселманлыкны кабул итте. Тәре тагып йөргән олы улын күргән саен, Тәнзилә ниләр кичерәдер, әмма минем өчен бу гайре табигый хәл. Бер ата-анадан туган, ләкин икесе ике төрле полюста торган бу балалар кызганыч.

Бу мисалларга тәфсилләп тукталуымның сәбәбе шул: катнаш гаиләдә туган балаларның бик әзе генә татарлыгын (чын татар дип әйтергә кыймыйм) саклап калырга мөмкин, күпчелек өлеше башка милләт сафларын арттырачак. Бу – татар милләтенең киләчәген куркыныч астына куя торган бер афәт. Йөрәгендә милли горурлык хисе үлмәгән һәр кеше бу турыда уйланырга тиеш. Катнаш гаилә тышкы яктан тотрыклы булып күренгәндә дә, аның ике милләтнең дә мәнфәгатьләрен бердәй саклап кала алуына ышанасы килми. Нишләргә соң? Җавап бер: балаларыбызга читтән кемнәрдер йогынты ясарга өлгергәнче, тәрбия эшен кече яшьтән үк гаиләдә башларга кирәк. Балалар бик тиз үсеп җитә. Кече яшьтә алар барлык гыйлемне дә аңнарына сеңдерергә сәләтле. Башкаларга нәфрәт тәрбияләмичә, аларны хурламыйча гына (кире як белән кызыксыну уятмас өчен), үз милләтеңнең өстенлеген һәрдаим искәртеп тору, тирә-яктан уңай мисаллар китерә-китерә, аның гореф-гадәтләре, бәйрәм-йолаларының асылына төшендерү мөһим. Тама-тама, тамчы ташны тишә, диләр. Эзлекле алып барылган эш нәтиҗә бирмичә калмас.

2005 елда Америкада яшәүче Даян һәм Оркыя Сафа гаиләсе Чаллыга килгән иде. Театр бинасында очраштык. Җырладык, моңландык. Аларда җирсү көчле иде. Милләтебезнең чын асыл якларын саклап кала алган татарларга карап, без барыбыз да сокландык, аларның милли тәрбия үрнәкләрен үзебездә файдаланырга карар кылдык. “Сан-Францискода яшәүче 200 ләп гаилә һәрвакыт татарча аралашып яшибез. Бәйрәмнәрдә милли ризыклар пешереп, җыелышып ял итәбез, балаларыбыз да чын татарча сөйләшеп аралашалар, бер-берсен табышып, гаиләләр коралар. Аларга туган телебездә җырлар өйрәтәбез, гаиләдә гел үзебезчә сөйләшәбез, бик күңелле яшибез,” – дип сөйләделәр Америка кунаклары. Татарстандагы татар балаларының татарча белмәвенә шаккаттылар алар. Безгә акланып тору уңайсыз булды, чөнки кунакларыбыз дөреслекне күзгә бәреп әйттеләр. Татарстаннан читтә яшәүче якташларыбыз милли тәрбия өлкәсендә бездән шактый өстен торуларын күрсәттеләр.

Безнең буын әбиләре дә тәрбия өлкәсендә тәҗрибәле булганнар, безнең кем булуыбызны әкренләп аңыбызга сеңдереп калдырганнар. Ул чакларда, ягъни 60 нчы елларда кич утырулар бар иде. Күрше әбиләр белән гарәпчә язылган китаплар укырлар иде. “Йосыф-Зөләйха”ны мин иң элек әби авызыннан ишеттем. Халык әкиятләренә, гомумән, китапка хөрмәт тәрбияләүдә әбиләрнең роле зур булды. Әби-бабасында тәрбияләнгән балалар бүген дә аерылып торалар. Җәй буе авылда яткан мәктәп баласы танымаслык булып үзгәрә. Димәк, әби-бабай тәрбиясен бөтенләй инкарь итү ярамый. Без үскәндә, чит милләт кешесе белән гаилә коручылар булмады сыман. Тирә-як авылларда мондый хәл була калса, аңа, тискәре күренеш буларак, халык сүзсез генә протест белдерә, үзенчә бәясен бирә иде.

Бүген яшь гаиләләрнең бала тәрбияләүдә мөмкинлекләре җитәрлек. 2-3 яшьлек сабыйның үзаңын формалаштыруда төп җаваплылык барыбер ата-анага йөкләнә. Бала ана телен ишетеп үскәндә генә, аның яңгырашына, сөйләм ритмына, аһәңенә күнегә. Әти-әниләргә балалары өчен татар телендә чыккан матур рәсемле китаплар, мультфильмнар, җырлар сатып алу мөмкинлеге зур. Димәк, алар да менә дигән кулланма була алалар. Кызының курчакларына Настя, Ваня исемнәрен түгел, ә үзебезнең ана телендәге матур яңгырашлы Камилә, Булат кебек исемнәр бирүдән башлана тәрбия. Гаилә балага тиешле тәрбия бирә алса, аңа чит-ятлар йогынты ясый алмаслар. Катнаш никахлар да азаер. Милләтебезнең киләчәге чын татар гаиләләре кулында. Барыбыз да, Батулла кебек, милләтебез өчен татар егетләре үстерә алуыбыз белән горурлана алсак иде. Бу эштә безгә беркем дә киртә куя алмый, бары тик чын татар булып калырга, гаиләләребезнең милли сафлыгын сакларга гына кирәк.

VK фикерләре

Фикерләр

РауповРинат исемле кулланучы сурәте

Эйе,бер миллэт гаилэсе булганда ул яхшы,элбэттэ.Лэкин нигэ без бэхетле катнаш гаилэлэрне санга алмыйбыз?Э бэхетсез гаилэлэр да бар бит,икесе дэ бер миллэт булса да.

Минемчэ,узен,нен, килэчэк тормыш юлдашын,ны сайлаганда,беренчедэн, эчке доньясына карарга кирэк.Гел эни эйтеп йори: марж,алар белэн берук таныша курмэ. Э татар кызлары ботенесе яхшы дип эйтэсегез килэме?Юк шул.

Фоат Садриевнен, "Рэхмэт,этием" дигэн хикэясен укыдык,олимпиадага эзерлэнгэндэ,анализладык та шунда.Топ геройда,Сэгадэттэ, уземне курдем,нигэдер,бэлкем уз гаилэмдэ охшаш моментлар булгангадыр.Кемнен, укыганы юк,укыгыз,укенмэссез.Укыгач, миндэ туган уйларны ан,ларсыздыр.

Балагыз бэхетле гаилэ тозуен телисез икэн,узегез урнэк бирегез,ин, беренчедэн. Уз гаилэдэге атмосфераны  дорес тозегез,гаилэдэ гармония булсын.Шулчакта гына балагыз ин, яхшы тормыш юлдашын табыр.Эйе,эйтерсез,ничек инде талашмыйча гаилэдэ булсын.Э сез балагызга курсэтмэгез ул талашуларны,ул бит ботенесен сизэ,уземнен, балачагымнан белэм.Аннары балагыз икенче миллэттэге кызны/малайны тапкач,сез ан,а бернидэ каршы куя алмассыз,чонки ул эйтэчэк: "Эти-эни,сез бит бер миллэттэге кешелэр, э нигэ шунын, кадэр талашасыз,шулай яшисез.Минем икенче торле яшисем килэ."Шулчакта нэрсэ эйтерсез,хормэтле эти-энилэр?

Тарханова Гүзәлия исемле кулланучы сурәте

Ринат!

Фикер калдыруың өчен зур рәхмәт. Теләсә нинди мәсьәлә буенча һәркемнең үз фикере була. Катнаш никах проблемасы буенча, күрәм, синең дә үз фикерең бар, һәм мин аны хөрмәт итәм. Тик бераз гына фәлсәфә сатып алу да зыян итмәс, дип уйлыйм, чөнки синең кебек акыллы кешеләр белән әле кайчан аралашам мин?!

100 кеше – 100 төрле фикер. Кешенең үзаңында иң элек төрле фикерләр барлыкка килә, тора-бара бу фикерләр аның дөньяга карашын формалаштыралар. Караш формалашу – дәвамлы процесс. Кеше уйлана, чагыштыра, кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләрне күрә, үзен дә шулар урынына куеп карый һәм, ниһаять, төпле карарга килә. Синең әнә шулай мөстәкыйльфикер йөртүең дә буш җирлектә тумаган: тормышта син, бәлки, нидәндер риза түгелдер, нәрсәнедер бөтенләй икенче төрле итеп үзгәртер идең сыман тоеладыр. Ни генә булмасын, синең уйларың да, фикер йөртү рәвешең дә әле күп тапкырлар үзгәрергә мөмкин, чөнки бу – гап-гади тормыш, ә тормышта бар нәрсә үзгәреш кичерә. Иртәнге акыл кичкә ярамый, дигәннәр борынгылар. Бу шул үзгәреп торган дөньяга карата әйтелгән фикерләр. Иң әһәмиятлесе шул, Ринат: нинди генә фикерләр, уй-хыяллар белән яшәсәң дә, иң элек аларның дөреслегенә инан, бары тик шуннан соң гына тиешле карар кабул ит. Бер эшеңне дә ашык-пошык кына эшләмә.

Сиңа хөрмәт белән, Гүзәлия апаң.